Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өремчедәге низагта гаепләнгән уйгыр үлемгә хөкем ителде


7 июльдәге низаг вакыты күп кеше кулга алынган иде
7 июльдәге низаг вакыты күп кеше кулга алынган иде
Былтыр Көнчыгыш Төркестан (Кытайның көнбатышындагы Уйгыр автоном төбәге) башкаласындагы каршылык чараларын оештыруда гаепләнгән бер уйгыр кызы хөкем ителде.

Азат Азия радиосы хәбәр итүенчә, 19 яшьлек шушы кыз, Разиләт Әкбәр, бу гаепләү белән үлем карары чыгарылган икенче кеше.

2009 елда Көнчыгыш Төркестан башкаласы Өремчедә мөселман уйгырлар белән хан кытайлар арасында чыккан низагта дистәләрчә кеше һәлак булган, күп кеше кулга алынган иде.

Бу Кытай хакимияте астындагы төбәктә кабынган иң зур ризасызлык чарасы иде. Көнчыгыш Төркестанның төп халкы - уйгырлар - хан кытайларның төбәктә ачыктан-ачык колонизация алып баруына зарлана.
XS
SM
MD
LG