Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:28

Парламент утырышында чыгыш ясаган Төркия президенты Абдулла Гүл, этник төрлелекне саклау - демократия таләбе дип белдерде.

Этник төрлелекне бетереп "унитар дәүләт" булу чире таралган илләргә җавап итеп Төркия президент Абдуллаһ Гүл: "Демократик булган бер ил үз эчендәге төрлелекне бер формага салып, аларны үзенчә контроль итә алмый", дип әйтте.

Ул бу чыгышын яллардан соң җыелган беренче мәҗлес утырышын ачып җибәргәндә яңгыратты.

"Илдәге этник, милли төрлелектән курыккан ил, модерн дәүләт дәрәҗәсенә үсә алмый", диде Гүл.

Яңа мәҗлес утырышында ПККны яклаган "Демократик Җәмәгать" партиясенә протест белдерү уңаеннан, хәрби башлык Илкәр Башбуг һәм башка хәрби башлыклар парламентның яңа ачылыш җыенында катнашмады.

Давутоглу Карабах мәсьәләсен карый


Бу атнада Төркиядәге актуаль темаларның берсе - Әрмәнстан килешүе иде. Төркиянең күршеләре белән мөнәсәбәтләрен яхшырту процессында зур казаныш кертәчәк Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне яхшырту планы кайбер тарафларда ризасызлык тудыра. Әлеге килешү белән Азәрбайҗан ризалашмый.

Төркиядә бу планга каршы торганнар исә башта Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында каршылык тудырган Карабах мәсьәләсен хәл итүне шарт итеп куя. Бу уңайдан Әрмәнстан килешүен имзалaр алдыннан, Төркия тышкы эшләр министры Ахмәт Давудоглу Карабaх мәсьәләсендә чишелеш табу өчен дипломатик сөйләшүләрне җанландырды.

Давудоглу, Карабах мәсьәләсен чишү өчен төзелгән Минск төркемен җитәкләгән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән Нью-Йоркта очрашты. Лавров белән фикер алышкан Давудоглу шулай ук азәри хезмәттәше Элмар Меммедьяров белән дә Минск төркеме эшләре турында сөйләште.

Көрдчә кинога дәүләт ярдәме

Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Төркияне шаккатырган тагын бер яңалык булды. Анда "дәүләт көрд киноларын яклый" диелгән хәбәр таралды. Моннан берничә ел элек көрд телендәге җырлар һәм кино язмалары яшерен рәвештә сатылганда, бу турыда чыккан хәбәрдә мәдәният һәм туризм министрлыгы тәүге тапкыр бер көрд киносына акча ярдәме күрсәтәчәген ачыклады.

"Ике тел - бер букча" дип аталган нәфис киноны төшерү өчен дәүләт якынча 35 мең доллар акча ярдәме бирәчәк. Кинода Төркиянең көнбатышыннан көнчыгыштагы бер көрд авылына килгән яшь укытучының күргән михнәтләре сурәтләнә. Укытучы белән халык арасындагы тел проблемасы тасвирлана.

Әлеге киноның караучыларга иң ошаган ягы исә, аның турыдан-туры Төркиядәге чынбарлыкны чагылдыруы.

İMF башлыгына башмаклы протест


Гыйраклы журналист Әл Зәйдинең элекке АКШ президенты Джордж Бушка башмагын чыгарып атуыннан сон, протест уңаеннан башмак чыгарып ату модага керде.

Сәлчук Үзбәк исемле бер төрек ватандашы Истанбулның Билги университетындагы конференция вакытында Халыкара акча фонды башлыгы Доминик Страус-Канга башмагын салып атты. İMF башлыгы башмакка һәдәф булуда чак котылды.

Башмагын ыргытканда Сәлчук "İMF" моннан китсен дип кычкырды.

Сәлчук вакыйгадан соң кулга алынды. Ләкин Страусс-Кан шикаять билдермәгән өчен соңыннан иреккә чыгарылды. Кан вакыйгадан соң ясаган чыгышында, төрек укучылары тәртипле иде, алар протест өчен конференциянең бетүен көтте, диде.

Җыен ахырында бина алдында бер төркем яшьләр, "Төркия сатлык түгел, китегез моннан дигән" шигарьләр белән протестны дәвам итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG