Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:20

Әрмәнстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне җайлау эшен туктатып торырга карар кылды. Бу турыда Ереванда президент Серж Саркисян белдерде. Аның сүзләренә караганда, араларны якынайту озакка сузылды һәм Төркиянең бу мәсьәләдә карашы үзгәрми.

Октябрь аенда Әрмәнстан белән Төркия дипломатик мөнәсәбәтләрне җанландыру һәм чикләрне ачу турында килешкән иде. "Дипломатик протоколлар" дип аталган бу килешү ике илнең парламентларында хупланырга тиеш иде. Ике як та дистәләрчә елга сузылган дошманлыкны бетерү ниятен чыннан да тормышка ашырып булыр дип ышанды.

Әмма Әрмәнстанда хакимияттәге коалиция Төркияне килешүне тормышка ашыруны озакка сузуда гаепләп, Әнкара белән мөнәсәбәтләрне яхшырту эшен туктатып торырга дигән карар чыгарды.

Бу хакта "Азатлык" радиосына республикан партиясеннән Галуст Саһакян менә ниләр әйтте.

“Төркия протоколларны ратификацияләүне суза, аны башка эшләргә бәйли, аерым алганда, Таулы Карабах проблемасына. Без дә президент ратификация эшен туктатып торса дөрес булыр дип уйладык", диде әрмән депутаты.

Төркия чыннан да Әрмәнстан белән араларны җаулауның зуррак максатын куя, ул да булса - төбәктә тынычлык урнаштыру. Тынычлык дигәндә, Төркия Таулы Карабахны да күз алдында тота.

Әрмәнстан белән чик буен Төркия 1993 елда Таулы Карабах низагында Азәрбайҗанга теләктәшлек йөзеннән япты.

Шулай ук ике ил арасына чөй кагучы тагын бер мәсьәлә - беренче дөнья сугышында Госманлы төрекләренең әрмәннәрне күпләп үтерү мәсьәләсе дә бар. Ел саен 24 апрель көнне әрмәннәр дөнья буйлап ул елларда һәлак булган миллион ярымлап кешене искә ала һәм бу җинаятьнең геноцид дип танылуын таләп итә. Төркия исә бу үлемнәрнең геноцид булганын кире кага.

Хәзер Әрмәнстан президентының бу карары дипломатиягә ни дәрәҗәдә йогынты ясар дигән сорау туа.

Бер яктан, әрмәннәрнең мондый ультиматум куюы Төркияне киресенчә протоколларны карап чыгып, аларны раславын тизләтә ала. Икенче яктан, мөнәсәбәтләрнең яңадан озак вакытка “салкын” булып калу ихтималы бар.

Октябрь аенда Цюрихта имзаланган бу протоколларны әзерләүдә халыкара дипломатлар да катнашты. Алар арасында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Франция һәм Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыклары бар иде. Кавказда тотрыклык бөтен Европа кыйтгасында урнашкан илләрнең зур теләге булып кала.

Бүген Төркия басмалары “Әрмәннәр белән төрекләр арасында ышаныч юк”, “Битлек кигән халыклар”, “Дипломатик дивар” дигән баш исемнәр белән чыкты. Алар астында 10 көн элек кенә Вашингтонда Әрмәнстан президенты белән Төркия премьер-министры бергә төшкән рәсем. Алар анда президент Барак Обама җыйган атом иминлеге саммитында катнашты.

Төркия белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен җайлауның менә шулай яңадан киртәләргә очравы АКШны да борчуга салды.

“Бу катлаулы эштән бер як та чигенмәсә иде дип теләргә генә кала. Алга китеш булсын өчен хәзер тагын берәр җайлы вакытның килүен көтәргә кирәк булыр. Әрмәннәр инде шулай эшлиячәкләренә ишарә иткән иде, бөтенләй көтелмәгән хәл булмады бу”, диде АКШ дәүләт департаментының матбугат вәкиле Филип Кроули.

Дипломатлар әрмәннәрнең бу адымы тарафларны айнытып җибәрер һәм якын киләчәктә мөнәсәбәтләрне җайлау эшенә яңа этәргеч булыр дигән өмет белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG