Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда протестчылар белән полиция арасында бәрелешләр булды


Франция башкаласы Парижда пенсия реформасына каршы урам җыенында катнашучылар полициягә ташлар атып бер машинага ут төрткәч полиция аларга яшьләндерү газы сипте.

Франциядә бүген янә илкүләм эш ташлау чарасы игълан ителде. Урам җыеннары һәм йөрешләр илнең 200дән артык шәһәрендә үтәчәк, дип хәбәр итте һөнәр берлекләре.

Транспорт һәм нефть сәнәгатенең инде бер атнадан артык эшләмәве аркасында транспорт челтәре эше бозылды һәм ягулык җитми башлады.

Президент Николя Саркози пенсия реформасыннан баш тартмаячагын белдерде.

Бу атнада канун өлгесенең Сенатта каралуы көтелә.
XS
SM
MD
LG