Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенә – 20 ел


Удмуртия ТИҮнең беренче рәисе Мәсгуд Гаратуев
Удмуртия ТИҮнең беренче рәисе Мәсгуд Гаратуев

21 мартта Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оешуга 20 ел тула. Республика күләмендә татарларны берләштереп, аларны бер максат – телебезне саклап калу өчен хезмәт итү зур казаныш. 26 мартта үтәчәк корылтай төрле төбәкләрдән җыелган актив милләттәшләребезгә үткән ике дистә елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар билгеләү өчен баскыч булачак.


Татар милли хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр һәм аларның эшен дәвам итүчеләр турында Тукай сүзләре белән:

“Татар бәхете өчен мин җан атармын,
Татар бит мин, үзем дә чын татармын”, дип әйтергә мөмкин.

Дөрестән дә, республика тарихында, милләттәшләребез күңелендә бу ике дистә ел татар халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә зур эшләре белән кереп калды. Удмуртия ТИҮнең беренче рәисе Мәсгуд Гаратуев бу хакта болай искә алды:

“Удмуртия татарлары республика тарихында беренче тапкыр бергә җыелды. Корылтайда Удмуртия күләмендә татар иҗтимагый үзәге булдырылды. Үзәкнең рәисе һәм әгъзалары сайланды. “Яңарыш” газетасының мөхәррире итеп Фәрсил Маһиянов билгеләнде. Шушы елдан соң Глазов, Воткинск, Сарапул, Камбарка, Можга, Юкамен һәм башка районнарда татар иҗтимагый үзәкләре Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең бүлекләре булып бер устав һәм бер план буенча эшли башладылар. Безнең максат – Удмуртиядә татарлыкны саклап калу. Шуннан соң ТИҮ 20 ел халыкка хезмәт итте. Мәгариф, мәдәният өлкәсендә күп кенә эшләр башкарылды. Массакүләм мәгълүмат чаралары булдырылды”.

Фнүн Мирзаянов
ТИҮнең беренче елларыннан ук актив әгъзасы Ибраһим Биектаулы беренче корылтайда катнашуын, ул гына да түгел, аны алып баруы хакында искә алды. Ибраһим ага архивында беренче корылтайга җыелган кешеләрнең исемлеге һәм башка язмалар да саклана икән.

Беренче корылтайдан соң республиканың төрле төбәкләрендә татар үзәге бүлекләре оештырыла. Алар милләттәшләребезнең үзаңын үстерү юнәлешендә эш башлый.

Мәсгуд ага Гаратуев "ТИҮ уңышлы эшләп китүенең нигезе – оешманың идарәсен Милли мәҗлес яки парламент дәрәҗәсенә күтәрелү" дип билгеләде. Идарәгә бик актив милләттәшләребез сайлана. Алар атна саен җыелып, киңәшләшеп республика татарларының ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча планнар кабул итә. Аларны гамәлгә ашыру буенча барлык көчләрен куеп эшли. Мәсгут ага беренче елларда ТИҮнең мәгърифәт бүлеген җитәкләүче Фәнүс Газизуллин, мәгариф бүлеге рәисе Диния Закирова, аеруча мәктәпләрдә татар теле укыта башлаган укытучылар Фәридә Кашапова, Рәмзилә Ганиева, Нурания Нәбиуллина, Рәсимә Садыйкова, Вәсилә Хәкимова рәхмәтле. Алар меңләгән балаларны руслашу чиреннән коткарып калды.

Шулай ук ТИҮ тарих бүлеге рәисе Резедә Әхмәтвәливага һәм мәдәният комиссиясе җитәкчесе Светлана Кайсинаның эшләренә дә югары бәя бирде Мәсгуд Гаратуев.

ТИҮ милли эшләрен дәвам итүче, оешманың бүгенге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов остазларының сүзен куәтләп, болай диде:

“Вазифаны алу гына түгел, әгәр дә йөрәгендә татарлык хисе булмаса, бу тармакта эшләп булмый. Беренче чиратта мин үзебезнең остазларыбызга рәхмәтле. Алар кабызган учакны без дөрләтеп яндырып торырга тырышабыз. Алдан бирелгән юнәлеш безнең өчен кыйбла иде. Бу – татар мохитен саклап калу. Дөрес, замана үзгәреп тора, милләтара ызгышлар да булып алды Русиядә. ТИҮнә һөҗүм итүләр дә булды. Әмма без ТИҮ конструктив позициясен саклап, Удмуртия моделе итеп алып барырга омтылдык. Без Мәсгуд ага Гаратуев һәм башка өлкән аксакалларыбыз белән һәрвакытта да эшебезне киңәшләшеп алып бардык”.
Республиканың татарлар күмәк яшәгән төбәкләрендә татар үзәгенең филиаллары барлыкка килде. “Алар татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә күп эш башкарды. Татар телендә бик күп чаралар оештырылды. Аларның саны да, эшләренең сыйфаты да артты. Әмма аларны күтәрү өчен корылтайда эш планы кабул итәргә тиеш”, дип өстәде Фнүн Мирзаянов.

Мәгълүмат кыры булдыру шарт итеп куелды

ТИҮ әгъзалары халык белән элемтә булдыруны шарт итеп куя. Шуңа да ТИҮ Удмуртиядә информация чаралары – радио, телевидение һәм газета булдыруны максат итеп билгели. Беренче карашка бу, гамәлгә ашыра алмаслык теләк, хыялда гына калмый.

Башта Удмурт радиосында татар телендә “Очрашу” тапшырулары яңгырый башлый. Беренче өч елда радиотапшыруларын эфирга Ирек Хисаметдинов әзерләп, алып барды.

Аннан соң Удмуртия дәүләт телевидениесендә “Хәерле кич!” тапшыруы эфирга чыга. Озак та үтми, татар газетасы “Яңарыш” пәйда була. Шулай итеп Удмуртиядә Русия регионнары арасында беренчеләрдән булып татарларның мәгълүмат кыры барлыкка килә. Алар халыкны берләштерүдә зур роль башкара.

“Яңарыш” газетасы егерме ел эчендә иҗатка тартылган бик күп милләттәшләребезне берләштерде, аларга үз иҗат җимешләрен газета битләрендә генә түгел, хәтта аерым китаплар нәшер итү өчен дә мөмкинлекләр табылды. Биш автор: Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, Гөлфия Исхакова һәм Әлфирә Низамова Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләренә әгъза итеп кабул ителде. “Тагын берничә авторыбызны бу мактаулы исемгә лаек булу өчен әзерлибез”, дип уртаклашты шагыйрь Ибраһим Биектаулы.

Үзәкнең максаты – балаларда милли рух тәрбияләү

Милли хәрәкәтнең бу юнәлештәге эше – зур казанышларының берсе. Республика мәктәпләрендә милли белем һәм тәрбия бирүнең кирәклеген 80нче елларда халык санын исәпкә алуда катнашкан татар теле укытучысы Диния ханым Закирова яхшы аңлаган.

“Өйдән-өйгә йөрдек. Татар гаиләсендә үсүче яшүсмерләр тулысынча руслашкан иде. Анкетада алар туган телен рус теле дип яздырды. Бик сирәк гаиләдә татар телендә сөйләшергә мөмкин булды. Шуңа да, мин татар сыйныфларына балалар туплауда актив катнаштым. Бурычыбыз – балаларга телебезнең матурлыгын аңлату, гореф-гадәтләребез нигезендә балаларны тәрбияләү”, дип уртаклашты Диния ханым Закирова.

ТИҮ шәһәр һәм районнарда ата-аналар арасында аңлату эшләрен башлап җибәрә. Төрле чаралар уздыра. Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасында беренче татар төркеме туплана. Соңрак Ижау шәһәренең 215нче, 116нчы, 19нчы бакчаларында, Глазов, Камбарка, соңрак Воткинск һәм Можгада татар һәм катнаш гаиләләрдән малай-кызларны татар төркемнәренә даими җыя башладылар. Шушы ук елларда мәктәпләргә дә татар сыйныфларына ата-аналар сабыйларын китерделәр.

