Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безгә бала тартмасы кирәкме?


Кайбер аналар яңа туган балаларын чүплеккә илтеп ташлый. Моның сәбәпләре төрле була ала. Җан ияләрен саклап калыр өчен кайбер илләрдә “бала тартмалары” бар. Мондый тартманы Казанда ачыр вакыт җитмәдеме?

Узган атнада Казанның Гадел Кутуй урамында чүп контейнерларының берседә яшь бала мәете табылды. Күпмедер вакыт узгач күршеләр һәм милиция бу баланың ата-анасының кем булганын исәпләп чыгарды.

Исерек атаны милициягә чакыртканнар, әти кеше икенче ел рәттән балаларының тугач та үлгәнен сөйләгән. Беренче балаларын алар үзләре күмгән, икенчесен 2 көн суыткычта тотып чыгарып ташлаган. Ата кешегә каршы җинаять эше ачылмаган, аны гаепләргә сәбәп юк, дигәннәр. Баланың әнисе хастаханәдә калган.

Мондый хәбәрләр Казанда һәм Русиядә сирәк хәл түгел. Балаларны төрле сәбәпләрдән яшерү, тугач хастаханәдә калдыру яки берәр чит кеше бусагасына илтеп ату гасырлар буена булган һәм булачак.

Кеше гомеренең кыйммәте

Европа илләрендә балаларның гомерен саклау өчен соңгы елларда “бала тартмалары” ясый башладылар. Бу мәсьәләдә алга киткән Германия белән Швейцариядән соң балалар гомере өчен көрәшне Чехия башлады.

2005 елның 1 июнь көнендә Праганың хосусый гинекология үзәге каршында беренче бала тартмасы ачылды.

“Мин ул эшне башлаганда җәмәгатьчелекнең күпчелеге, сәламәтлек саклау, социаль мәсьәләләр һәм хезмәт министрлыклары бала тартмаларын ачуга каршы иде. Мине табиплар гына яклый иде”, дип искә ала 4-5 ел элек булган хәлләрне Людвик Һесс.

2005 елда Праганың Һлоубетин үзәгендә беренче бала тартмасы ачылды
Людвик әфәндене бүгенге җәмәгатьчелек бала тартмаларының “рухи бабасы” дип атый. Аның үзенең 5 оныгы бар. Людвик Һесс - язучы, узган гасырның 60 елларыннан бирле Кыргый Шәраб (Divoke Vino) исемле әдәби журнал чыгара, күп санлы китап авторы һәм әдәби бүләкләр иясе. Өстәвенә Людвик әфәнде үзенең Прага янындагы утарында атлар тота.

“Чехия хөкүмәте бала тартмаларына каршы булуына башта ахмак дәлилләр китерде. Алар балаларын чит ил кешеләре ташлаячак, дәүләт акчасы шуларга китәчәк, диде”, дип сөйләде Людвик Һесс.

“Рәсмиләр сүзе бу эшкә киртә була алмый”

2008 елда ил буйлап 13 бала тартмасы ачылган. Быел да аена бер тартма ачыла. Бүгенге көндә Чехиянең төрле калаларында 27 бала тартмасы бар. Аларның күбесе бала тудыру йортлары һәм хосусый клиникаларда озын-озак сөйләшүләрдән соң, җитәкчелектән ризалык алганнан соң куела. 2005 елдан бирле тартмаларга 60лап бала салынган.

“Сәламәтлек саклау рәсмиләренең бала тартмаларына каршы булуы бу илдә мондый эшләргә киртә була алмый, бары тик бала тартмасы эшен оештыру кирәк”, диде Һесс.

Бала тартмасы 150 кг авырлыкта, меңнән артык төрле электрон чыбыкка төрелгән, даими җылытылган һәм һавасы чистартылып торган тимер җиһазлардан гыйбәрәт. Аның эченә чиста йомшак тукыма җәелә. Тартмага бала салынгач та берничә минуттан табип һәм шәфкать туташларына сигнал килә. Баланы салып китүен белдертергә теләмәгән кешеләр бу вакыт эчендә китә ала. Техник яктан шушы катлаулы җиһазны ясарга һәм урнаштырырга 250 мең крона (130 мең доллар) һәм аны тәүлек әйләнә күзәтеп торырга кешеләр кирәк.

Сабыйларны яңа гаилә көтә

Чехия буйлап куелган 27 бала тартмасының кайсысына булса да бала салыну белән ашыгыч хәбәр Людвик әфәнденең кесә телефонына да килә.

“Дөрес аңлагыз, бу хәбәр мине шатландырмый. Ләкин кайдадыр күңел түрендә, тагын бер бала исән калды, дип тынычланып куям”, ди ул.

Казакъстанда 1930 еллардагы ачлык вакытында ташланган баланың рәсемендәге язу
Ул балаларның язмышын Людвик әфәнде күзәтми, анысы инде минем эшем түгел, ди. Ташланган балаларны табиплар карый, аннары аларның язмышын социаль хезмәтләр хәл итә. Елларча бала таба алмыйча аларны уллыкка-кызлыкка алырга теләүчеләр дә бик күп.

Сания кире өенә кайта

2005 елда ачылган беренче тартмага салынган беренче баланың исеме Сания (Соня) була. Игезәкләр тапкан бер яшь ханым үзе генә ике баланы күтәрә алмаячагын аңлагач бер кызын тартмага китереп сала. Янына ул аның туу турында таныклыгын һәм хат калдыра. Бу хәл киң яңгыраш таба. Саниянең әнисе табылгач аңа бөтен ил кием-салым һәм акчалата ярдәм җибәрә. Кызына 40 көн тулганда ул баласын тапшырган хастаханәдән кире өенә алып кайта.

Казанда менә шулай чүплектә яшь балалар табыла, дигән хәбәрне ишеткәч, Людвик Һесс, Казанда бала тартмалары белән кызыксынучылар булса – миңа e-mail язсыннар, эшне нәрсәдән башлыйсын аңлатып җавап язармын, диде.

Ләкин Казан мондый бала тартмаларына әзерме?

Белешмә:

  • Германиядә бала тартмалары инде 9 ел бар, аларга 100гә якын бала салынган
  • Пакстанда беренче бала тартмасы 1947 елда ачылган. Аның өстендә “балагызны үтермәгез”, дип язылган булган. Бүгенге көндә тартмалар ил буйлап төрле шәһәрләрдә куелган
  • Япониядә беренче бала тартмасы 2007 елда ачылган
  • АКШта балаларны хастаханәләр, социаль оешмалар, хәтта полиция һәм янгын сүндерү станцияләрендә калдыралар. Баланы 30 көнгә кадәр килеп алмасалар, ата-ана балага хокукын югалта
  • Европа илләрендә яңа туган баланы (3-30 көнгә кадәр) тормышына куркыныч янаган шартларда калдыру җинаять санала. Бала тартмаларына салу – баланың тормышын куркыныч астына кую дип саналмый
XS
SM
MD
LG