Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Сергей Крюковны эзәрлекләүләр дәвам итә


Бәйсез журналист Сергей Крюковка әле һаман тынычлык бирмиләр: ФСБ хезмәткәрләре аңа каршы оештырылган чараларын дәвам итә. Күптән түгел аың өстеннән 93400365нче сан белән теркәлгән яңа җинаять эше ачылды.

Сәбәбе – “Ичкерия-инфо” сайтына урнаштырылган аналитик язмалары. Сергей Крюков шушы чираттагы провокация турында да язып чыкты. Без аның белән әңгәмә кордык.

Тынычланганнар иде кебек ич, тагын нинди сәбәп соң?

Минемчә, аларның эш ысуллары турындагы язмалар өчендер. Мәсәлән, мине психик авырулар хастаханәсенә урнаштырулары, чит илләргә китәргә мәҗбүр булганнар турындагы язмалар аларга ошамый ич инде.

Болай да хакимият шул ук ФСБ кулында ич, тагын ни җитми икән соң инде аларга?


Абсолют хакимият кирәктер, дип уйлыйм. Русия күләмендәгесе - алар кулында. Ватандашлар җәмгыяте юк шартларда һәр шәхес өстеннән дә тоталь контроль кирәктер.

Курыкмасалар, җәберләүләр дә булмас иде, димәк. Ә нәрсәдән куркалар соң инде тагын?

Әгәр халык уйланып яши башласа, илдә ватандашлар җәмгыяте урнашса, ФСБның кирәге дә калмас иде. Аларга үзләренең кирәклеген күрсәтү өчен, авызлыклы йөгәнне кысыбрак тотып, үз хакимиятләрен ныгыту кирәктер.

Төньяк Кавказ Федераль округын тудыру, анда ерак Себердән Хлопонинны китереп утыртуны син ничек аңлыйсың?

Моны анык аңлау һәм аңлату кыендыр инде. Фаразлар гына кора алабыз. Бай кеше бит ул. Аннан соң Саян-Шуша электростанциясе фаҗигасе эзе дә булуы ихтимал. Мондый пертурбацияләрнең максаты акча күчерү-бүлешүләр дә булуы ихтимал. Төньяк Кавказ хәлләренә килсәк, үтереш, кеше урлаулар дәвам итә.

Анда Хлопонинмы, шул ук категориядән башка берәүме – барыбер. Һәм мондый тырышлыкларга чик куелуына да өметләр әллә ни юк. Иң мөһиме – үзара акча бүлешү. Дәүләти бандформированиеләр үз мәнфәгатьләрен кайгырталар. Акча үзләштерәләр. Әмма ни генә булмасын, киләчәктә Россия хакимияте мондый вәзгыять өчен кайчан да булса җавап тотарга тиеш.
XS
SM
MD
LG