Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Сайлаудан соң Төркия-АКШ мөнәсәбәтләре


АКШ белән Төркия җитәкчеләре соңгы елларда ешрак очраша башлады

АКШ белән Төркия җитәкчеләре соңгы елларда ешрак очраша башлады

АКШтагы сайлауны якыннан күзәткән Төркиянең элекке Энергия министры Һилми Гүләр, АКШ белән мөнәсәбәтләрдә Төркияне игътибарлырак булырга чакырды.

Америкада узган сайлау Төркия сәясәт күзәтүчеләренең игътибарыннан да читтә калмады. Сайлаудан соң ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ни көтә?

Мәгълүм булганча, Төркия-АКШ мөнәсәбәтләрендә яңа ракета калканы планы, Израил-Төркия мөнәсәбәтләре, әрмән геноциды низагы һәм Иран белән мөнәсәбәтләр сайлаудан соң да игътибар үзәгендә калыр дип исәпләнә.

Һилми Гүләр
Төркиянең элекке Энергия министры Һилми Гүләр тагын берничә депутат белән бергә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре белән АКШтагы сайлауны урынында күзәтте.

Сайлау алдыннан Вашингтон һәм Нью-Йорктагы очрашуларда, демократларның Сенат һәм Вәкилләр пулатында җитди югалтуларга дучар булачагы турында фаразларны алдан ук ишетүен әйткән Гүләр, шулай да демократларның сенатта күпчелекне саклый алуын белдерде.

Гүләр фикеренчә, бу күренеш Төркия өчен уңай үзгәреш.

Әрмән геноциды мәсьәләсе


Ләкин моңа карамастан, демократларның Вәкилләр пулатында күпчелекне югалтуы, 1915 елгы вакыйгаларга карата әрмән геноцидын таныту тырышлыкларын яңадан игътибар үзәгенә куярга мөмкин. Ләкин Төркия рәсмиләре Вәкилләр пулатына киләчәк яңа кешенең әрмән мәсьәләсенә башкача карый алачагына өметләнә.

Әрмәннәргә бәйле 1915 ел вакыйгалары Төркия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләргә дә тәэсир итә ала. Мәгълүм булганча, АКШтагы әрмән диаспорасы Вәкилләр пулатында 1915 елда Госманлы хакимияте вакытында әрмәннәрнең күпләп үлүен "геноцид" дип танылуын таләп итә.

Обама җитәкчелегенең Төркия өчен уңай тәэсире булуына басым ясаган Гүләр: "Обама Төркия мөнәсәбәтләрен яклап килде, без дә бу яңа чорда аңа булышырга тиешбез", диде.

Сайлау системы

Гүләр АКШта сайлау тәртибендәге үзeнчәлекләргә дә игътибар иткән.

"Бик үзгә сайлау тәртибе бар. Сайлаучыларның 1/3 турыдан-туры санак аша тавыш бирә ала. Башкалар сканер ярдәмендә генә тавышны укытып теркәп бара. Бу ысул башка илләр өчен дә үрнәк. Мондый ысул сайлау нәтиҗәләрен тизрәк өйрәнү өчен бик уңайлы. Ә бездәге ысуллар әле элеккечә кала", ди ул.

Моннан кала күзәтүчеләр барлык сайлау системының "ышанычлылыкка" нигезләнүeнә игътибар иткән. Кайбер очракта начар ниятле кешеләр моны үз мәнфәгатендә кулланырга да мөмкин. Чөнки штатлар арасында турыдан бәйләнеш юк, һәрберсе ирекле хәрәкәт итә. Бәлки бу очракта АКШ өчен ышанычлык югары булса да, бу башка илләрдә проблема тудырырга мөмкин", дип өстәде ул.

Гүләр шулай ук сайлау көнне кайбер мәктәпләрнең бары тик 2 сәгатькә генә эшләрен туктатып торуын, сайлаудан соң янәдән эшен дәвам итүенә игътибар юнәлдергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG