Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Төркия Якын көнчыгыштагы мөнәсәбәтләрен арттыру белән беррәттән төбәк проблемаларына да битараф кала алмый. Иран атом низагын чишү тырышлыгы болардан берсе. Төркия Иранга якынаергамы тели?

Төркия "күршеләр белән проблемасыз мөнәсәбәт" урнаштыру өчен тышкы сәясәтен көннән-көн ныгыта бара. Көнбатышта икътисади кризиска дучар булган Грецияне иң авыр көнендә зур төркем белән зиярәт итеп яклау күрсәткән Төркия, Әрмәнстан белән ике дистә елдан бирле туктап калган мөнәсәбәтләрне җайлаштыру өчен һәр адымны сынап карый.

Моннан кала, Төркия көнчыгыш күршеләре белән дә бәйләнешләрен ныгыту өлкәсендә шактый юл алды. Якын Көнчыгышта Гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрен арттырган Төркия, икенче яктан Иран низагына да битараф кала алмады.

Иран атом низагында Төркия арадашчылыгы

Көнбатыш белән Иран арасында дәвам иткән "атом низагын" чишүгә өлеш кертергә теләгән Төркия, Бразилия да яклау күрсәтү белән яңа килешү тәкъдим итте. Әлеге килешү буенча Иран үзендәге уранны башка илгә бирәчәк һәм аны баетылган килеш кире сатып алачак. Чөнки Төркия фикеренчә, "Иранны чикләүләр белән биздереп булмаячак, әгәр чикләүләр булса, Иран моңа тагын да көчлерәк реакция күрсәтәчәк".

Әлеге тәкъдим БМО тарафыннан хупланса да, мондый бер тәкъдим өчен инде соң. Атом тырышлыгыннан баш тартмаган Иранга алдан ук планлаштырылганча яңа санкцияләр кертелде. БМО әгъзасы Бразилия белән Төркия яңа санкция тәкъдименә каршы тавыш бирде.

Ике ил мөнәсәбәтләре борчу уята

Төркиянең Иранга яклау күрсәтү адымы Көнбатышта борчу тудырды. Белгечләр Иран белән Төркия мөнәсәбәтләренә игътибар юнәлдерә башлады.

Нәрсә үзгәрде? Көнбытышка кыйммәтләрен үз иткән мөһим НАТО илләреннән Төркия, чыннан да атом программы белән мавыккан Иран белән мөнәсәбәтләрне арттырамы дигән шикләнүләр туды.

Төркия үз тәкъдимен ясады, ләкин Якын көнчыгыш сәясәтенә килгәндә, бу ике ил башкача карашка тора. Мәгълүм булганча, төрекләр белән фарсылар тарих буена зур көндәш булган. Бу Госманлы империясе вакытында да шулай иде.

Якын көнчыгышта кем тәэсирлерәк?

Иран төбәктә үз тәэсирен сакларга тели. Ләкин Иранның үз йогынтысын җәелдерергә теләгән Сүрия кебек гарәп илнең Төркия белән мөнәсәбәтләрен ныгытуы, Иранда ризасызлык тудыра.

Иран белгече Мәйр Җаведанфар бу күренеш Иранның ислам дөньясында зур көч булу омтылышына зыян сала дигән карашта:

"Ислам илләрендә җитәкче роль уйнау дигәндә Төркия Иран алдында зур көндәш. Иран үзенә тараф булачак илләргә икътисади һәм сәяси мөмкинчелекләр тәкъдим итәргә әзер. Ләкин Төркиянең мөмкинчелеге Иранга караганда тагын да күбрәк. Әйтик, Төркия үзенә иярергә теләгән мөштәреләренә "бизнес класс" урынны тәкъдим иткәндә, Иран "эконом класста" гына урын күрсәтә ала. Әлбәттә сайлау мөмкинчелеге булган илләр бизнес классны сайлаячак", диде.

Ләкин бу көндәшлек Иранның атом коралына ия булу "дәртен" тагын да ныгыта ала.

"Икътисадта куа алмаган, атом коралына тотына"

Иран белгече Мәйр Җаведанфар, дипломатик бәйләнешләр, икътисади һәм хәрби көч ягыннан караганда Иран Төркиядән күпкә калышуын әйтә. "Бу очракта ираннар төрекләр белән ярыша алачак башка тармакларга игътибар юнәлдерә ала. Аларның иң аянычы атом программасы. Төркиянең атом көче юк." ди.

Моннан кала, Иран ислам режимы Төркиягә шикләнеп карый. Мисал өчен, 2005 елда Инкыйлаб сакчылары Иранның яңа гына төзелгән һава аланын "иминлек кайгысы" белән япкан иде. Сәбәбе - һава аланын эшләтү төрек ширкәтенә бирелгән иде. Һава аланы әлеге контракт гамәлдән чыгарылгач гына эшли башлаган.

XS
SM
MD
LG