Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Өремчедә киеренкелек тагын арта


Төбәктә башланган ризасызлык чараларын бастыру өчен хәрби җиһазлар белән ныгытылган меңләгән Кытай хәрбие Өремчене контроль астына алды. Чуалышларда 5 кеше һәлак булды.


Кытай мәгълүмат чыганаклары соңгы атналарда күп кешегә медицина энәсе белән һөҗүм булуын белдерә. Ханнар бу һөҗүмнәрдә уйгырларны гаепли. Ләкин Кытай Шинхуа рәсми хәбәр агентлыгы, һөҗүмнең уйгырлар белән бергә башка милләт кешеләренә дә юнәлдерелгән булуын хәбәр итте.

Шулай да ничә кешегә энә белән һөҗүм булганы, яисә медицина энәсенең агулы булу-булмавы әлегә мәгълүм түгел. Өремчедә исә йөзләгән кеше һөҗүмгә дучар булды дигән хәбәрләр йөри.

ӘҢГӘМӘ

"Бер атна элек уйгыр бәйсез интернет сәхифәләрендә Кытайларның доктор кыяфәтендә уйгыр мәктәпләренә барып медицина энәсе кадавын вә нәтиҗәдә кайбер балаларның агуланып, бәгъзыларының үлүе турында мәгълүматлар языла башлаган иде.

Төбәктәге Кытай коммунистлар партиясе башлыгы кебек кешеләр хәзер моның җәваплылыгыннан котылу өчен моны уйгыр сеператистлары кылды дип хан кытайларын котыртырга тырыша. Мәгълүм булганча, 5нче июль вакыйгаларыннан соң коммунистлар партиясе башлыгы кытайларны уйгырларга каршы котыртучы чыгышлар ясавы билгеле иде.

Хәзер хан кытайлары хакимиятне иминлек урнаштыра алмауда гаепләп протест чарасы уздыра. Әмма хакимият аны 5 июльдә уйгырларны бастырган кебек зур көч белән бастырмады. Шулай да иминлек чараларында 5 кешенең үлүе хәбәр ителә. Ләкин аларның кайсы милләт кешесе булуы ачыкланмады".

Иминлек көчләренең һөҗүм кылуда шикләнелгән 15 кешенең кулга алынуын игълан итте. Әмма бу арткан ризасызлыкны бастырырга ярдәм итмәде.

Протестларда уйгырларның эш урыннарының талануы турындагы хәбәрләр исә әле рәсмиләр тарафыннан расланмады.

Өремче шәһәр мәйданында җыелган берничә мең кытай, җирле хакимиятне иминлекне урнаштыра алмауда гаепләде. Протестларны күргән шаһитләр, хан кытайларының кулларында кытай байрагын болгап, һөҗүмне кылган кешеләрне үлемгә хөкем итүне сораган шигарьләр кычкыруын сөйли. Протестчылар шулай ук җитәкчеләрне вазыйфадан китәргә чакырган.

Пекин зур борчылуда

Кытай коммунист партиясе киләсе айда хакимияткә килүнең 60 елын бәйрәм итәргә әзерләнә. Рәсмиләр бәйрәм уңаеннан кабат каршылыклар кабынмавы, бигрәк тә этник каршылыкларны булдырмау омтылышы белән бик каты иминлек чаралары күрә башлады. Өремчедәге соңгы вәзгыять исә Пекинда да зур борчылу уятты.

Синҗан-Уйгыр автоном төбәге башлыгы ярдәмчесе Күрәһи Мәйһәсуди, июльдә кабынган каршылыклардан соң Өремчедә тормышның үз көенә керүен белдерә.

Мәйһәсуди, этник каршылыкта зур зыян күргән туризмның яхшыруын, монда җирле хакимиятнең зур роль уйнавын әйтә. Аның фикеренчә, җирле хакимият вакыйганың сәбәбен халыкка ачыклап биргәннән соң, вакыйганы контрольгә алган.

"Саннар дөрес була алмый"

5 июльдә уйгыр һәм хан кытайлар арасында чыккан каршылыкта Кытай 200 кешенең һәлак булуын белдерә. Кытай хакимияте шулай ук күптән түгел генә вакыйга белән бәйләнеше булган 718 кешенең кулга алынуын, аларның 83-сенә каршы җинаять эше ачылуын белдерде.

Ләкин башта, Бөтендөнья уйгыр корылтае башлыгы Рабига Кадир һәм сөргендәге башка уйгыр активистлары әлеге саннарның әйтелгәннән күбрәк булуын әйтә. Алар белдерүенчә, Кытай хөкүмәте үзе дә вакыйгада катнашуы сәбәпле хакимиятнең үз тарафын тотуын, шул уңайдан үлгән, яраланган һәм кулга алынган кешеләр санының дөрес була алмавын белдерде.

Алар шулай ук вакыйга турында Берләшкән Милләтләрдән бәйсез тикшерү уздыруны таләп итә.

Кытай хакимияте исә 5 июль көнне булган канлы вакыйгаларда сөргендәге сепаратист уйгырларны һәм аларның җитәкчесе Рабига Кадыйрны гаепли.

20 миллион халкы булган Көнчыгыш Төркестанда уйгырлар әлегә күпчелекне тәшкил итә. Ләкин Пекин хакимияте, хан кытайларын Тибет һәм Көнчыгыш Төркестанга урнаштыру сәясәте нәтиҗәсендә ике төбәктә дә халык саны кытайлар файдасына арта.

Әлеге вәзгыятькә исә үз төбәкләрендә гасырлар буена яшәгән җирле халык - тибет һәм уйгырлар зур ризасызлык белдерә.


Синҗандагы каршылыкның сәбәбе


Bакыйгаларга Кытайның Гуандонг вилаятендә уенчык җитештерүче бер ширкәттәге низаг сәбәпче булды.

“26 июньдә әлеге корылмада эшләгән кытайлар бергәләп, анда эшләгән уйгырларга һөҗүм итә һәм аларны үтерә. Кытайлар үлгән уйгырлар санын 3 дип күрсәтә, безгә килгән мәгълүматларда анда 20 кеше булган", диeлә.

RFA - Азат Азия радиосының video.sohu.coм -дан күчеpгән видеосы:



26.06.2009 - Гуангдонг вилаятендә уенчык заводы алды

Видеода бер уйгыр кыз эшченең дистәдән артык кытай тарафыннан рәхемсез кыйналуы, авыр яралануы һәм урамда ярдәмсез килеш ятып һәлак булуын күрсәтелә. Полиция дә, тирәдәге халык та һөҗүмне туктатмый, карап тору белән чикләнә.

Әлеге вәхши күренешнең уйгырлар арасында таралуы 5 июль вакыйгаларына сәбәп булды.



фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG