Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Борис Немцовны искә алдылар


Казанда Борис Немцовны искә алдылар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00

Немцовны искә алу чарасында банкта югалган акчалар өчен дә, чүп яндыру ширкәтенә каршы да, демократик хокуклар өчен дә берләшеп көрәшергә кирәк дигән сүзләр яңгырады.

Казанның Авиатөзелеш районындагы "Крылья Советов" паркында оппозициядәге сәясәтче Борис Немцовны искә алу митингы үтте. Митингны "Яблоко", ПАРНАС, Прогресс һәм Либертариан фиркаләре оештырды. Чарада катнашкан 20ләп кешенең кулында Немцов портретлары һәм шигарләр иде. Барлыгы чарада 100 артык кеше булды.

Чарада "Ачык Русия"оешмасы вәкилләре, шулай ук Татфонбанкта акчаларын югалтучылар оештырган хәрәкәт активистлары да булды. Митингны хәрби киемнәрдән һәм гадәти киемнән бер дистәдән артык куәт оешмалары хезмәткәрләре күзәтте.

Боис Немцовны искә алу митингында Марсель Шәмсетдинов чыгыш ясый
Боис Немцовны искә алу митингында Марсель Шәмсетдинов чыгыш ясый

Урам җыенын ПАРНАС фиркәсенең Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Шәмсетдинов башлап җибәрде. Ул Мәскәүдә атып үтерелгән Борис Немцовны искә алды һәм Русия хакимиятләрен тәнкыйтьләде. Аннан соң "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы вәкиле Руслан Зиннәтуллин чыгыш ясады. Ул соңгы вакытта Русия Думасы кабул иткән кануннарны, сайлаулардагы хәрәмләшүләрне телгә алып, "Путин хакимияте җимерелгәч, без хакимиятне кулга алырга әзер булырга тиеш", диде.

Казанда яшәүче активист өлкән яшьтәге Вера ханым төрмәдә утыручы татар хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповка һәм башка сәяси тоткыннарга хатлар язуын сөйләп, башкаларны да аларга теләктәшлек бедереп торырга чакырды. "Хатлар килеп торган саен, аларга азрак бәйләнәләр", диде ул. Чарада, сайлаулардагы хәрәмләшү очраклары турында да озын нотыклар яңгырады.

Казанда Борис Немцовны искә алу чарасы
Казанда Борис Немцовны искә алу чарасы

Микрофонга Татфонбанкта акчаларын югалткан эшмәкәрләр хәрәкәте активисты да күтәрелде. Ул бүген Казанның Петров паркында үткән күләмлерәк җыенда катнашучылардан сәлам җиткереп, банкта югалган акчалар өчен дә, чүп яндыру ширкәтенә каршы көрәшүчеләрне дә, демократик фиркаләрне яклаучы активистларны да хокуклары өчен берләшеп көрәшергә чакырды.

Демократик хәрәкәтәләрнең урам җыеннарына күп йөргән милли хәрәкәт активисты Накыйп абый Габделбәр исә, демократияне яклау турындагы чыгышларга теләктәш булуын әйсә дә, бу җыенда Татарстан байрагы булмауга ачуын белдерде.

"Кайчак Рәфис Кашаповны, Татарстан мәнфәгатьләрен искә алып китсәләр дә, "бу демократик фиркаларнең җыеннарында татар телен санга сукмыйлар", диде ул.

Чарада "Дождь" телеканалы алып баручысы, Борис Немцов турында "Бигрәк тә ирекле кеше" ("Слишком свободный человек") фильмын Казандагы тамашачыларга күрсәтергә килгән акталы журналист Михаил Фишман да күренде. Әлеге урам җыенында катнашучыларны фильмны карарга Казандагы "Смена" үзәгенә чакырдылар.

Новосибирскида Немцовны искә алу чарасында катнашучылар
Новосибирскида Немцовны искә алу чарасында катнашучылар

Русия шәһәрләрендә шулай ук оппозициядә булган сәясәтчене искә алу чаралары үтте. Мәскәү маршы хакимиятләр белән килештерелгән иде. Анда 15 меңләп кеше катнашты дип белдерелде.

Кайбер шәһәрләрдә Немцовны искә алу чарасын оештыручылар каршылыкларга да очрады. Архангельски шәһәре хакимияте чараны тыйды. Кемеровода оештыручылар Немцовны искә алуны Ленин урамында үткәрергә җыенган иде, шәһәр хакимияте транспорт йөрешенә комачаулаячак дип рөхсәт бирмәде.

Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге күпердә атып үтерелде. Тикшерү фаразына күрә, оппозициядәге сәясәтчене кушып үтерткәннәр. Мәхкәмә эше дәвам итә.

​Немцовка атып үтерелгәндә 55 яшь иде. 1991 елда ул Түбән Новгород өлкәсенең беренче губернаторы булып сайланды. Эшен Русия хөкүмәтендә ягулык һәм энергетика министры буларак дәвам итте, 1997-1998 елларда хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары булды.

1998 елда "Правое дело" һәм "Уң көчләр берлегенә" нигез салган "Россия молодая" исемле либераль хәрәкәтне оештырды.

Борис Немцов берничә мәртәбә Русия парламентына сайланды. 1993 елда Федерация шурасы әгъзасы булды. Соңгы елларда "Теләктәшлек" һәм "РПС-ПАРНАС" фиркаләре рәистәшләренең берсе, Русия оппозициясенең координация шурасы әгъзасы иде.

Сәясәтче Русия президенты Владимир Путин гамәлләрен кискен тәнкыйтьләде.

XS
SM
MD
LG