Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныуынан соң арткан киеренкелек, Кавказ платформы такъдимен Төркиядә тагын бер кат көн тәртебенә китерде

Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген тануы, Төркия премьеры Әрдоган алга сөргән Кавказда тотрыклык платформасының фикерен, Төркиядә тагын бер кат көн кадагына куйды. Соңгы вакыйгалардан соң Әрдоганның тәкъдиме һаман да үз көчендә кала. Русиянең Әнкарадагы илчесе Владимир Ивановски Әнкараның бу тәкъдимен Кавказда тәртип урнаштыру өчен мөһим бер адым белдерде. " Ләкин, моңа зур өмет багъламаска кирәк, артык хыялланырга ярамас" дип тә кисәтә ул.

Платформ алдыннан Мәскәү белән сөйләшүләр алып барган Төркиянең тышкы эшләр сәркәтибе ярдәмчесе исә, үз иленә уңай нәтиҗәләр белән кайтты. Бу уңайдан, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров дүшәмбе көнне Истанбулга килә. Лавров анда, Төркия премьеры Әрдоганның Кавказда тынычлык урнаштыру тәкъдиме белән якыннан танышу өчен сөйләшүләрдә катнашачак.

Әрмәнстаннаң форумга фатиха

Әрмәнстанның элекке тышкы эшләр министры Вартан Осканьян
Грузиянең якын күршесе Әрмәнстанның элекке тышкы эшләр министры, Төркиянең платформ планын игътибарга лаек бер адым буларак атады. İnternationa Herald Tribune газетасына биргән әңгәмәсендә Вартан Осканьян, үзеннең 1999 елда мондый бер платформ булдыру такъдимен алга сөрүен, ләкин анын ул вакытта тормышка ашыра алмавын белдерде. Осканьян Төркия платформын кабул итү барлык тарафлар өчен әһәмиятле булуын белдерде.

Шулай итеп, Мәскәүнең Грузиядән бәйсезлек игълан иткән Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген тану карарыннан соң, Көнбатыш һәм Русия арасында киеренкелек арткан вакытта, әлеге платформ ике яктның да аңлашуы өчен альтернатив чишелеш булырмы - юкмы моны алдагы көннәр күрсәтәчәк.

Русия Кара диңгездә көймәләрне саный


Ләкин Төркиянең низагтан соң төбәккә тәртип урнаштыру эшендә үз көчен кертергә тырышуы Русия хәрби җитәкчелегенә бик ошап бетми. Русия хәрбиләре җиткәчелеге Төркияне дә низагта гаеплләргә тырыша.
НАТО илләре сугыш көймәләренең бер-бер артлы Кара диңгезгә керә башлавыннан соң, Русия "көймәләрнең үз иминлегенә җитди янавын" белдерә башлады.

Русия Генерал штаб башлыгы ярдәмчесе генерал Ноговицин: "Кара диңгез сугыш көймәләре белән тулды” дип зарланды. “Монтрө килешүенә күрә, 21 көн тулуын көтәбез. Әгәр бу мөддәт эчендә НАТО көймәләре Кара диңгездән чыкмаса, монда гаепле ил Төркия булачак" дигән белдерү ясап Русия Төркиягә итәк астыннан таяк күрсәтергә тырыша.

Әлеге НАТО көймәләрендә исә 2500 чакрымлык еракара ракеталар урнашкан. Ноговицин, Кара диңгезгә 100дән артык ракета кертелүен, бу ракеталарның үз урыннынан торып Кавказга гына түгел, хәтта Балтыйктагы Питербургка да җитәрлек көчтә булуын әйтте.

НАТО көймәләрен киеренкелек тудырачак дип белдергән Русия исә, төбәктә үз сугыш көймәләренең санын алтыга арттырды.

Ләкин генерал Ноговицин, бу сүзләрне әйткән көнне, Русиянең Әнкарадагы илчесе Владимир Ивановски журналистлар алдында ясаган чыгышында, Монтрө килешүе мәсьәләсендә, Русия белән Төркиянең позициясе бер үк дип белдергән иде. Монтрө килешүенә ихтирам итү, әлбәттә Төркиянең дә вазифасы. Ләкин Кара диңгезгә кергән сугыш көймәләренең 3 атнадан артык анда торуында, Төркияне гаепләү мантыйксыз, чөнки Төркиянең аларны андан чыгару хокукы да һәм моңа вәкаләте дә юк.

Һәр илнең җәваплылыгы бер тигез булган очракта, Русия үз гаебең танымыйча, башкаларга гаеп ташларга омтыла

Тәхеттәге бер ел


Төркиянең үз эчендәге хәбәрләргә килгәндә исә, бу атна Абдуллаһ Гүлнең президентлыкка сайлануына бер ел тулды. Чанкаяда президент сараенда мәгълүмат чараларын кабул иткән Гүл, бер ел эчендә кылган гамәлләре турында ватандашлары алдында тәфсилле итеп сөйләде. Мәгълүмат чаралары алдында сорауларга җавап биргән Абдуллаһ Гүл, үзе турында булган бәхәсләргә аңлатма китереп, алдагы елларга планнарын барлап чыкты. Ягъни икенче төрле әйткәндә, Төркиянең сәясәттәге юл харитасын чыгарды. Абдуллаһ Гүл шулай ук югары уку йортлары башлыкларының президент тарафыннан билгеләнүе мәсьәләсенә тукталып, мәҗлесне бу эштә демократик чара табырга чакырды.

Мәгълүм булганча, Төркиядә университет ректорлары президент тарафыннан сайлана, бу исә эшне күбрәк сәяси төскә әйләндерә. Әлеге мизгелдә депутат сайлаган кебек ректорларны сайлауның тискәре йогынты тудыруын әйтеп, президент югары уку йортларының сәясәтләштерелүеннән зарланды.

Хөкүмәт мөнәсәбәтләренә килгәндә, “көчебезне бәхәсләшүгә сарыф итмәскә кирәк, тирә якта сугышлар үз-үзебезгә проблемнәр чыгармаска тиеш” дип белдерде. Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсенә дә тукталган президент, үзгәрешләр халык таләбе булуын, бу мәсьәләнең тагын көн тәртебенә киләчәген әйтте. Президент шул ук вакытта илнең киләчәк мәсьәләсендә уңай караш белдерде.



бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG