Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган гарәп илләре белән чикләрне бетерергә чакыра


Cоңгы дәвердә бер-бер артлы гарәп илләре белән виза режимын бетергән Төркия Якын Көнчыгышта шенгенга охшаш визасыз зона булдырырга тәкъдим итә.

Төркиянең үз кыйбласын алыштыруы турындагы бәхәсләр хакында Төркия премьеры Тайип Эрдоган: "Төркиянең гарәп кардәшләре белән якынаю процессын башка төрле аңлап, Төркиянең Көнбатыштан йөз тартуы турында бәхәсләр ачкан кешеләр моны начар ният белән әйтә", диде.

Эрдоганның НАТО җыеныннан соң бу атна беренче чит ил сәфәре Лүбнәнгә булды.

"Якын Көнчыгышка да шенген тәҗрибәсе кирәк"

Эрдоган Лүбнәндә Гарәп Банклары Берлеге Конференциясендә катнашты. Эрдоган биредә "2010 лидерлык" бүләгенә лаек булды.

Эрдоган сәфәре вакытында күтәрелгән иң кызыклы тема исә - Якын Көнчыгышта да шенген кебек визасыз зона булдыру тәкъдиме иде.

Төркиянең соңгы дәвердә бер-бер артлы Сүрия, Либия, Үрдүн һәм Лүбнән белән виза режимын бетерүен искә төшергән Эрдоган төбәктә шенгенга охшаш визасыз зона булдыру кирәклегенә басым ясады.

"Виза режимын бетерү аның никадәр мәгънәсез әйбер булуын күрсәтте. Визаларны бетерү халыклар арасындагы 100 еллык сагышны бетерде. Халык рәхәт сәяхәт итә. Европа Берлеге үз төбәгендә шенген системасы кертте. Без дә бу системаны куллана алабыз. Бу беркемгә дә зыянга түгел", диде Эрдоган.

Төрек эшмәкәрләре Төньяк Гыйракка юнәлә

Заманында террор куркынычы сәбәпле Гыйрак белән ябылган чикләрдә хәзер озын-озын йөк ташу машиналары чират көтә. Төньяк Гыйрак белән сәүдә соңгы дәвердә бик нык үсте.

Якын көнчыгыш дигәндә, иң динамик һәм үсә торган базар Гыйракта дип исәпләнә. Аерым алганда, Әрбил башка төбәкләргә караганда иминрәк. Төркиядәге бай эшмәкәрләр биредә үз эшләрен күптәннән башлап җибәргән.

Төркиянең төбәккә мал сату күләме 5-6 миллиард доллар. Алга таба бу күрсәткечне 10 миллиард долларга арттыру карала. Хөкүмәт бу өлкәдә җитди чаралар күрә.

Төньяк Көрд төбәгендә тиздән махсус Төркия илчелеге ачылачак. Визалар бетерелгән. Хөкүмәт эшмәкәрләргә җитди этәргеч ясый. Төркиянең танылган банклары Ziraat, Vakıfbank, İş биредә үз филиалларын ача. Банкларның монда булуы сәүдә иминлеген арттыра. Моның белән бергә бу инвестицияләрне дә арттыра.
XS
SM
MD
LG