Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Төркиянең Европа әгъзалыгын яклый


Британия премьеры Дэвид Камерон Анкара сәфәре вакытында, НАТО иле буларак Төркиянең Европа иминлеген ныгытудагы әһәмиятенә басым ясап, аның Берлеккә әгъзалыгына әле дә киртә булган илләрне кискен тел белән тәнкыйтьләде.

26 июльдә Анкарага килгән Британия премьеры Дэвид Камерон бүгенге очрашуында Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалыгын яклап чыгыш ясады.

АКШ президенты Обама һәм саклану министрының күптән түгел, "Европаның Төркияне Берлеккә алырга теләмәве нәтиҗәсендә Төркиянең беректәшләрен көнчыгыштан эзли дигән" сүзләреннән соң Камерон Төркиянең Берлеккә әгъзалыгын тулысынча яклавын белдерде.

Премьер исеменнән Төркияне беренче тапкыр зиярәт иткән Камерон, Төркиянең "Европалы зур көч" була алачагына басым ясады. Һәм ул Берлекнең Якын Көнчыгышта мөнәсәбәтләр урнаштыруда Төркиянең зур роль башкара алачагын әйтте.

Давид Камерон хәзер Төркиянең әгъзалыгына каршы торган кайбер Европа илләренең бер вакытлар Британиянең дә әгъзалыгына каршы чыгуын искә төшереп, аларның бу икейөзлелеген кискен тел белән тәнкыйтьләде.

Төркиянең Европа өчен әһәмияте

Британия премьеры Төркиянең Европа Берлегенә әгъзалыгы алдындагы юлны ачып җибәрергә тели. Камерон фикеренчә, Европаның икътисады, иминлеге һәм башка төбәкләр белән мөнәсәбәте өчен Төркия мөһим ил.

"НАТО әгъзасы буларак Европаны саклауда күрсәткән гайрәтен һәм Европага беректәш илләр янында Әфганстан өчен ярдәмнәрен искә төшергәндә, Европа процессының тоткарлануы ачуландыра", дип әйтте Камерон. Камерон, Төркияне берлектән читтә тотып аның берлек иминлеген саклавын өмет итүнең дөрес булмавына басым ясады.

Төркиянең Берлеккә әгъзалыгына каршы торалар

Камерон Төркиянең Европа Берлегенә каршы чыкканнарны өч төркемгә бүлде.

Берлекне "саклаучылар": Төркия кебек бер илнең икътисади үсешен үзләренә янау буларак күрүчеләр.

"Котыплашканнар": дөньядагы мәдәни каршылыкларга игътибар итә. Төркиянең көнбатыш белән көнчыгыш арасында карар кылырга тиеш булуын саный.

"Алкарашлылар": Исламны аңлы рәвештә начар аңларга-күрергә теләгәннәр.

Бу карашларның ялгыш булуына басым ясаган Дэвид Камерон, Британиянең яңа хөкүмәте исеменнән бу карашларны юкка чыгарырга тырышканнар арасында иң алдынгы сафта булырга вәгъдә итте.

Әгъзалык Европа файдасына

Камерон шулай ук Төркиясез бер Европаның көчле була алмаячагын, киресенчә, тагын да зәгыйфьрәк булачагын әйтте.

"Кайсы Европа иле ел башыннан 11% икътисади үсешкә иреште? Кайсы Европа иле дөньяда 2017 елга кадәр икътисады иң тиз үскән икенче ил булырлык дәрәҗәдә? 27 берлек иленнән кайсысында яшь кешеләр саны күбрәк? Кайсы Европа иле дөньяда төзелеш буенча Кытайдан соң икенче урында тора? Әлбәттә ки Төркия", диде ул.

Чыгыш вакытында Төркия һәм Израил рәсмиләрен дуслыктан баш тартмаска чакырган Камерон, Газзә мәсьәләсендә Төркияне яклап, бу төбәктәге вәзгыятьнең гел болай дәвам итә алмаячагын, аңа кичекмәстән чишелеш табу кирәклеген әйтте.

Иранның каршылыклы атом программы мәсьәләсендә дә Төркиянең көнбатышка ярдәм итә алачагын әйткән Камерон, атом коралы җитештерү максатыннан ваз кичерү өчен Төркиянең ярдәм күрсәтә алачагын әйтте.

Стратегик уртаклык

Камерон белән премьер Рәҗәп Тайип Эрдоган ике ил арасында стратегик уртаклык килешүен имзаланды.

Килешү буенча сәүдә, саклану һәм мәдәни өлкәдә бергә хезмәттәшлекне ныгыту күз алдында тотыла.

Белгечләр соңгы арада тиз үсә барган икътисады һәм төбәктәге әһәмияте сәбәпле Британиянең Төркия белән күбрәк кызыксына башлавын әйтә.
XS
SM
MD
LG