Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урта сыйныф: сәясәткә битараф


Кайбер белгечләр фикеренчә, Русиядә урта сыйныфны нигездә эре шәһәрләрдә яшәүче яшьләр тәшкил итә
Кайбер белгечләр фикеренчә, Русиядә урта сыйныфны нигездә эре шәһәрләрдә яшәүче яшьләр тәшкил итә

Көнбатыш илләрендә урта сыйныф демократик җәмгыятьнең “умыртка баганасы” санала. Мисал өчен, АКШта урта сыйныф халыкның 60% чамасын тәшкил итә.

Бу катламга укытучылардан алып эшкуарларга кадәр төрле һөнәр вәкилләре керә. Алар казнага миллиардларча доллар салым түли, сайлауларда әүзем катнаша, шуның аркылы илдә кем һәм ничек идарә итәсен хәл итүгә зур өлеш кертә.

Элекке совет илләрендә, шул исәптән Русиядә, урта сыйныф шактый зәгыйфь булып кала. Сәбәпләрнең берсе – бу илләрдә урта сыйныф әле дә оешу халәтендә. Совет системы җимерелгән, аның урынына килүче яңа систем тулысынча аягына басмаган.

Дамир Исхаков
Социология белгече Дамир Исхаков сүзләренчә, Русиядә, һәм Татарстанда да, урта сыйныф Көнбатыш күзлененнән карап билгеләнә алмый, чөнки ул күзлектән карасаң, ул юк дәрәҗәсендә. Урта сыйныфның төп билгеләмәсе ул милеккә мөнәсәбәт, ягъни урта сыйныф вәкилләренең күпмедер дәрәҗәдә милеге һәм кереме булырга тиеш. Русиядә андый зур төркем юк, ди белгеч.

Дөнья банкы урта сыйныфны еллык кереме кимендә $4286 доллар тәшкил иткән катлам дип билгели. Русиядә халыкның зур өлеше моннан азрак казана. Шул ук вакытта, Көнбатышның урта сыйныфы күләмендә, хәтта аннан күбрәк казанган “яңа байлар” катламы бар. Көнбатыштагы урта сыйныфтан аермалы буларак, алар сәясәт белән кызыксынмый диярлек.

“Алар демократия, либерализм кыйммәтләре өчен тавыш бирми, – ди Левада үзәгенең социология белгече Борис Дубин. – Алар Русиядә 2000нче елларда барлыкка килгән тәртипне саклап калырга тырыша. Бу авторитар тәртип, милек белән хакимият бер-берсеннән аерылмаган, хакимият вәкилләре берүк вакытта эре милек хуҗалары да булып тора.”

Сәяси яктан сүлпән

Pew үзәге “Тһе Economist” журналы белән берлектә 13 илдә үткәргән тикшеренүгә күрә, күпчелек илләрдә үзләрен урта сыйныфка кертүче кешеләр демократияне нигездә хуплый. Мисал өчен, Украинада урта сыйныфның 65% гадел сайлаулар җәмгыять өчен “бик мөһим” дип җавап биргән. Ярлырак кешеләр арасында андыйлар азрак – 53%

Русиянең урта сыйныфында гадел сайлауларны “бик мөһим” дип санаучылар саны азрак – 51%. Алай да, бу сан ярлырак катлам белән чагыштырганда күпкә зуррак. Аз керемле кешеләрнең ни бары 37% “гадел сайлаулар бик мөһим” дип җавап биргән.

Социология белгече
Борис Дубин
Борис Дубин сүзләренчә, Русиядә урта сыйныф халыкның күп дигәндә 4-5% тәшкил итә. Бу катламга нигездә эре шәһәрләрдә яшәүче яшьләр керә. Сәяси әүземлек ягыннан бу катламны хәтта совет чорының интеллигенциясе белән дә чагыштырып булмый, алар күпкә сүлпәнрәк, ди белгеч.

Берәүләр урта сыйныфны керем зурлыгына карап билгеләсә, башкалар – кәсепкә карап. Әйтик, Русиядә урта сыйныфка югары белемле, интеллектуаль хезмәт белән шөгыльләнгән кешеләр кертелә.

Татарстанда урта сыйныф вәкилләре бик сәер рәвештә оешкан, – ди социолог Дамир Исхаков. – Анда бер өлеш чиновниклар, урта кул сәүдәгәрләр, галимнәрнең өске катламы, бер өлеш табиблар, бераз гына эшчеләр катламы һәм тар гына даирә фермерлар керә.

Урта сыйныфның сүлпәнлегенә килгәндә, бу фикер белән Дамир Исхаков та килешә. Русиядә дә, Татарстанда да, урта сыйныф сәяси яктан бик сүлпән, – ди ул, – бу төркемнең үзаңы юк, ул таянып була торган сәяси көч түгел.
XS
SM
MD
LG