Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очты-очты президент хакимияте башлыклары очты


Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Азамат Сәгыйтов вазыйфасыннан алынды.

Интернетның “Башполит” сәхифесе хәбәренә караганда, Мортаза Рәхимов Азамат Сәгыйтовны район башлыклары белән үткән киңәшмәдә әшәке сүзләр белән сүккән.

Башкортстан президенты хакимияте башлыгы итеп вице-премьер Николай Кураповның билгеләнүе ихтимал. Николай Курапов президентның улы Урал Рәхимовның якын дусты дип хәбәр итәләр. Берләшкән оппозиция башлыгы Рамил Бигнов сүзләренә караганда, бу очраклы билгеләү булмаячак.

Рамил Бигнов: “Николай Курапов Мортаза Рәхимов урынына калдыру өчен хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаевка караганда Мәскәү өчен уңай намзәт”, дип исәпли.
XS
SM
MD
LG