Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рамзан Кадыйров инде күптәннән падишаһ"


Чечня президенты Рамзан Кадыйров бербөтен илдә, ягъни Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән карашын кабатлады. Аны шунда ук Төньяк Кавказдагы башка ваграк президентлар яклап чыкты. Кадыйров төбәк җитәкчеләре губернатор яки гади генә башлык дип аталырга тиеш дип саный.

Рамзан Кадыйров бу тәкъдимен инде Чечня парламентына юллады һәм депутатлар тәкъдим итәчәк теләсә нинди исемгә дә ризалашачагын әйтә. Кадыйровның матбугат вәкиле Альви Кәримов, моның өчен хәтта имам дигән исем кертү дә төп канунга каршы килми дип саный.

Чечня президентының шушы белдерүләре Русия җитәкчелеге алга сөргән карашларга бик туры килә. Мәскәү инде күптәннән милли республикалардагы сәяси үзенчәлекләрне әкренләп бетерү турында хыяллана. “Азатлык” бу хакта “Төньяк Кавказ” газеты журналисты Руслан Мартагов белән сөйләште.

Руслан әфәнде, Рамзан Кадыйровның президент атамасыннан баш тартып, аны чечен сүзенә алыштырырга уйлавы нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?

Рамзан Кадыйров өчен президент булу инде үтелгән юл. Чечнядәге рәсми түрәләр аны хәтта телевидение аша да падишаһ дип кенә атый. Парламент башлыгы, президент урынбасарлары, министрлар, гомумән, аның тирәсендәгеләр Кадыйровны шулай падишаһ дип йөртә. Чеченнарда югары идарә нәселдән-нәселгә күчеп килмәгән, династияләр булмаган, шуңа Кадыров тирәсендәгеләр моңа борчыла. Менә хәзер барысы да хәл ителде, чеченнарны төрле катламнарга гына бүләсе генә калды. Шулай итеп Русиянең бер төбәгендә монархия торгызыла дип санап була.

Бәлки, Рамзан Кадыйровның имам дип аталасы киләдер. Әмма имам сүзе дини юнәлешкә карый. Ә бездә дәүләт дөньяви дип санала әле.

Кадыйровны президент атамасыннан ваз кичү кирәклеге турындагы белдерүенә федерал үзәк этәрмәде микән?

Мондый вак мәсьәләдә алай зурлап Мәскәү басымы турында сүз була алмый, минемчә. Ул, әлбәттә, алдан киңәшләшеп алгандыр. Илдә бит чыннан да хәл нормаль түгел - Русиядә бер көтү президент бар хәзер. Кадыйров тәкъдимен хәзер инде Кабарда-Балкар президенты да хуплаган. Ул да шундый тәкъдим белән чыккан. Шуңа Кадыйров фикере кинәт кенә тумаган. Минемчә, Мәскәү Кремленнән ниндидер күрсәтмә булгандыр.

Руслан Мартагов
Бүген Чечня Русия субъекты булып саналса да, асылда бәйсез дәүләт булып яши. Ягъни сүздә Рамзан Кадыйров Русия бөтенлеген кайгырта, ә гамәле - Чечен республикасын мөмкин кадәр бәйсез итү. Һәм Русиядән аерылу өчен аның рәсми сүзе генә кирәк.

Чыннан да, Чечня бүген чынбарлыкта бәйсез дәүләт дияргә була. Әмма моны Кадыйров түгел, ә Путин әфәнде үзе эшләде. Монда милли лидер дип аталучы бу кешегә “рәхмәт әйтергә” кирәк. Әмма Русия белән беректәшлек Мәскәүдән Чечнягә акча килеп торганчы гына дәвам итәчәк. Яки берәрсе акылына килеп, Чечняда тәртип урнаштырырга керешкәнче дәвам итә ала бу бергәлек.

Чечняда Русиягә каршы фикерләр бар мени хәзер?

Хакимияткә элекке сепаратистларны китергәч, нәрсә көтәргә кала инде? Аларда бик шул ук фикерләү, шул ук омтылышлар. Танылмаган Ичкерия республикасының бригада генералы Әхмәд Закаев үз вакытында: «Кадыров тирәсендәгеләрнең 70%-ы безнең кешеләр», дип юкка гына әйтмәде. Моны Чечен парламентының кайбер депутатлары да раслады.

Димәк, Кадыйров Җәһәр Дудаев дәвамчысы булып чыга инде, бар аермасы - Мәскәү белән генә дус яши?


Әйе, ул Дудаев, Масхадов сораган өстенлекләргә караганда да күбрәк алды. Дөрес, ул моңа ничектер үзе иреште. Шулай да аны Мәскәү артыннан этеп торды. Беренче карашка бу сәер хәлне аңлап та булмый. Чөнки Кремль үзенә-үзе көндәш ясый кебек. Әмма чечен сугышлары тарихын карасак, алар һәрвакыт Русиянең үзендәге ниндидер эчке сәяси мәсьәләләрне хәл иткәндә көчәеп китә. Ягъни чечен мәсьәләсен тиешле бер вакытка кадәр кысып тотып була. Аннан аны үз вакыты җиткәч көчәйтеп җибәрәләр. Кичектерелгән, туңдырылган низаг бу, аны көйләп була һәм кирәк чакта кызу стадиясен кабызып җибәреп була. Шул ыгы-зыгы вакытында губернаторларны алыштырып, сортирлар турында сөйләшкән кешене Русия президенты итеп сайлатып була.

Татарлар президент сүзенә ябышып ята, Татарстан президентын алар “безнең президентыбыз” дип йөртә. Ә чеченнарда хәл башкачарак. Алар президентны Мәскәүдән куелган ялчы, "наместник" итеп кабул итә. Чеченнар өчен иң олы кеше булып имам санала. Кадыйровның президент сүзе урынына имам сүзен куллана башларга теләве халыкка ошарга теләвеннән түгел микән?

Рамзан Кадыйров президент булса да, имам булса да, халыкка ошый алмый. Ул Мәскәү куйган кеше һәм аны халык шулай кабул итә. Аның имам буласы килүе – минем космонавт буласы килүем кебек. Имамны сайлап куялар, аны дини белеменә карап кына түгел, шәхси сыйфатларына карап та сайлыйлар. Ул халык арасында танылырга, дан казанырга тиеш. Рамзанны имам итеп сайласалар, аның уза алмаячагы турында сөйләп торырга да кирәкми.

Аның әтисе Әхмәд Кадыйровны (башта бәйсезлек өчен сугышса да, икенче чечен сугыш вакытында Русия ягына чыкты. Чечня президенты булганда 2004 елда үтерелде) заманында мөфти дип игълан иттеләр. Әмма мөфти булып канунсыз сайлануын әйтергә оныттылар. Аны мөфти итеп Дудаев, Масхадов, Басаев билгеләде. Ә президент итеп, малаен билгеләгән кебек, Владимир Путин утыртты. Әмма мөфтиләрне билгеләмиләр, сайлап куялар. Шуңа сепаратистик Чечня хөкүмәте һәм федерал хакимиятнең халыктан аерылуы гади күзгә дә күренә. Тарих тагын кабатлана башлады.

Чечнядан аермалы буларак Мәскәү Татарстан белән Башкортстанда президентларны бик җиңел алыштыра. Мисал өчен, Башкортстанда берничә көн эчендә президент Мортаза Рәхимовны алып ташлап, яңа җитәкче китереп куйдылар. Ни өчендер Мәскәү Чечняга алай кагыла алмый?


Миңтимер Шәймиев белән Мортаза Рәхимов өчен хакимият үлем белән яшәү түгел. Алар президентлыктан киткәч тә тыныч яши. Ә Рамзан Кадыйров өчен хакимият – яшәү, ә аннан китү - үлемгә тиң. Бүген аны президентлыктан алсалар – ул иртәгә мәет. Чөнки аны күпләр аулый. Бу бер булды.

