Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хатын-кызлар хокуклары бозыла


Хокук яклаучылар Русиядә хатын-кызлар хокукларының бозылуы турында белдерде.

Финанс кризис аркасында эшләрен югалтканнарның күбесе - хатын-кызлар. Русиядә әле дә гаиләдә көч куллану җинаять дип саналмый, диде Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева.

Алай да совет чоры белән чагыштырганда вазгыять яхшырды, ди Алексеева. Сәясәттә хатын-кызлар саны артты, аларның эшкуарлык белән шөгелләнү һәм хөкүмәттән бәйсез оешмаларда эшләү мөмкинлеге артты. Совет чорында бу төр эшләр юк иде.
XS
SM
MD
LG