Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль тынычлык сөйләшүләрендә Төркиянең роле


Нью-Йорк университетында глобаль мөнәсәбәтләр үзәге белгече Алон Бен-Мейр Израильнең Jerusalem Post газетында үз мәкаләсен бастырды. Ул анда илнең Тышкы эшләр министрлыгына вәкиллек иткән шәхесләрнең соңгы хәрәкәтләре, ил халкының тынычлык таләбенә каршы килүен әйтә.
Израиль тышкы эшләр министры ярдәмчесе Данни Аялон Төркиянең Тел Авивтагы илчесен чакырып, аны тәбәнәк урындыкка утыртып, журналистларга илче аңламаган телдә "урынын белеп утырсын" дип әйтүе, Төркия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне кинәт өзә язды. Хәзер моңа өстәп Тышкы эшләр министры Авигдор Либерман Сүриягә каршы чыгышлар ясый, икенче яктан, Америка Сүрия белән якынлаша башлады.

АКШның Сүриягә яңа илче җибәрү карарыннан соң, Бен-Мейр Израильнең дә төбәктә үзенә каршы булган начар карашны үзгәртү өчен охшаш сәяси адымнар ясау кирәклеген язды. Күршеләр белән булган проблемнарны чишү өчен исә Израильнең күзен төньякка (Төркия) төбәве шарт, ди ул.

Төбәк тынычлыгы кем мәнфәгатенә булыр?

Төркия күптән түгел Израиль белән Сүрия арасында арадашчылык вазыйфасын дәвам иттерә алачагын белдергән иде. Бен-Мейр Иран төбәктә Хизбулла һәм Хамас оешмалары белән мөнәсәбәтләрне яхшырткан арада, Израиль Төркия тәкъдимен искә алып, Сүрия белән араны яхшырту өчен чаралар күрүе шарт дигән карашта.

Бен-Майр гарәп дөньясына якын Төркия белән дустанә мөнәсәбәтнең Израильнең үз мәнфәгатенә булачагын ассызыклый. Төркиянең Израиль-Сүрия низагын чишүдә арадашчы булу теләге аркасында бер генә максат - төбәктәге игътибарны арттыру булуын алга сөрә.

Якын көнчыгышта тынычлык урнашуы Төркиянең үз иминлегенә һәм икътисади үсешенә зур өлеш кертәчәк. Ләкин икенче яктан, моның Израильгә мәнфәгате Төркиягә караганда күбрәк булачак, ди Бен-Майр.

Җир бәрабәренә солых


Мәкаләдә солых сөйләшүләрендә Сүриягә элек басып алынган җирләрне кире кайтару ихтималлыгын уйларга чакырган язучы, Сүриянең үзенә ышанычы кайткан очракта, төбәк сәясәтенең үзгәрә алачагын әйтә.

Әлеге очракта Хамас һәм Хизбулланың көчен әкренләп югалта алачагын язган Бен-Майр, Израиль гарәп радикаллар белән көрәшү өчен Сүриядән алынган җирләрне кире кайтарудан башка чарасы булмавын әйтә. Мәгълүм булганча, 1967 елдагы "алты көн сугышы"нда Израиль Сүриядәге Голан калкулыгы җирләрен басып алган иде.

Тынычлыкның Иранга йогынтысы

Башыннан бирле Сүрия белән тынычлык килешүенең файдасы турында язган мәкалә авторы, Израиль белән Сүрия арасында тынычлык урнаштырылган очракта, бу Иран белән мөнәсәбәтләргә йогынты ясаячак дигән караш белдерә. Бәлки бу Иранның атом тырышлыгы турындагы борчылуны киметә алмаса да, Иранны Израильгә карата стратегиясен үзгәртүгә этәргеч була алачак, дигән карашта ул.

Бен-Майр Сүриягә яңабаштан илчелек ачкан Американың Израиль-Сүрия тынычлыгын булдыру өчен әүзем тырышлык күрсәтүен искә төшереп, ике ил арасындагы мөнәсәбәтне җайлаштыруда арадашчы буларак - Төркиягә беренче чиратта күбрәк ышануын яза.
XS
SM
MD
LG