Татар теле укытучысы Фәридә Кашапова
Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы Фәридә Кашапова туксанынчы елларда башында татар телен факультатив буларак өйрәтә башлап, һәм ата-аналар арасында эшләүләре хакында сөйләде. Икенче елга татар сыйныфларына балалар җыюлары хакында җиткерде. Балалар саны хәтта егерме биштән (бер сыйныфка егерме биш бала гына кабул итәргә мөмкин булган) артып та киткән. Кайбер ата-аналар үпкәләп китүләрен искә алды Фәридә Кашапова.

Ветеран укытучы Диния Закирова өстәп, ана теле һәм әдәбияты дәресләре өчен ул елларда атнасына биш сәгать бирелүен әйтте. (Соңгы елларда ана теле дәресләре атнасына өч сәгатькә калды). Ул елларда бик күп ата-аналар белән эшләвен дә җиткерде. Шулай ук ата-аналар үзләре кичәләрнең темасын тәкъдим итеп, аларны әзерләүдә үзләре дә актив катнашуларын искә алды.

Ул елларда укытучылар барлык мәктәпләрдә дә балаларга дәресләрдә белем бирү белән генә чикләнмиләр. Шулай ук шәһәр һәм республика күләмендә күпсанлы төрледән-төрле чаралар үткәрелүен дә онытмаган ветеран укытучы Диния Закирова

Татар телен укыта башлаган елларда балалар белән эшләү өчен уку әсбаплары, күргәзмә материаллар туплау да җиңел генә булмаган. Укытучылар үзләре Казаннан дәреслекләр, укыту әсбаплары алып кайткан.

Татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова
Бүген укытучылар дәресләрне замана таләпләренә туры китереп алып бара. Элек күргәзмә материаллар аз булса, бүген сыйныфларда компьютерлар, шкафлар тулы китаплар, Ижау шәһәре татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Рәсимә Садыйкова хәзер укытучыларның мультимедия системасы нигезендә дәресләр алып бару мөмкинлеге тудырылуын җиткерде. Кирәкле материаллар тупланган лазер тәлинкәләр белән Удмуртиянең мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф министрлыгы да ярдәм итүен җиткерде. Үзләре дә Казанга барган саен күпләп кирәкле әсбаплар җыеп кайталар икән.

Соңгы елларда балаларны татар сыйныфларына туплау кыенлашты. “Беренчедән, балалар саны кимеде. Икенчедән, бердәм имтиханнар бирү гамәлгә кертелүе дә үз ролен уйный”, дип уртаклашты Фәридә Кашапова. XXI гасыр балалары татар телендә бөтенләй дә сөйләшә белми, шулай да ата-аналар милли сыйныфлар ачылган очракта балаларын ул сыйныфларга китерергә тырыша. Шуңа да әлегә кадәр Ижау шәһәренең 10нчы,12нче,55нче мәктәпләрендә татар сыйныфларына ел саен балалар кабул ителде. Бу сыйныфларга башка милләт вәкилләре - азәрбәйҗаннар, таҗиклар да үз ул-кызларын китерә икән.

Беренче елларда татар сыйныфларына балалар җыю эшен Удмурт дәүләт университетында һәм Ижау педагогика көллиятендә татар бүлекләре ачылуы да үз нәтиҗәсен бирде. Республикада балалар бакчасы-мәктәп-югары уку йортында милли белем алу системасы булдырылды. Кызганыч, Удмурт дәүләт университетында татар бүлеге эшен туктатты, педагогика көллиятендә дә быел студентлар соңгы елын укыйлар.

