Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай көндәлеге. Сигезенче көн


Дубайда бүген соңгы көнем. Диңгездә коенып, 12 сәгать 30 минутта бүлмәм ишеге төбендә басып тора идем инде. Ләкин бүлмә ачылмый. Рецепшенга төшәм. Ул миңа матур елмаеп 14 доллар түләргә кирәклеген әйтә. Бу бит 500 сум чамасы. Бирәсе килми бит. Өстәмә түләү алу вакытын Мила дөрес аңлатмаган, димәк, әллә мин дөрес аңламаганмын? Ярты сәгать өчен 500 сум. Акча чыгарасы килмичә күңелсезләнеп торам.

Шулчак рецепшенга бер кара тәнле кеше килеп сүз катты. “Проблем” дигән сүзен генә аңладым. Аның да проблемы бар микәнни? Баксаң, ул минем “проблем” өчен борчыла икән. Миңа борылып “мөслимә?” диде, аннан “Фәләстин? Иран?” дип кайсы илдән булуымны тәгаенләде. Русиядән дигәч бик аптырап: “ Үзбәкстан,Таҗикстан?” дип санап китте. “Юк ,Татарстан, Казан”, дидем мин.

Ул мин түләргә тиешле акчаны түләгән икән. Кем инде ул миңа? “Кем түләде инде минем өчен?”- дип исемен беләсем килгән иде. “ Аллаһ!” диде. Пәйгамбәребезнең мөселманнар бер-берсенә, кешеләргә ярдәмчел булырга тиеш дигән әхлакый күрсәтмәсен үтәгәндер. Аллаһның рәхмәте булсын аңа.

Аэропортка озатучы ир-егет тә мөселман иде. Индонезиядән. Минем мөслимә булуыма шулкадәр куанды, исемемнең мәгънәсе матур булуы хакында сөйләде.
Мәскәүнең Домодедово һава аланы

Боинг очкычы ап-ак кояшлы илдән үз ватаныма алып китте. Домодедово аэропорты... Мәскәүнең Казан вокзалы... Казан вокзалы... Бөтенләй башка мохит, ничаклы аерма. Мәскәүнең Казан вокзалында инде мин Дубайның матурлыгын, чисталыгын, аракы, сыра парлары булмаган һавасын сагындым.

Разыя Әхмәтҗанова
Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн
XS
SM
MD
LG