Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда да Сабан туе узды


Американ башкаласы һәм аның тирәсендә яшәүче татарлар Мэрилэнд штатында Сабан туе оештырды. Бәйрәмгә 150-ләп кеше килгән. Аеруча да балалар куп булган. Көрәштә төп батырны да билгеләгәннәр.

Дөресен генә әйткәндә, яшьләр бәйрәмгә шул кадәр кеше җыелыр дип башларына да китермәгән. Татарстаннан, Башкортстаннан, Үзбәкстаннан килеп Америкада яшәүче яшьләр бер-берсен Facebook аркылы тапкан. Аларның күбесе Америка югары уку йортларында белем ала, шулай ук эшләүчеләр дә бар.

Уфадан башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап килеп, инде 3 ел Кушма Штатларда эшләүче Илмир Әхмәтҗанов әйтүенчә, яшьләр беренче булып Вашингтонда концерт оештырган.

“Анда татар халкы, аларның кайдан барлыкка килүен, көнкүрешләре турында сөйләдек. Һәм шуннан соң инде Сабан туе уздыру фикере дә туды”, ди ул.

Әлбәттә моны барысы да бик сөенеп кабул иткән. Чөнки Америкада Сабантуйлар уздырылса да, бу татар яшьләре тарафыннан оештырылган беренче бәйрәм булган.

Мөгаен 150ләп кеше килү дә шуның белән бәйледер.

“Балалар, татар гаиләләре күп килде. Алар Сабан туе буласын бер-берсеннән ишеткән”, ди Илмир.

Чит илдәге Сабантуйларда шартлар булмау сәбәпле, күпчелектә кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту кебек гадиерәк уеннар уйналса, Вашингтон бәйрәмендә хәтта көрәш тә узган. Һәм анда төп батырны билгеләгәннәр.

Әлбәттә Сабан туеның күрке булып җыр-бию тора. Казаннан, Ташкенттан килгән яшьләр ялындырып тормаган.

“Бер-береңә кушылып җырлау бик күңелле булды. Хәтта бер апа безнең янга килеп: “Ничә еллар торып та мондый бәйрәмне күргәнем юк иде”, диде. Киләсе елга тагын оештырырга сорадылар”, ди Илмир.

Хәзер яшьләр 20 июньдә Нью-Йоркта булачак Сабантуена барырга җыена. Киләчәктә исә зур шәһәрләрдә җыелып концертлар оештырырга да исәп тота.

“Сабантуенда инде бер-беребез белән күбрәк таныштык һәм аралашып яшәргә килештек”, ди ул.

XS
SM
MD
LG