Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Әрмәнстан арасында дипломатия матчы


Төркия президенты рәсми сәфәр белән Әрмәнстанда. "Матч сәясәте" дип тә аталган әлеге сәфәр 73 елдан соң ике ил арасындагы беренче рәсми очрашу.

Абдуллаһ Гүл Әрманстан президенты Серж Саргсян чакыруы белән бүген Ерeванга килде. Саргсян Төркия президентын Ерeванда узачак Төркия-Әрмәнстан арасында булачак футбол матчын бергә карау өчен чакырган иде.

Ереван: 1915 ел әрмән геноцидын искә алу чарасы вакытында
Озак еллар дипломатик бәйләнеш булмаган ике ил арасындагы беренче рәсми очрашуда матч караудан кала, ике ил арасындагы проблемaлар, Кавказ платформы һәм Карабах низагы кебек мөһим мәсьәләр дә сөйләшелер дип көтелә. Гүл шулай ук еллар буена ике ил арасында зур низаглардан берсе булган "1915 ел вакыйгалары", ягъни әрмән тарафы алга сөргән әрмән геноциды мәсьәләсендә чын тарихны чыганакларга таянып вакыйганы яңадан тикшереп чыгу максатында "уртак тарих комиссияce төзү" тәкъдимен яңадан алга сөрәчәген белдерде. Төркия тарафы бу мәсьәләнең сәясиләр тарафыннан түгел, ә тарихчылар тарафыннан тикшерелүен сорый.

Әлеге сәфәр шулай ук 1991 елда Советләр Берлегеннән бәйсезлеген игълан иткән Әрмәнстанга Төркия тарафыннан беренче зур дәрәҗәдәге зиярәт булачак. Төркия Әрмәнстанның бәйсезлеген таныса да, ике ил арасында рәсми бәйләнешләр юк иде. Ике ил арасындагы чикләр, 1993 елда булган Карабах низагы сәбәпле ябылган иде.

Әрмәнстан Ерeван
Зиярәт вакытында шулай ук Рамазан ае булу xөрмәтенә Әрмәнстан президентының кунак президент өчен ифтар ягъни авыз ачу програмы әзерләве белдерелә. Аштан соң ике президент бергә Храздан стадионына барып матчны карыячак. Шулай ук сәфәр вакытында зур иминлек чаралары да күрелә, шул исәптән рәсмиләр утырачак җирнең һөҗүм ихтималлыгына каршы ук үткәрми торган пыяла белән каплануы хәбәр ителә. Төркия-Әрмәнстан сөйләшуләрне якыннан күзәткән xакимияттәге әрмән милли Дашнак партиясе җитәкчесе һәм тарафдарлары һава аланында һәм стадионда протест чаралары уздыруны планлаштыруларын белдергәннәр иде. Шулай да партия сүзчесе үз сәяси белдерүләрен тәртипле генә җиткерәчәкләрен белдерде.

Төркия-Әрмәнстан 2:0



Буген АКШның Time журналы "Футбол Төркия-Әрмәнстан арасындагы низагны чишә алырмы" дигән макаләсендә, сәясиләрнең Гүлнең Әрмәнстан сәфәрен Тарихи адым буларак атавын язды. Әрмәнстан президентының "Төркия белән чикләр ачылсын - дипламатик бәйләнешләр яхшырсын" дигән тәкъдим белән чыгачагын белдергән журнал, Әрмәнстанның дөнья белән сәүдә бәйләнешен Грузия портлары аша дәвам иттерергә мәҗбүр булуын язган журнал әлеге портларны куллану исә Русиянең Грузиядә хәрби чаралар кылу сәбәпле тоткарлануына ишарә ясый.
XS
SM
MD
LG