1996 елда ТИҮ, аның беренче президенты Мәсгуд ага Гаратуев тырышлыгы нәтиҗәсендә элеккеге 20нче татар мәктәбе төзекләндерелеп, анда татар гимназиясе ачылды. Гимназия Гөлзирә Әхмәтшина җитәкчелегендә бу бинада дистә елдан артык эшләде. Ул шәһәр һәм республика күләмендә казаныш тапты. Гимназия укучылары Русия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә җиңү яулады, ә уку йорты бер миллион сумлык грандка ия булды. Бүген гимназия Ижау шәһәренең 38нче мәктәбе бинасында эшен дәвам итә. Аны хәзер Гөлчәчәк Әхмәтова җитәкли.

ТИҮ яшьләрне дә берләштерде

Үсеп килүче буынның ихтыяҗларын канәгатьләндерү нияте белән татар иҗтимагый үзәге республика күләмендә егет-кызларны да берләштерде. 1994 елда татар үзәге канаты астында “Иман” татар яшьләре берлеге дә оештырылды. Туксанынчы еллар башында биеп, җырлап аралашу өчен җыелган яшьләр, милли һәм сәяси оешмага берләште. “Иман” татар яшьләре берлегенең беренче рәисе итеп Ирек Шәрипов сайланды.

Бүген “Иман” татар яшьләре берлеген оештыруны иҗтимагый үзәкнең, аның җитәкчесе Мәсгуд ага Гаратуевның алдан күрә белүчәнлеге дип бәяли яшьләр.

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов “Иман” яшьләре берлегенең беренче елларда зур чаралар оештырып, анда 300ләп кызлар-егетләр катнашуын билгеләп үтте. “Ул елларда бу хәл зур казаныш дип саналды. Ә бүген яшьләр үз эшләрен башкача алып барырга омтыла. Алар интернетта аралаша. Мисал өчен, бүген даими аралашып торучы 1800 егетләр-кызлар бар. Гомумән, бүген милли оешмага яшьләр үзләренең киләчәген кайгыртып килә”, дип билгеләп үтте Ирек Шәрипов.

Татар мәктәбе, милли мәгълүмат чаралары, милли оешмалар һәрберсе мөстәкыйль рәвештә, әмма уртак бер хәрәкәт булып, бер юнәлештә эшли. Шуңа да милли хәрәкәтнең киләчәге дә өметле.

Киләчәк – музейларда

Милли хәрәкәт вәкилләре республикада яшәүче татарларның тарихын да мәңгеләштерүне үзенең эш планына кертә. Алар да кәгазьдә язылган юллар булып кына калмый. Удмуртиянең милли музеенда, кайбер районнарда татарлар тарихына багышланган бүлекләр барлыкка килә. Үсеп килүче буынга ата-бабаларыбыз тормышын, көнкүрешен өйрәнер өчен музейларда күп кенә мәгълүмат тупланды.

Удмуртиянең Милли музее штатына милләттәшебез Резедә Әхмәтвәлиеваның кабул ителүе дә татарлар тормышын тасвирлаган әйберләр туплауда зур уңышка китерде. Татарларга багышланган даими күргәзмә эшли.

Республиканың милли музеенда ике дистә ел дәвамында татар халкының тарихына багышланган чаралар да күп оештырылды. Башка экспозицияләрдә дә татар халкының көнкүреш әйберләре күрсәтелә. Киемнәр һәм борынгы китапларны музейга милләттәшебез Фәнүс Газизуллин да күп тапшырды. Аның ярдәмендә татарлар тормышын өйрәнгән өлкәне өйрәнүче Гата Котдусовның коллекциясе дә милли музейга кабул ителде.

Фәнүс Газизуллин
Егерме ел элек республикада татар китабын сатып алу, татар җырлары язылган кассета табу зур проблема иде. Бу бушлыкны милләттәшебез Фәнүс Газизуллин хәл итте. Ул Татарстан нәшриятләре, татар редакцияләре белән элемтә булдырды. Татар китаплары, кассеталары белән Удмуртиядә яшәүче татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерде.

Бу елларда татар мәдәниятенең үсеш алуын сәхнәдән дә күзәтергә мөмкин иде. ТИҮ республикада татар җырларын башкаручыларын да барлады. Фестивальләр татар җыр сәнгатенә күп кенә егет-кызларны тартты, аларның сәхнә осталыгы да елдан-ел үсте. Халык яратып кабул иткән башкаручылар Ирек Мөхәммәтҗанов, Таңсылу Бәйрәмгулова һәм тагын бик күп яңа исемнәр күп туды. Ә шулай да ТИҮ үсеп килүче буын белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирде.

1994 елда Светлана Кайсина татар үзәгенең мәдәният комиссиясен җитәкли. Ул шәһәрнең сәнгать мәктәпләрендә укучы талантлы малай-кызларны татар музыка сәнгатенә тарту өчен төрле алымнар кулланып эш итә. Иң беренче чиратта сәнгать мәктәпләрендә музыка уен коралларында уйнарга өйрәнүче балалар өчен фестивальләр оештыруга күп көч куйды. Шушы бәйгеләргә мәктәпләрнең рус укытучылары да татар балаларына татар композиторлары әсәрләрен өйрәтә башлады. Шулай итеп, күпсанлы малайлар-кызлар татар музыка сәнгате аша үз халкына якынайды.

Милли үзаңны үстерү зарур

Татар үзәге зур чараларга дин әһелләрен чакыруны гадәткә кертте. Алар милли эшләргә үз фатихасын бирде. Дөрестән дә, республикакүләм чаралар һәрвакыт азан тавышыннан, вәгазьдән башланды. Үзәкнең идарәсендә һәрвакыт дини комиссия эшләде. Ул комиссияне күп еллар Рәшит Ситдиков җитәкләде.

Удмуртия татар үзәге мәчет әһелләре белән бергә Ижауда яңа мөселман зираты өчен урын алуда, зиратта өмәләр оештыруда актив катнашты.

Резедә Әхмәтвәлиева
Татар үзәгенең нәтиҗәле эшләвенә милләттәшләребезнең активлыгы ярдәм итте. Заводлардан кирәкле техник җиһазлар сатып алу, башка кирәкле әйберләр ясату – боларны барысын да милли җанлы милләттәшләребез башкарды. Шундыйлардан Нәдил Әхмәтҗанов. Ул туксанынчы еллар башында шәһәрнең бер заводында җитештерелгән магнитофоннарны сатып алырга ярдәм итте. Аларны татар сыйныфлары һәм балалар бакчаларына бүләк иттеләр.

Шундый милләттәшләребез саны күп булды. Шулай ук эшкуарлар милли чараларны уздыруда, бүләкләр алуга өлешен кертмәсә, аларның күбесе булмый калыр иде. Бүген иҗтимагый үзәк финанс комиссиясен ныгыту юлларын эзли.

Киләчәктә дә татар үзәге халыкны берләштерү өчен эш юнәлешен үзгәртергә тиеш дигән фикердә ТИҮ Мактаулы президенты Мәсгуд Гаратуев. Милләттәшләребезнең үзаңын үстерү буенча системалы рәвештә эш алып барырга кирәк:

Беренче чиратта – радио, телевидение һәм газета республикада яшәүче татарларның үзаңын үстерү өчен һәм урыслашу чиреннән котылу буенча бер план төзеп эшләргә тиеш.

Икенчесе– ТИҮ Русия һәм Удмуртия җитәкчеләренә республикада яшәүче татарларның мохтаҗлыклары турында хатлар язып торырга.

Өченчесе – мәктәпләрдә татар сыйныфлары һәм балалар бакчаларында татар төркемнәрен ел саен ачарга.

Дүртенчесе – татар халкының үзаңын үстерү өчен фәнни конференцияләр оештырырга.

26 мартка билгеләнгән корылтай бәйрәм генә булмас. Ул республика төбәкләреннән җыелган актив милләттәшләребезгә үткән ике дистә елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар билгеләү өчен баскыч булыр.
XS
SM
MD
LG