Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры Русиягә бара


Русия хөкүмәт башлыгы Владимир Путин чакыруы белән, Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Мәскәүгә барачак.

Сәфәр 12-14 гыйнварга билгеләнгән. Ике ил хөкүмәт башлыгы Төркия һәм Русия арасындагы икътисади хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк.

Төркия президенты Абдулла Гүлнең былтыр февраль аенда булган сәфәре вакытында кул куелган протокол нигезендә стратегик уртаклык мөнәсәбәтләрен арттыру мәсьәләсе каралачак.

Русиянең энергия ширкәте "Транснефть" һәм "Роснефть"нең Самсун-Җәйһан нефть үткәргеченә уртак буларак кушылуы ихтимал. "Зәңгәр агым-2" газ үткәргече проекты да тәмамлана. Сәфәр вакытында, Израиль, Кыбрыс һәм башка Якын Көнчыгыш илләренә газ җибәрү максатында булдырылачак икенче Зәңгәр агым проекты өчен Израиль-Русия-Төркия уртак төркеме булдыру мәсьәләсе көнүзәк темаларның берсе.

Шулай ук Азәрбайҗандагы хәл, аерым алганда, Карабах мәсьәләсе дә күтәрелер дип көтелә. Төркия тәкъдим иткән Кавказ хезмәттәшлеге һәм тотрыклык платформы яңадан каралачак. Төркия Русиянең Ереванга булган тәэсирен күз алдында тотып, Русиядән Карабах мәсьәләсен чишүдә әүзем роль уйнавын таләп итә.

Германия Төркияне якларга вәгъдә итте

Германия тышкы эшләр министрының Төркиягә сәфәре һәм аның чыгышы илдә шактый тәэсир уятты. Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалыгы мәьәләсе озак еллардан бирле "үтәлмәгән вәгъдәләр" белән кичектерелеп килде. Шул исәптән Алман югары рәсмиенең бу чыгышнын Берлеккә әгъзалык адымын якыннан күзәткән сәясәтчеләр генә түгел, Германиядә яшәгән 3 миллионнан артык төрек халкы да игътибар белән күзәтеп барды.

Германия тышкы эшләр министрының Төркиягә сәфәре һәм сүзләре бу юлы көтелгәннән конструктив булды дип әйтеп була.

Ике илнең тышкы эшләр министры очрашудан соң ясаган матбугат очрашуында журналистлар соравына төгәл җаваплар кайтарды.

Давутоглы ике илнең стратегик диалог механизмын кичекмәстән тормышка ашырылачагын әйтте. Вестервелле дә ясаган чыгышында озын нотык белән Төркия белән уртак хәрәкәт итүенең Германия мәнфәгатенә генә булачагына басым ясады.

Шулай итеп Төркиянең Европа Берлеге әгъзалыгына каршы адымнары белән танылган Германия, әгъзалык процессында беренче мәртәбә Төркияне якларга вәгъдә итте.

“Алманнар биргән сүзен үти”

Вестервелле, Төркиянең Берлеккә әгъзалыгы вакытында, Германия Төркиягә ни вәгъдә итсә һәм нинди килешүгә кул куйса, аны үтәп килде, дип әйтте. Министр әгъзалык мәсьәләсендә Брюссельдә булган тышкы эшләр министрлары җыенында Төркиянең әгъзалык процессында яңа чорны башлау өчен тырышлык күрсәтүен әйтте.

Журналистлар Герман канцелары Ангеле Мерельның сүзләрен искә төшерде. Ул Төркиянең тулысынча Берлеккә әгъза була алмаячагы, бәлки шартлы рәвештә генә әгъзалыкка алыначагын әйкән иде. Бу сорауга министр алманнарның биргән сүзен үти торган сыйфаты белән җавап бирергә тырышып "Мин Анкарада нәрсәгә вәгъдә бирсәм, шуны үтиячәкмен", дип ышандырды.

Тышкы эшләр министры глобаль проблемаларны чишүдә Төркиянең әһәмиятенә дә басым ясады. Әфганстан, Йәмән һәм Якын Көнчыгыштагы проблемаларны чишүдә Төркиянең роле бик мөһим булуын әйтте.

Коалициядан кисәтү килде

Алман христиaн социаль берлек (CSU) партиясенең генераль секретаре Алесандер Добриндт, Германия Тышкы эшләр министры Вестервелне Төркия белән яшерен килешү булдырмаска һәм Берлек турында "вәгъдәләр" бирмәскә чакырды.

Вестервелле җитәкләгән Ирекле Демократия партиясе (FDP) белән коалиция уртагы булуын искә төшергән партия секретаре, Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалык өчен әле кирәкле сәяси һәм икътисади шартларны үтәрлек дәрәҗәгә җитмәвен алга сөрде.
XS
SM
MD
LG