Accessibility links

Япониядә Татарстан химия корылмасы турында $1 миллиардлык килешү имзаланды


Япониядә Татарстаның Менделеев шәһәрендә карбамид ашламалар җитештерүче химия корылмасы төзү һәм анда җиһазлар урнаштыру турында бер миллиард долларлык өчьяклы килешү имзаланды.

Азия Тын Океан икътисадый хезмәттәшлек оешмасы саммиты үткән Йокоһама шәһәрендә Татарстан, Япония һәм Кытай ширкәтләре арасында килешү имзалау тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм саммитка килгән Русия президенты Дмитрий Медведев та катнашты.

Килешү Татарстанның “Аммоний” ширкәте белән Mitsubishi Heavy Industries, Sojitz Corporation һәм China National Chemical Engineering Group ширкәтләре арасында имзаланды.

Зур күләмдә аммиак, метанол һәм карбамид җитештерәчәк бу корылма 2015 елда эшли башлар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG