Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Нобель бүләген ала, ә Шәймиев?


Барак Обама, АКШ президенты һәм Нобель тынычлык бүләге иясе
Барак Обама, АКШ президенты һәм Нобель тынычлык бүләге иясе
АКШ президенты булып эшли башлавына 10 ай үтүгә Барак Обама Нобель тынычлык бүләге иясе дип аталды. Бу карарны җомга көнне Ослода Норвегиянең Нобель комитеты рәисе Турбьерн Ягланд игълан итте.

“Норвегиянең Нобель комитеты 2009 ел Нобель тынычлык бүләген халыкара дипломатия һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне көчәйтүдә тырышлыклары өчен американ президенты Барак Обамага бирергә карар итте.”

Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, Обама кыска вакыт эчендә халыкара дипломатиягә яңа сулыш өргән, күптәнге низагларның чишелүенә өмет уяткан.

Белдерүдә Обаманың күпләп үтерү коралын чикләү, Якын Көнчыгышта солых урнаштыру өлкәсендә тырышлыклары телгә алына.

Күпләр өчен бу көтелмәгән карар булды. Быелгы исемлектә 205 намзәт арасында Зимбабве сәясәтчесе, Кытай диссиденты, Колумбия активисты, Әфганстан табибы исемнәре ешрак телгә алынды.

Нобель комитеты Обаманы сайлаган. Күзәтүчеләр фикеренчә, бүләкне киләчәктә кылынасы гамәлләр өчен стимул итеп кабул итәргә кирәк.

Обама вазыйфасын башкарган арада Нобель бүләгенә ия булган өченче американ президенты булды. Моңа кадәр аны 1906 елда Теодор Рузвельт, 1919 елда Вудро Вильсон алган иде.

Шәймиев тә алырмы?

Миңтимер Шәймиев
Август аенда Татарстандагы “Созвездие-Йолдызлык” иҗтимагый оешмасы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевне Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим итеп, Нобель комитетына ачык хат юллаган иде.

Бер төркем мәдәният эшлеклесе имзалаган бу хатта Шәймиевнең республикада мәдәниятне үстерүгә, динара һәм милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлеше телгә алына.

Шушы эшчәнлекнең бер мисалы итеп Татарстанда Шәймиев химаясында инде тугыз ел үткәрелеп килгән “Созвездие-Йолдызлык” балалар фестивале китерелә.

«Звезда Поволжья» басмасы бу мөрәҗәгатькә хәтта имза җыю кампаниясен башлап җибәрде. Ләкин бу тырышлыклар соңарган булып чыкты.

Нобель комитеты секретаре Гейр Лундестад "Коммерсант" басмасына аңлатуынча, гаризалар кабул итү февраль аенда ук тәмамлана икән. Ягъни, Шәймиев быелгы исемлеккә керүгә дәгъва итә аласы булмаган.

Моннан тыш, Лундестад сүзләренчә, намзәтне комитет тарафыннан билгеләнгән махсус вәкил тәкъдим итәргә тиеш. 2010 елның озын исемлегенә кертелгән очракта, Шәймиев намзәте комитетның сыйлавы аша үтәргә тиеш булачак. Шуннан соң, 5-20 исемнән торган кыска исемлек төзелә. Аны комитетның белгечләр төркеме тикшерә.

Нобель комитеты намзәтләр исемлеген гадәттә сер итеп саклый һәм аны 50 елдан соң гына ача.

Кем белә, бәлки намзәтләр исемлегенә кайчан да булса Татарстан президенты да кертелер. Хәзер ул исемлеккә ел саен 200дән артык исем кертелә. Һәрхәлдә “Без булдырабыз” дигән шигарне ул Барак Обамадан иртәрәк күтәреп чыккан иде.

Киңәш алырга Казанга

Һиллари Клинтон
Динара татулык дигәннән. 14 октябрьдә Казанга АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон килә. Дәүләт секретаре ярдәмчесе Филип Гордон сүзләренчә, Һиллари ханымны Татарстанның динара татулык булдыруда тәҗрибәсе кызыксындыра икән.

Ул Татарстан җитәкчелеге белән генә түгел, төрле дин вәкилләре белән дә очрашырга җыена. Татарстанның уңай үсешенә өлеш керткән факторларны аңлау өчен “яшь җитәкчеләр, шул исәптән ислам җитәкчеләре, җәмгыять вәкилләре белән очрашып, алардан киңәшләр алырга тели”.
XS
SM
MD
LG