Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Атна буена диярлек Төркиянең көн тәртибендә хәрби рәсмиләрнең кулга алыну хәбәрләре булды. Хәрбиләрнең сәясәттәге тәэсире, Төркиядәге демократик тәрәккыятне халыкара сәясәт белгечләре якыннан күзәтә.

Элек Европа парламенты әгъзасы булып эшләгән танылган инглиз сәясәтчесе Лорд Килклуни, хәрбиләрТөркиядә кылган эшләре белән үз абруйларына үзләре зыян китерә, дип белдерде. Британия патшабикәсе тарафыннан "лорд" исеменә лаек булу белән парламент әгъзалыгыннан баш тарткан инглиз сәясәтчесе Килклуни, Төркиядәге эчке һәм тышкы тәрәккыят турында Төркия мәгълүмат чараларының берсенә әңгәмә бирде.

Мәгълүм булганча, соңгы "зур чүкеч" планы илнең эчке сәясәтен мәшгул иткәндә, аның тышкы сәясәткә тәэсирен дә истә тотарга кирәк.

Төркия сәясәтен якыннан күзәткән Лорд Килклуни, Төркиядә гаскәрнең сәясәттәге тәэсиренең яңа тәрәккыят булмавын тагын бер кат искә төшерә. Һәм ул бу күренешнең Төркиянең тышкы абруена зур зыян салуын алга сөрә. Ул соңгы хөкүмәтне җимерү планы һәм хәрбиләрнең бу планга катнашы ил имиджына тискәре тәэсир ясады дигән карашта. Үзе дә Европа парламентында эшләгән кеше буларак инглиз сәясәтчесе Европа Берлегендә бу вәзгыятьтә "Төркиядә хәрби тәэсир астында чын демократия була алмас" дигән караш тудырырга мөмкин дип әйтә.

Әйе, Төркиядә гаскәрнең сәясәттәге тәэсире яңа әйбер түгел. Ләкин Төркиядә демократия юнәлеше элеккесе кебек түгел, инде үсә, ди инглиз сәясәтчесе.

Франция һәм геноцид гаепләүләре

Төркиянең тышкы сәясәтендә мөһим урын алган Төркия-Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен дә телгә алган Лорд Килклуни, Британия Төркиядәге 1915 ел вакыйгаларын Франция кебек геноцид дип атый алмаячагын белдерә. Франциянең бу мәсьәләдә хаксызлык кылуын әйтә ул. Мәгълүм булганча, Җәзаир кебек элекке француз колониясе астында калган илләр дә Францияне геноцид кылуда гаепли. Франция бу гаепләүләрне тикшерергә яисә танырга җыенмый. Ләкин икенче яктан, Төркия бу гаепләүләргә каршы әрмән тарихчылары белән бергә махсус комиссия төзеп, вакыйгаларны сәясәт түгел, ә тарих фәнне нигезендә тикшерүне тәкъдим иткән иде.

Төркиянең Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру юнәлешендә күргән дипломатик тырышлыгын "казаныш" буларак атаган инглиз сәясәтчесе, "кайбер илләр белән килешә алмаган мәсьәләләр булса да, утырып сөйләшүнең зыяны булмас" дигән карашта. Ләкин Төркиянең Әрмәнстан белән мөнәсәбәтне җайлаштыру адымы, Төркиянең Карабах мәсьәләсенә карата карашын үзгәртүен яисә Азәрбайҗанга азрак игътибар күрсәтә башлавын аңлатмый, ди ул.

Әрмәнстанның геноцид гаепләвен кабул иттерү тырышлыгын яхшы нияткә туры килмәвен әйткән Лорд Килклуни, Ереванның бу хакта Төркиягә басым кылуы Төркия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуга өлеш кертмиячәк, дип әйтте.

XS
SM
MD
LG