Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Төркиядә соңгы елларда хөкүмәт белән хәрби башлыклар арасында барган каршылык "кайбер хакимнәрнең сөйләшүе тыңланган" дигән хәбәр белән тагын игътибар үзәгенә менде.

Төркиядә кайбер рәсмиләрнең телефон сөйләшүләре тыңлану хәбәре халыкара матбугатта зур урын алды. Бу хәбәрне яктырткан Есonomist, "Бу бәхәсләрнең мәхкәмә эшләренә әллә ни кагылышы юк. Бу күбрәк премьер Эрдоган һәм аның дини тамырлары булган АК партия белән, соңгы вакытта тәэсирен әкренләп югалта барган хәрби башлыклар арасындагы көч сынашу", дип язып чыкты.

"Илдә хаос тудыру һәм хакимиятне җимерүне максатын куйган планнарның бер-бер артлы фаш ителүе, армиянең тәэсиренә зур зыян салды. АК партия хөкүмәте моңа армиянең көчен киметкән карарлар белән җавап бирә", дип язды Economisт.

"Шул уңайдан соңгы вакытта чыккан яшерен телефон тыңлау гаепләүләре әлеге сәяси көрәшнең яңа юнәлеше булырга мөмкин" дигән фараз белән йомгаклана макалә.

"Хәрбиләр чыгымнары киметелсен"


Төркия парламенты БМО балалар хокукы килешүенең 20 еллыгын билгеләп узды.

Парламент сүзчесе Али Шаһин балалар өчен яхшырак шартлар тудыру өчен яңа тәкъдим белән чыкты. Ул хәрби чыгымнарны киметеп, балалар фондына күбрәк акча бүлеп бирергә киңәш итте.

"Карар бирү органнарының төп җаваплыгы балаларга тагын да уңайлырак шартлар тудыру", диде ул.

Парламент сүзчесе ясаган чыгышында дөньяда 101 миллион баланың башлангыч мәктәпкә бару мөмкинчелеге булмавын да искә төшерде. Дөньяда күп санда бала ачлыктан үлә.

"Глобаль хәрби чыгымнар 1.5 триллион долларга җитә. Әгәр моның кечкенә бер өлеше балалар өчен бүленеп бирелсә, мондый хәлләр булмас иде", дип әйтте. Ул сүз уңаеннан парламент вәкилләрен бу хакта сезгеррәк эш итәргә чакырды.

Шаһин китергән статистик мәгълүматларга караганда:

- Канунсыз сугыш төркемнәре 250 мең баланы корал ташырга мәҗбүр итә
- Елына 1.2 миллион бала югала
- 64 миллион бала кечкенә яшьтә кияүгә бирелә/өйләндерелә

Парламентның балаларга багышланган утырышында 162 бала да катнашты. Алар парламентның махсус бала хокукларын күзәтү шурасы интернет сәхифәсең ачу тантанасында катнашты.

Анкараның Якын Көнчыгыштагы яңа роле

Анкараның Якын Көнчыгышта үзгәрә барган сәясәтендә ролен тикшергән тагын бер кызыклы мәкалә Financial Timesда басылды.

Язма Анкараның Якын Көнчыгыштагы тәэсиренә тирәнрәк тикшергән.

"Гарәп халкының игътибарын җәлеп итү кыен түгел. Хисләндергеч тв сериаллары һәм Израильгә каршы белдерүләр белән халыкның хуплавын алып була икән. Төркия әлеге кулай формуланы бик уңышлы башкарды".

"Ләкин моннан кала тагын ике зур сәяси адымны искә алырга кирәк. Бу ике әйбер Төркияне гарәп җәмәгатьчеле һәм хакимияте алдында абруен арттырды", диелә язмада.

Беренчесе, Төркиядәге "демократик ачылыш" проекты. Бу Иранның басым сәясәтенә капма-каршы иде. Мәгълүм булганча, Иранның төбәктә күргән сәясәте гарәпләрдә гел каршылык тудыра иде.

Икенчедән, Төркиянең роль эзләвендә төбәктәге көч бушлыгы да мөһим сәбәп булды. Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны кебек тарихтан билгеле көчләр төбәк сәясәтенә тәэсир итә алмый. Һәм шул исәптән Америка да", дип яза Financial Times.

Якын Көнчыгыш һәм Төркия

Американ хәрбиләренең Гыйрактан чигенү көне якынайганда, Гыйракка күрше илләр Иран, Согуд Гарәбстаны һәм Төркиянең ил өстендә тәэсирен арттыра башлавына басым ясый Еconomics журналы. Моңа мисал буларак ул, яңа сайлау канунының Гыйрак парламент тарафыннан раслануыннан элек, булып алган вакыйгаларны искә төшерә.

"Американнар килешү турында Гыйракка басым ясады, ләкин моның тәэсире элекке елларга караганда азрак булды. Чөнки Гыйраклар инде аларның сүзен хәзер азрак тыңлый башлады", дип язды журнал.

"Элек Американың Бәгъдад илчесе, илдә карарлар кылынганда парламентка ешрак бара иде. Ләкин ул бу юлы хәлләрне читтән гына күзәтеп барды. Ләкин теге яктан аның төрек хезмәттәше сөйләшүләр белән кызыксынып парламент шурасы җыеннарында катнашты", дип яза журнал.

XS
SM
MD
LG