Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда телевидение һәм радио башлыгы алмаша


Башкортстан телевидение һәм радио ширкәте башлыгы Рәмис Дәүләтбаев вазифасыннан китте.

Аның вазифаларын башкаручы итеп моңарчы ширкәттә радио эшчәнлеген җитәкләгән Фәннур Ягафаров билгеләнде.

Дәүләтбаевның вазифасыннан үз теләге белән китүе һәм аның гаризасын республика президенты Рөстәм Хәмитовның хуплавы хәбәр ителә.

Хәмитовның “Башинформ” хәбәр агентлыгы җитәкчесе Юнир Азнабаев белән дә ризасызлык белдереп сөйләшү мөмкинлеге турында хәбәрләр бар.

Президент әлеге агентлык эшчәнлеген “мәгънәсез сагыз” дип атаган иде.

Башкортстан киңкүләм мәгълумат чаралары республикадагы проблемнарга кагылмыйча, хәлләрне уңай яктан гына яктыртып килде.

Яңа президент исә дүшәмбе һөнәр берлекләре белән очрашуда республика икътисадында күп кенә проблемнар барлыгы, хезмәт хакларының түбән, эш шартларының начар булуы, халыктагы ризасызлык һәм протест белдерүләр турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG