Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов: Татар халкының киләчәге турында уйлыйбыз


Казанда бөтен Русия татар имамнары җыены башланды. Камал театрында узган чарага президент Рөстәм Миңнеханов килде. Ул дин, тел мәсьәләсеннән тыш, октябрь аенда узачак җанисәптә татарлар санын киметмәскә чакырды.

“Милли яшәеш һәм дин” җыенына Русиянең 40-тан артык төбәгеннән 700 имам җыелды. Әлеге җыенның төп максаты – традицион исламны пропагандалау, дини һәм милли тормышны бергә алып бару һәм татарларның бердәмлеген ныгыту.

Имамнар җыенында Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Баш мөфти, Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы җитәкчесе Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Госман Исхакый, татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе рәисе Ринат Вәлиулллин, татар зыялылары, язучылар, галимнәр катнашты. Җыен Коръән уку белән башланды. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Илдус Фәиз укыды.

Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин Рөстәм Миңнехановка Коръән китабы бүләк итте. Президент Коръәнне кулына алгач, Камал театрына җыелган дин әһелләре тәкбир әйтә башлады.

Президент динне һәм телне саклау турында

Президент Рөстәм Миңнеханов динне, телне, гореф-гадәтләрне, ислам динендә татар факторын саклау мәсьәләләренә тукталды. Кайбер төбәкләрдә татар имамнарын мәчетләрдән кысрыклап чыгаруга каршы чара күрергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов
“Әлбәттә, без – һәммәбез дә татар кешеләре, татар халкының бүгенге көне һәм киләчәге турында уйлыйбыз. Әмма күп гореф-гадәтләр югалып бара, телне онытабыз. Безнең телне, динне саклый торган урын – ул мәчетләр, мәдрәсәләр. Соңгы елларда Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә күп мәчетләр торгызылды, мәдрәсәләр оешты. Минем уемча, безгә аларның эчтәлеге белән ныклап эшләргә кирәк. Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә эшләүче имамнар тиешле, дөрес белем алырга тиеш. Ә без моның өчен шартлар тудырырга, аларга Мәскәүдә, Казанда, Уфада белем алырга мөмкинлекләр булырга тиеш. Әгәр кадрлар әзерләү белән шөгыльләнмәсәк, артта калачакбыз.

Бүген ислам динен террорчылык, башка начар әйберләр белән бутыйлар. Бу ислам диненә тап төшерә. Әмма бу татар мәчетләренә хас әйбер түгел. Без моны кабул итмибез, бу беркайчан да бездә булырга тиеш түгел. Әйтергә теләгән сүзем шул: безнең ислам дөрес, чиста булырга тиеш. Сезнең белән бергәләп әзерләгән кадрлар шушы эшне алып барсын”, диде президент.

Рөстәм Миңнехановның имамнар җыенындагы чыгышы – милләт, тел, дин мәсьәләләре турында киң җәмәгатьчелек каршында ясаган беренче чыгышы.

Татар саны кимергә тиеш түгел

Рөстәм Миңнеханов октябрь аенда узачак халык санын алуга да тукталды. Аның сүзләренчә, төбәкләрдәге имамнар халык арасында бик дәрәҗәле шәхесләр, шуңа җанисәп кампаниясен бергәләп үткәреп җибәрергә кирәк.

“Татар халкының көче бердәмлектә. Русиядә татарлар икенче халык. Октябрьдә узачак җанисәптә без татар санын киметергә тиеш түгел. Мин сездән үтенеп сорыйм, халык санын алуга игътибарлы булыйк.

Имамнар җыенында Рөстәм Миңнеханов чыгышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00
йөкләү


Икенчедән, идеология мәсьәләсе. Безнең дөрес идеология булырга тиеш. Газетмы, журналмы, интернет сайтлармы – бу эшкә аерым игътибар бирергә кирәк. Мөселманнарга нинди идеология җиткерәбез – шуннан аның нәтиҗәсе булачак. Шуңа бу әйберләр турында сөйләшергә сезне җыйдык. Монда Татарстан, Башкортстан хөкүмәтләре зур ярдәм күрсәтергә тиеш. Менә шушы җыеннарны бер тәртипкә кертә алсак, аның файдасы булыр. Без бердәм булырга, элемтәдә торырга, бер-беребезне ишетә белергә тиеш. Шул вакытта эшебез дөрес булыр”, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Госман Исхакый Шәймиев сүзеннән чыкты

“Милли яшәеш һәм дин” җыенында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да сүз алды. Әмма аның ни турында сөйләвен әйткәнче, Госман Исхакыйның 2010 елда дүртенче тапкыр мөфти булып сайлану тарихын искә алырга кирәк. Мөфти сайлау корылтае 2010 елның 27 февралендә узды. Анда элекке президент Миңтимер Шәймиев тә катнашты. Президент корылтайда аңлашылырлык итеп, татарларга хас булмаган дини юнәлештә торган имамнар безнең арада булмаска тиеш дип әйткән иде. Шулай да Госман Исхакыйның имамнар җыенында ачыктан-ачык татарларга ят дини юнәлешне яклавы ачык сизелде. Мөфти чит илдә укып кайткан имамнарның аннан гыйлемлерәк, гарәпчәләренең дә мөкәммәл булуын әйтте.

“Мин аларны ничек эшсез йөртим инде”, ди мөфти.

Мөфти моның белән генә чикләнмәде, залда утыручылар арасында да Сөгүд Гарәбстанында укып кайтучы билгеле хәзрәтләрнең исемнәрен саный башлады. “Хәзер алар да ваһабимыни инде”, ди мөфти.

Шулай итеп, Госман Исхакый Шәймиевнең корылтайда әйткән сүзләренә каршылык күрсәтә башлады. Бәлки, моңа инде Шәймиевнең президент булмавы да сәбәпчедер.

Бүген башланып киткән җыен 18 сентябрьдә тәмамлана. Имамнар Камал театрында “Яшь йөрәкләр” спектаклен карый. Аларга “Пирамида”да Болгар шәһәрен торгызу проектын да тәкъдим итәчәкләр.
XS
SM
MD
LG