Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:26

Интернетта сүз иреген яклаган күп санда оешма Төркиянең интернет цезурасына тәнкыйть белдерә. 37 оешма интернетта цензурага каршы уртак платформ булдырып интернет сайтларын чикләүне бетерергә чакыра.

Интернеттагы цензурага чара табалмаган АК партия хакимиятенә карата тәнкыйть арта бара. Төркия һәм дөньядагы төрле оешмалар бергәләп Төркиядә интернетка булган цензурага каршы чаралар башларга карар кылды.

Сүз интернеттагы видеолар уртаклашу сайты YouTubены тыю карары турында бара. Әлеге сайтта грек милләтчеләр тарафыннан

Төркиянең беренче җитәкчесе Ататүркне мыскыллаган видеолар урнаштырылган иде. Төркия YouTubедан әлеге видеоларны алып ташларга сорады. Һәм ахыр чиктә үз таләбенә җавап таба алмагач, Төркиядә бу сайтка керү тәмам тыелды.

2007 елда интернатта үз-үзеңә кул салу, террорчылык, наркотик, җенси көч куллануга өндәгән сайтларны ябу канунлаштырылган иде. Шул исәптән милли кыйммәтләргә хилаф китергән эчтәлектәге сайтларга керү дә чикләнә.

Төркиядә инде 2008 елдан бирле YouTube сайтына кереп булмый. Бу тыю карары хәзер Google тәкъдим иткән 30дан артык интернет хезмәтенә дә кагыла.

Бу сайтларга көненә меңләгән яңа материал урнаштырыла. Шул исәптән бу сайт хуҗалары шәхси кешеләр урнаштырган видеолар өчен җаваплыкны үз өстенә алмый.

Интернетта сүз иреген яклаган оешмалар кайбер килешсез видео язмалар өчен YouTubены тәмам тыю карарын "канунсыз" дип атаганда, Интернет технологияләре оешмасы 28 июньдә Төркия хөкүмәтенә каршы мәхкәмә эше башлатты.

Анти-цензура платформы

Интернетта сүз иреген яклаган оешмаларның уртак белдерүләрендә, хакимиятнең кеше хокукын һәм иреген кыса алмаячагы язылган 10 маддәне дәлил китереп, интернетка карата чикләү карарын гамәлдән чыгарырга таләп итте.

Хөкүмәтнең интернетта сүз ирегенә каршы басымнарына карата тәнкыйтьләрне төп фатиры Парижда урнашкан чикләрне танымаган хәбәрчеләр дә яклап чыкты. Чикләрне танымаган хәбәрчеләр оешмасы, "Чикләү кертелгән сайтлар саны арта. Төркиядә веб цензурасы турында хәбәрләр күп. Kконституциядәге интернет турындагы маддә бу илнең халыкара имиджына тап төшерә", дип белдерә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы да күптән түгел игълан иткән хисабында Төркияне YouTube һәм Googleны чикләгән өчен тәнкыйтьләде. Европа интернет турындагы канунны үзгәртергә һәм аны сүз иреге стандартларына яраклы хәлгә китерергә өнди. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Төркиядә соңгы ике елда 5 меңнән артык интернет адресының тыелуын белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG