Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ саклану калканын Төркиягә урнаштыруны тәкъдим итә


НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары җыены
НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары җыены

Бу атна Брюссельдә очрашкан НАТО рәсмиләре бердәм саклану калканы системын булдыру мәсьәләсен карады. Әлеге план буенча саклану калканының бер өлешен Төркиягә урнаштыру тәкъдим ителә.

Пәнҗешәмбе көнне Брюссельдә узган НАТО җыены кысаларында Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу белән АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, АКШның НАТОдагы вәкиле Иво Даалер һәм АКШ саклану министры Роберт Гейтс бергә очрашты.

НАТО җыены барышында очрашкан Төркия һәм АКШ югары рәсмиләре Вашингтонның саклану калканы планы турында махсус сөйләшүләр алып барды.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен ракета һөҗүмнәреннән саклану өчен НАТОның бердәм системасын булдыруны хупларга чакырды.

НАТО башлыгы Фог Расмуссен НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары белән булган җыенда, "НАТОга әгъза илләргә куркыныч янавы билгеле мөмкинчелекләр барланган һәм бу программа чыгымнары кабул ителерлек дәрәҗәдә", дип сүзен башлады.

Расмуссен сүзләренә караганда алдагы атналарда барачак очрашулар НАТОның бердәм саклану калканы планы язмышына тагын да ачыклык кертәчәк.

Калкан системасын Төркиядә төзү планы

Төркия үзендә саклану калканы төзелгән очракта монын илнең бер генә өлешен түгел, бөтен өлешен саклый алырлык көчтә булуын һәм дошманны гамәленнән ваз кичерә алачак сыйфатта булуын тели. Шул исәптән Анкара НАТО беректәшләренә куркыныч янаган илләрне исеме белән атарга да каршы тора.

Бу кайгыны Иран белән үсә барган икътисади мөнәсәбәтләр белән дә бәйләп була. Соңгы 10 елда Төркия күршеләре белән проблемаларны бетерү өлкәсендә шактый көч сарыф итте. Күршеләр белән генә түгел Якын Көнчыгыш һәм элекке совет илләре белән мөнәсәбәтләрне җанландыра.

Төркия әлегә карарсыз


Ләкин НАТОдагы кайбер әгъза илләрнең бердәм саклану калканы системына карата карары билгесез. Алар моның күп акча таләп итәчәген һәм моның атом тырышлыкларын туктaтуга өлеш кертмәячәген алга сөрә.

Мисал өчен Төркия үз белдерүендә барлык НАТО әгъзаларына чыннан да конкрет бер куркыныч янавы исбатланган очракта гына мондый бер планны хуплаячагын әйтә.

Шулай да АКШ саклану министры Роберт Гейтс планның хуплануы мәсьәләсендә оптимистик карашта тора.

Гейтс фикеренчә Дәүләт саклану калканына өстәмә буларак кушылачак система, бары тик идарә итү мәханизмын берләштерүгә бәйле, монын өчен акча бүленгән. Ул 85-150 миллион еврога төшәчәк.

Калкан өчен Төркия мөһим

Брюссель саммитыннан бер ничә көн элек АКШ саклану министрлыгы югары рәсмие Джемс Тоунсенд Төркиянең карарының хәл иткеч булуын һәм Төркия рәсмиләренең бу тәкъдим турында җитди уйлануын әйткән иде.

АКШ саклану министрлыгының Европа һәм НАТО сәясәте буенча җаваплы югары вәкиле Джим Тоунсенд "ракета янауларының кайдан килә алачагын күзаллаган очракта, Төркия беренче сафта урын ала. Географик яктан Төркия, ракета калканы системының кайбер өлешен урнаштыру өчен уңайлырак булыр иде" дип әйткән иде.

Таунсенд, "Төркия НАТОда башыннан бирле бик көчле һәм әүзем әгъза булды. Шул уңайдан Төркия белән бу хакта хезмәттәшлек итү безнең өчен бик гадәти әйбер, Төркия рәсмиләре бу хакта уйлана, аларның бу тәкъдимне кабул итәчәгенә өметем зур дип белдерде.
XS
SM
MD
LG