Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хисабы: Төркиядә дини тормыш


АКШ дәүләт департаментының "2010 елда дини иреклек торышы" хисабында Tөркиядә мөселман һәм башка дини азчылыклар дучар калган проблемнар телгә алынa.

АКШ дәүләт департаментының 2010 елда дини иреклек торышы хисабында дини ирекнең "катгый бозылу" очраклары теркәлгән илләр исемлегендә быел Төркия юк.

Хисапның Төркия өлешендә "Конституция дин иреген саклый, башка канун һәм сәясәтләр илдә динне ирекле рәвештә башкаруга өлеш кертә, әмма дөньяви дәүләтчелек системасының моңа тискәре йогынтысы дәвам итә" диелгән.

Хисапта дәүләтнең дөньяви дәүләтчелекне саклау максатында университетлар белән бергә дәүләт урыннарында дини тормышны алып баруда, мөселман һәм башка дини төркемнәргә каршы махсус чикләүләр булуы әйтелә. Моңа карамастан, хисапта кайбер югары уку йортлары һәм дәүләт оешмаларында мөселманнарның дини гыйбадәтләрне башкару өчен урыннар булуы да язылган.

Баш яулыгын тыю

Хисапта Төркиянең "президентлык, армия, канун чыгару органнары һәм бюрократия кебек мөһим катламнарының илнең җөмһүрият тарихы буенча динне дәүләт эшеннән аерган "дөньяви дәүләт системасын" саклау вазыйфасы башкаруы әйтелә.

Шулай ук хисапта дәүләт органнарындагы кайбер әгъзаларның дөньяви дәүләтчелеккә зыянлы дип күрелгән - "ислами радикальләшүгә" каршы чаралар алып баруны дәвам итүе язылган. Дәүләт иминлек шурасы һәм Генераль баш штабның радикальләшүне дәүләт иминлегенә куркыныч буларак атавы да хисапта урын алган.

Хисапта дәүләт урыннарында эшләүче, мәктәп һәм югары уку йортларында укучы хатын-кызларның баш яулык киювен тыйган канунга кагылышлы урыннар да бар. Әйтик, рәсми булмаган рәвештә хатын-кызларның яулык бәйләве рөхсәт ителгән очраклар булуы, яулык кигән хатын-кызларның дисциплин җәзасы алуы, кайбер шәфкать туташларының һәм укытучыларның яулык кигән өчен эшләрен югалтуы әйтелә.

Мөселман булмаучы төркемнәр

Хисапта дини азчылык төркемнәрнең дә гыйбадәт ирегендә, дәүләткә теркәлгәндә һәм диндәшләрен укытуда кыенлыкка очравы әйтелә.

Кайбер мөселман, христиан һәм башка дин кешеләренең үз динен таратырга тырышу гаебе белән чикләүләргә дучар булуы, кайбер очракта кыерсытылулары әйтелә.

Дәүләтнең хәрби хезмәтне вөҗдан - дин сәбәпле армиягә барырга теләмәүчеләргә цивиль мәхкәмәләрдә гаепләүләр ташлануы, төрмә җәзасы янавы әйтелә.

Паспортта "дин" юлы

Мәгълүм булганча, Төркия паспортларында кешенең мәгълүматлары язылган биттә дин дә билгеләнә. Хисапта ватандашларның паспорттагы дин язылган юлны буш калдырырга яисә теләгән динне яздыра алырга хокукы булганда, мөселман булмаучылар моны "дискриминация"дип атап, паспортларда диннең язылуына шикаять белдерә.

Шулай ук башлангыч мәктәпләрдә мәҗбүри дин дәресләре дә укытылу мөселман булмаганнар өчен каршылык тудыра. Мисал өчен, мөселман булмаучыларга бу дәрестә катнашу ирекле булса, паспортында дине мөселман дип язылган протестант сүрьяниләр, православ һәм шигый укучыларның бу өлкәдә проблемага очравы әйтелә.

Баһаи һәм галәви (шигый) кебек төркемнәрнең үз мәзһәпләрен терки алмавы язылган хисапта, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең бу мәсьәләне паспорттагы дин язылган юлны бетерү белән чишелеш табыла алачагы турындагы карарына урын бирелә. Ләкин хөкүмәт бу хакта әлегә бернинди адым ясамады.
XS
SM
MD
LG