Икенчедән. Соңгы ике елда Чечняда Хисап пулаты комиссиясе килеп, федерал хакимияттән бүлеп бирелгән акчаларның ничек тотылуын тикшерү нәтиҗәләрен әйтә алмыйбыз. Чечня ул хәзер шул акчаларны кимерү, “откат”лар алу полигоны. Кара дип әйтмәсәм дә, караңгы бер тишек. Юкка гына мәрхүм Әхмәд Кадыйров: “Бирелгән акчаның 50%-ы Мәскәүдә кала”, дип әйтмәде. Әгәр мине халыкка каршы килеп, президент итеп Мәскәү билгеләгән икән, мин халыкка алдында түгел, Кремль алдында җаваплы булам. Ягъни ул хакимияттә калыр өчен бөтенесен эшләячәк. Мәскәүгә акчаның бер өлешен дә кире бирәчәк, теләсә нинди мөрәҗәгатьләр кабул итәчәк, ни тели шуны эшләячәк. Әмма Шәймиев белән Рәхимов моңа бармас иде, чөнки алар 100% булмаса да, үзләренең халыклары алдына җаваплы булды. Менә алар арасында нинди аерма.

Руслан әфәнде, сез Чечнядагы вәзгыятьне Татарстан һәм Башкортстан белән чагыштырып карамыйсызмы?

Бу республикаларда барган вакыйгаларның кайберләрен чагыштырып була. Бүген Мәскәүдә ничек кенә тарышмасыннар, барыбер Русия Кремль ярдәме белән җимерелеп бара. Милли республикаларда вакыйгалар бер үк структурада барачак. Кайберләре үзбилгеләнү ягыннан алга китәр, кемдер бераз калышыр – юл барыбер бер. Бүген инде Дагыстанда милли үзенчәлекләр нигезендә хәрбиләр җыю башланды.

Узган гасыр ахырында Русиядә милли революцияне татарлар башласа, XXI гасырда аны чеченнар, Кавказ тәмамлый алайса?


Бу урында чеченнар дип сөйләшү берникадәр дөрес түгел. Чеченнарны моны башларга этәрәләр. Зур урыс-Кавказ сугышының 1993-1994 елларга әзерләнгәнен аз кеше белә. Әмма сепаратизмга каршы булган чечен оппозициясе аркасында сугыш зурга китмәде. Ул вакытта чечен оппозициясе 500 кешесен югалтты. Шулай да бүген оппозицияне Чечнядагы сәясәттән ераклаштырдылар. Бүген Чечняда гына түгел, бөтен Төньяк Кавказда, аннан тыш та ниләр майтарылуын күрәбез.

Быел Татарстанның һәм Чечняның бәйсезлек декларациясен кабул итүенә 20 ел тула. Сезнең өчен бу юбилеймы?


Бу датаны Русия хакимиятенең тилерү көне буларак билгеләр идем. Бер илдә яши торып суверенитет игълан итүгә барып җитәргә кирәк иде бит?! Әмма саташу ныгыды һәм көчәйде. Декларация ярдәмендә генә Мәскәү белән элемтәләр булдырып булмый. Күп кан коелуын теләмәсәк, башка юллар эзләргә кирәк. Чеченнар бу юлдан узды инде, без моннан гарык булдык. Андый декларацияләр баштан ашты. Бу хәл бөтен Русиядә башланса, Алла сакласын, нәрсә буласын күз алдыма китерәм.

Ничек уйлыйсыз, якын киләчәктә Төньяк Кавказда нинди хәл күзәтелер?

Әгәр хәзерге сәясәт алып барылса, Төньяк Кавказ Русиядән аерылачак. Бу котылгысыз, барысы да шуңа таба бара.
XS
SM
MD
LG