Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман яшьләре ”Хизб ут-Тәхрир”ны рәсмиләштерү өчен көрәшә


Линар Вахитов
Линар Вахитов

Башкортстанда бер төркем мөселман яшьләре Русиядә тыелган ”Хизб ут-Тәхрир” фиркасен рәсмиләштерү өчен көрәшә. Алар фиркане тыю турында 2003 елда чыгарылган Югары мәхкәмә карарын көченнән чыгаруны таләп итә.


Фиркане рәсмиләштерү тарафдарлары басымнарга да дучар. Болар хакында активистларның берсе Линар Вахитов Азатлыкка шуларны сөйләде:

“2011 елның 17 мартында кичен Уфадагы бер фатирда дини бәйрәм билгеләгәндә 30дан артык мөселман егетләре кулга алынды. Аларны башкаланың Октябрьский районының эчке эшләр бүлегенә алып килделәр. Бер тәүлек буе ач тотып, сорау алып, кайбер егетләргә көч тә кулланганнан соң чыгардылар.

Без 25 март Салават Юлаев һәйкәле янында каршылык чарасы уздырдык. Анда 500гә якын кеше катнашты. Без Русиядә мөселманнарга каршы башланган масштаблы репрессияләрне, мөселманнарга экстремист ярлыгы тагуны туктатуны таләп иттек. Мөрәҗәгать Русия җитәкчелегенә, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы һәм иминлек хезмәтләренә җибәрелде. Ләкин басымнар туктамады.

6 апрель таң белән чираттагы кулга алулар, тентүләр узды. Анда сорау алуларда җәзалау ысуллары да кулланылды. Мәсәлән, электр тогын куллану, башка бүрек кидереп, скотч белән борын-авызны ябу, эчкә һәм башка сугулар, кулны артка бәйләп, аякларны бөккән хәлдә башны көчләп аска идерү, кан чыкканчы җеп белән бармакны кысу. Сорау алучылар коточкыч оятсызлыкка да барып җитте. Алар бәдрәфкә барырга сораганнарга бәдрәф кәгазе урынына Коръән битләрен ертып алып баруны таләп итте.

Соңгы кулга алулар 23 май узды. Анда берничә хатын-кызны кулга алып, көне буе сорау алу үткәрделәр. Берничә хатын ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга мәҗбүр булды. Без экстремистлар түгел. Без ислам канунннарын тирән аңлап, Мөхәммәт пәйгамбәр кушкан хак юлдан барырга телибез. Хакимиятләргә күндәм мөселманнар кирәк. Ә без үз фикерләребезне ачык әйтү, гадел һәм ирекле булуны яклыйбыз”.
XS
SM
MD
LG