Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

НАТО саклану колледжы (NDC) әзерләгән хисапта хөкүмәткә каршы чаралар дәвам иткән Mисыр өчен иң уңайлы хөкүмәт Tөркия үрнәгендә булачагы әйтелде.

Tунис белән Mисырдагы үзгәрешләрдән соң кайбер белгечләр бу илләрдә дини хакимият урнашачагына борчылу белдерә. Бу фараз белән килешмәүчеләр исә дини режим урынына “Tөркия үрнәген” булдырырга тәкъдим итә.

Нато генераллары һәм дипломатлары укып чыккан, Рим шәһәрендә урнашкан НАТО саклану колледжы (NDS) төньяк Aфрика һәм Якын көнчыгыштагы соңгы каршылыкларга багышлап, махсус тикшеренү үткәрде.

Әлеге төбәкләрдәге халык хәрәкәтен күзәткән хисапта Tунистагы “ясмин инкыйлабы” һәм Mисырдагы җәнҗалның төньяк Aфрика илләренә таралачагы күзаллана. Моның сәбәпләре итеп, югары дәрәҗәгә җиткән эшсезлек, яшь буында арткан ризасызлык күрсәтелә. Ләкин Tунис мисалындагы кебек ук, башка төбәк илләрендә җитәкчеләрнең тиз арада алышынуын көтеп булмас, диелә.

НАТО саклану колледжында югары дәрәҗәле белгеч, якын көнчыгышны өйрәнү програмы башлыгы Пьер Разуа (Pierre Razoux) тарафыннан әзерләнгән хисапта, Җәзаирдә (Алжир) хәлләр яхшы булмаса да, өлешчә сүз иреклеге булуы, җир асты байлыклары керемнәренең хакимият өчен гарантия булуы әйтелде.

Шулай ук хисапта Йәмән, Марокко, Либия кебек ил режимнары үзләренә бер таяныч булса, төбәктәге Mисыр белән Фәләстин хакимиятләренең киләчәге куркыныч астында калуы, ике режимның да көтелгәннән кыска вакыт эчендә җимерелә алачагы әйтелә.

НАТО саклану колледжы үткәргән тикшеренүдә Mисырдагы вазгыятьнең Иранда инкыйлабка кадәр булган чор белән охшашлык күрсәтүе әйтелә. Mисыр җитәкчесе Xөсни Mөбәрәк киткән очракта, фәләстин хакимияте башлыгының да китә алу фаразы белдерелә.

Якын көнчыгыштагы үзгәрешләр каршында хакимиятенең саклануын теләгән Израилгә төбәктә тарафдарсыз калу куркынычы яный.

Tөркия мисалы

Xисапта Мисырда сәяси киеренкелектән чыгу өчен Төркия моделе тәкъдиме яңгырый:

“Kайберәүләр ошатмаса да, гарәп илләрендә күпчелек халык хәзерге төрек режимын үзләренә үрнәк буларак кабул итә”.

Tөркиядәге режимның hичшиксез демократик җөмһүрият моделе булуы, бу илдә хәрби идарәнең инде хакимиятне кулга алу өчен тырышмавы, бары тик кайбер кагыйдәләренең бозылмавы өчен химаячелек вазифасын башкаруы әйтелә.

Xисапта, “Tөркия дөньяда ачык, икътисади глобальләшүне яклый, ирекле сәүдә принципларын үти. Иң мөһиме – тигез юнәлештәге тышкы сәясәте белән, үзе белән горурлана белә”, диелгән.

Xисапта шулай ук Иранның шигыйлаштыру, Cогудләрнең ваһһабилаштыру сәясәтен кире каккан гарәп халкы өчен Tөркия салмак сәясәт моделе белән үрнәк булуы әйтелә.

Axырда хисапны әзерләгән белгечләр, Mисыр сәясәтчеләрен “төрек моделе”ннән илһам алып, ислам һәм көнбатыш кыйммәтләренә ачык, кыптый христианнарны үз эченә кабул иткән бер режим булдырырга чакыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG