Accessibility links

Шәймиев президент атамасын бетерү канунына шик белдерә


Миңтимер Шәймиев
Миңтимер Шәймиев

Җомга көнне "Ватаным Татарстан" газетында басылып чыккан әңгәмәдә Миңтимер Шәймиев хакимият фиркасе җитәкчелегеннән чыгу теләге турында белдерә, аның эш алымнарын тәнкыйтьли, президент атамасын бетерү канунын шик астына куя.


Соңгы вакытта Миңтимер Шәймиевнең исеме матбугатта күбрәк "Яңарыш" вакыфы эшчәнлегенә бәйле рәвештә телгә алына. Ара тирә, агентлыклар соравы белән ул сәяси мәсьәләләргә карашын белдерә иде. Әмма соңгы вакытларда республика хакимиятенә, агымдагы вакыйгаларга, Русия һәм дөнья дәрәҗәсендәге хәрәкәтләргә карата фикерләре мәгълүмат чараларында чагылыш тапмый.

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең вазифадан китүенә, яңасы – Рөстәм Миңнехановның бу урынга билгеләнүенә март ахырында бер ел тула. Шушы дата уңаеннан бирелгән сорауга җавап биргәндә, республиканың иң абруйлы сәясәтчесе хәзерге җитәкчелеккә карата тәнкыйть сүзләреннән тыелып калды.

Президентны – "уңышлы эшләүче җитәкче", парламент башлыгын "тәҗрибәле кеше" дип атый ул. Хөкүмәт башлыгын "әзерлекле", район башлыкларын "тормышны күргән", "җаваплы шәхесләр", дип әйтә Миңтимер Шәймиев.

"Бердәм Русия" җитәкчелегеннән китү

Шәймиев әлеге әңгәмәдә сәяси амбицияләренең булмавы, алдагы сайлауларда берничек тә катнашырга җыенмавы хакында белдерә. Үзе нигез салган "Бердәм Русия" фиркасенең эшендә дә ул элекке кебек актив катнашырга җыенмый икән.

Миңтимер Шәймиев

"Рәистәш булып калырга җыенмыйм. Партиянең Югары советы, президиумы бар, анда эшләргә кирәк бит. Ә мин – ялдагы кеше. Партия эшендә актив рәвештә катнашырга исәбем юк. Партиядә калып, аның җитәкче органыннан китәргә җыенам. Чираттагы Съезд барышында гариза бирермен дип уйлыйм", ди Миңтимер Шәймиев.

Татарстандагы "Бердәм Русия" әгъза саны белән Русиядә беренче урында тора, сайлауларда да республика бик югары процентлар, халык яклавын тәэмин итә. Әмма "президент" атамасын бетерү, мәгариф стандартларыннан милли төбәк компонентының алып ташлануы, төбәк җитәкчеләре сайлавын туктату "Бердәм Русия" фиркасе хуплавы белән тормышка ашырыла.

Шуларны истә тотып, газет хәбәрчесе Илдар Миргалимов: "Бүген фиркагә карап, без нинди монстр тудырганбыз, дигән фикер тумыймы Сездә?" дигән сорау бирә. Бәлкем башкасына исәп тотарга кирәктер, ди ул.

Миңтимер Шәймиев хәбәрчесе белән килешеп: "Бу сорау үзебездә дә туа", ди. Әмма аның фикеренчә, бу үзгәрешләр хакимият фиркасеннән башка да килеп чыгар иде.

Шул ук вакытта, Татарстанның беренче президенты үзе нигез салган “Бердәм Русия” фиркасенә тәнкыйть белдермичә дә калмый.

"Бер партиядә дә катнашмасаң (нәрсә генә дисәң дә, "Бердәм Россия" иң зурысы бит!), тагын да начаррак булыр иде. Шул ук вакытта "Бердәм Россия" парламентта күпчелекне тәшкил итсә дә, илдәге икътисадка һәм сәясәткә тиешле тәэсире җитеп бетми. Менә шул хакта уйланырга кирәк.

Думада карарны ул кабул итә, әмма партиянең үз позициясе, программа максатларын тормышка ашыруда ныклыгы җитми, үз йөзе барлыкка килә алмады. Ул нишләптер һаман кайбер сәяси юнәлешләрдә "сул" тарафка, коммунистлар өлешенә тартыла. Ә минем электән үк дәлилләп әйткәнем бар: "Бердәм Россия" – ул уң-үзәк партия булырга тиеш", дип белдерә Миңтимер Шәймиев.

Татарстан "президент"тан баш тартмый

Әңгәмә барышында ул "президент" атамасын бетерү канунына карата да фикерен белдерә. Миңтимер Шәймиевнең әйтүенә караганда, Татарстанда "президент" атамасыннан якын арада баш тартырга җыенмыйлар.

"Миңа билгеле булганча, республиканың йогынтылы киң җәмәгатьчелеге "президент" атамасы мәсьәләсендә ашыкмый әле. Президент дип атамаска кушкан закон – бәхәссез закон түгел! Чөнки субъектларда дәүләт органнары нинди булырга тиешлеген хәл итү – субъектларның бары тик үз хокуклары. Аны республиканың Дәүләт Советы карарыннан башка беркем дә үзгәртә алмый. Ачып карагыз 73нче, 77нче, 85нче маддәләрне!" дип, Конституция текстына карап, дәлилләп сөйләгән Миңтимер Шәймиев.

Аерым республикаларның әлеге атамадан инде баш тартуын ул "аларның үз эшләре" дип атый. Гомумән, моның хакында "Русия президенты тәкъдим генә ясады" дип әйтә Татарстанның беренче президенты.

Шулай ук, аның фикеренчә, республикаларны да беркем бетерә алмый. "Аның өчен референдум уздырып, конституцияне үзгәртергә кирәк, алар моңа бармас", дип саный ул.

Татарстан белән Башкортстан президентларының уртак карашы

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев Башкортстан белән Татарстанның хәзерге мөнәсәбәтләренә дә фикерен белдерә.

Президентлар Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитовның ике республика арасындагы килешүне имзалаганнан соң, 2010 ел

"Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичның Башкортстанга рәсми сәфәре, минем фикеремчә, зур сәяси әһәмияткә ия, чөнки тугандаш Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән аларның төп ике республика мөнәсәбәтләренә карашлары бүгенгә уртак, теләктәшлек белән сугарылган. Бүген иң мөһиме – конкрет чаралар аша ике тугандаш халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итү", дип әйтә ул.

Әлеге әңгәмәдә Миңтимер Шәймиев "чыгышы белән татар булган россиян" ясау мәсьәләсенә тискәре фикерен кабатлап, милли сәясәт, демократияне үстерү кирәклеген белдерә.

"Демократия шартларында яшәргә телибез икән, чын мәгънәсендә федерация булырга тиеш. Унитар Россиядә демократия була алмый. Минем ана телем, милләтем – тумыштан ук алынган хокукым, аңа беркем дә тия алмый", ди ул.

Һәркем үз эшен башкарамы?

"Ватаным Татарстан" газетында бу әңгәмә басылып чыкканчы ук, матбугатта Миңтимер Шәймиевнең вазифадан китүенә, Рөстәм Миңнехановның президент эшенә керешүенә бер ел тулу, аның бүгенге роле турында фикер белдерүләр күренгән иде.

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов үзенең баш мәкаләсендә Шәймиевнең дәүләт киңәшчесе вазифасында иреклерәк фикерләр әйтә алуын, үзенең аерым карашы турында турыдан-туры белдерүе турында язып чыкты.

Шул ук вакытта, Әхмәтов президент Миңнехановның сәясәткә бөтенләй катнашмавына, аның Федераль үзәк белән бернинди каршылыклар булмавына игътибар итә. "Болар икесе – яхшы берлек", дип саный сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG