Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар Казан һәм Уфа вакытларын тигезләргә чакыра


Чаллының кайбер иҗтимагый, милли оешмалары Татарстан һәм Башкортостандагы ике сәгать аерманы бетерүне сорап республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать әзерләде. Бу – татар-башкорт арасындагы аралашуны җиңеләйтәчәк, дигән фикердә тора алар.

Ике республикадагы вакыт аермасын бетерү башлангычы белән татар иҗтимагый үзәге һәм Чаллы “Болгар” клубы әгъзалары чыкты. Шушы хакта мөрәҗәгать әзерләнеп кабул ителде. Уфага һәм Казанга җибәрелергә тиешле мөрәҗәгать хакында Чаллы “Болгар” клубы рәисе Габдрахман Җәләлетдинов:

“Кешеләр табигый вакыт белән яшәргә тиеш. Белгәнебезчә, Татарстан Мәскәү вакыты белән яши, ә Башкортостанда вакыт бездән 2 сәгатькә алдарак. Шушы 2 сәгатьлек аерма сәбәпле, Татарстан белән Башкортостан арасында иктисади элемтәләр кыенлаша, халыкларның, бигрәк тә татарларның һәм башкортларның шәхси аралашулары да читенрәк була. Шундый ясалма кыенлыкларны булдырмау өчен без 2 тәкъдим бирәбез:

- Татарстанда кулланышта булган Мәскәү вакытын үзгәртергә, бер сәгатькә алга җибәрергә;
- Башкортостандагы рәсми вакытны бер сәгатькә артка җибәрергә.

Шушы тәкъдимне Татарстан һәм Башкортостан җитәкчеләренә юллыйбыз.
Габдрахман Җәләлетдинов


Бу табигый факторларга нигезләнгән тәкъдим берничек тә Башкортостанның эчке эшләренә тыкшыну була алмый. Бу ирекле, дусларча тәкъдим. Теләсәләр кабул итәләр, теләмәсәләр кабул итмиләр”, диде ул.

Шунысы игътибарга лаек, вакыт аерымлыкларын бетерү турында Мәскәү һәм Киев арасында да беркадәр сүз булды. Быелның июнь аенда ЛДПР фиркәсе җитәкчесе һәм Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Жириновский Украина телевидениясенә әңгәмә бирә.

Анда ул Русия, Украина һәм Беларус кебек славян дәүләтләренең алга китеше өчен берләшергә чакыра. Шушында ук, Владимир Жириновсий: “Русия һәм Украина якынлыгын тизләтү өчен, Киев үзенең сәгатен Мәскәү вакытына дөресләргә тиеш”, дигән фикерне әйтә.

“Безнең мөрәҗәгатьнең Жириновский белдерүе белән бернинди уртаклыгы юк” , диде Габдрахман Җәләлетдинов.
XS
SM
MD
LG