Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:14

Төркиянең төрле шәһәрләрендә барган тентүләрдә "Зур чүкеч" дип аталган планда катнашуда гаепләнгән хәрби рәсмиләрнең 50дән артыгы кулга алынды. Җөмһүрият тарихыннан бирле дөньяви дәүләтчелекнең сакчысы дип исәпләнгән армия һәм рәсмиләренә каршы сораштыруның артуы, аның кагылгысызлыгы статусын сорау астына куйды.

Төркиядә хөкүмәтне җимерү юнәлешендә кайбер генераллар тарафыннан әзерләнүе алга сөрелгән план һәм аны әзерләүчеләр турында тикшеренүләр ныгытылды. "Зур чүкеч" дип аталган план турында табылган дәлилләрне тикшергән Истанбул баш прокуроры әмере белән 50дән артык кеше кулга алынды.

Кулга алынган кешеләр арасында армиядә хезмәт иткән элекке hава көчләре, диңгез берлеге адмираллары һәм әле вазыйфада булган башка хәрбиләр дә бар.

Вазыйдафагы офицерлар прокуратурада

Тикшеренү нигезендә Истанбул, Анкара, Измир һәм Бурса шәһәрләрендә махсус чаралар оештырылды. Анкара, Измир һәм Бурсада кулга алынган кешеләр соңыннан Истанбулга китерелде. Әлеге телгә алынган шәһәрләрдә шулай ук хәрби оешма Мәһмәтчек фондында да тентү оештырылды.

"Зур чүкеч" планында имзасы булуы алга сөрелгән элекке армия башлыгы генерал Чәтин Доганның өендә дә тикшеренү узды һәм соңыннан аны кулга алу турында карар булуы игълан ителде.

Хөкүмәтне җимерү һәм хаос тудыруда гаепләнгән пенсиядәгә хәрбиләр белән беррәттән әле вазыйфада булган хәрбиләр дә мәхкәмәгә җибәрелде. Кулга алынган кешеләр арасында пенсиягә чыккан 17 генерал һәм вазыйфадагы 27 офицер кулга алынды.

Армия беренче тапкыр сорау алына

Кайбер төрек мәгълүмат чаралары соңгы кулга алыну очракларның Эргенекон дәгъвасы белән бәйләнеше булуын алга сөрә.

Армия рәсмиләренең кулга алынуы армиянең кагылгысыз урын булуы турындагы карашны тар-мар итте.

"Һөррият" газеты хәбәрчесе Өзгүр Оргит, моннан соң армиянең вәзгыяте ни хәлдә булачагы билгесез дип белдерә:

"Соңгы айларда һәрбер газетта бер ук башисем белән хәбәрләр тарала башлады: Төркия тарихында һәм гомум алганда җөмһүрият дәверендә беренче тапкыр генераллар хөкемгә тартыла, кулга алына һәм аларның махсус бүлмәләре тикшерелә. Берничек тә сорау бирелә алмаган "кагылгысыз" армия рәсмиләренең мәхкәмә тартылу очрагыннан соң, Төркия кая бара дигән сорау туа", ди ул.

2007 елда башланган Эргенекон тикшеренүләре хәрбиләргә карата карашны үзгәртә башлаган иде.

Хөкүмәтнең реакцицясе

Төркиядә зур тавыш куптарган кулга алу процессы турында Испания сәфәрендә булган ил премьеры Эрдоган журналистларның сорауларына җавап бирде. "Бу эшне мәхкәмә үзе карый. Барсы да мәхкәмә әмере белән башкарыла. Әлеге нинди нәтиҗә булуы билгесез", дип әйтте ул.

Эчке эшләр министры Бәшир Аталай Мадридта ясаган чыгышында, вакыйганы якыннан күзәтүен, хәбәрләрне алып торуын әйтте.

Хәрбиләр тавышсыз

Кулга алынган кешеләр турында штат башлыгы генерал Илкәр Башбуг бер белдерү дә ясамады. Ләкин ул иртәгә Мисырга каралган сәфәрне кичектерәчәген белдерде.

"Зур чүкеч" планын тикшерү өчен янә 3 прокурор вазыйфаландырылган. Кулга алынган кешеләр "Төркия Җөмһүрияте башкарма органы хөкүмәтнең көч белән вазыйфасын туктатырга тырышу, бу нияттә махсус төркем оештыруда һәм аңа әгъза булуда" гаепләнә.

Нәрсә ул "Зур чүкеч" планы?

Төркиядә хөкүмәтне җимерү максатында "Зур чүкеч" планы әзерләнүе турындагы хәбәрне беренче буларак Төркиянең "Тараф" газеты хәбәр итте.

Гаепләүләр турында беренче тапкыр чыгыш ясаган Төркия хәрби идарәсе "Гаепләүне, акыл һәм вөҗданы булган бер кеше дә кабул итә алмас" дип белдергән иде.

Әлеге планны шулай ук халыкара матбугат һәм Европа Берлеге якыннан күзәтеп бара.

XS
SM
MD
LG