Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Фуат Мансуров бәйрәме узды


Фуат Мансуров - билгеле дирижер.
Фуат Мансуров - билгеле дирижер.

Фуат Мансуровның чираттагы юбилей-концерты узды. Татарстан президенты “Татарстан республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.

Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында узган концерт Татарстан, Русия һәм Казакъстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Мәскәүдәге данлыклы Зур театр дирижеры Фуат Мансуровның 80 яшьлек юбилеена багышланган инде. Концертта шулай ук “Виват, маэстро!” дигән фестивальгә старт бирелде.


Фуат Мансуров музыкант кына түгел, күпкырлы шәхес. Ул – альпинизм һәм тимераякта тиз шуу, шахмат буенча спорт мастеры, дипломлы математик, рәссам да. Әмма аның тормышында иң мөһиме – музыка. 1969 елда ук Фуат Мансуровны Зур театрга чакыралар, Мансуров – Мәскәү консерваториясе һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры да.

Юбилярны тәбрикләп, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев Фуат Мансуровка дирижерларның яңа буынын тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. Республиканың югары бүләген – “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.

Беренчеләрдән булып әлеге бүләккә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров лаек булган иде.


Бу кичәдә Р.Яхин, Н.Җиһанов, Ж.Бизе, Дж.Верди, П.Чайковский, Р.Вагнер, И.Штраус һәм башка композиторларның музыкасы яңгырады. Зур театр йолдызлары исә кичәнең бизәге булды. Россия һәм Грузиянең халык артисты Маквала Касрашвили, Россиянең халык артисты Татьяна Ерастова, СССРның халык артисты Зураб Соткилава, Россиянең халык артисты Евгений Поликанин да Татарстан сәхнәсендә чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG