Accessibility links

ТИҮ мөселман яшьләрен яклый, фронтка керми


Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре халык фронтына керү мәсьәләсен тикшерә
Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре халык фронтына керү мәсьәләсен тикшерә

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы булып үтте. Анда ике мәсьәлә каралды – мөселман яшьләрен яклау һәм халык фронтына керү мәсьәләсе.


Беренчесе – мөселман яшьләрен яклау мәсьәләсе. Хәбәр итүебезчә, бер төркем мөселман яшьләренең йортларында тентүләр узып, алардан сорау алулар үткәрелгән иде. Мөселман яшьләре сорау алуларның канунны бозып, куркытып-янап үткәрелүен белдерде. Әлеге төркем Русиядә тыелган Хизб ут-Тахрир фиркасе тарафдарлары булуда, экстремистлыкта тикшерелә.

Линар Вахитов
Утырышта зыян күрүче яшьләр вәкиле Линар Вахитов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул диния нәзарәтләренең үзләренә ярдәм итәргә куркуларын, аларның хакимияткә хезмәт итүләрен ирештерде. “Без экстремистлар түгел. Бу экстремистлыкка каршы тикшерү бүлегенең эшсез калудан куркып, кыскартылмау өчен уйлап чыгарып буш гаеп тагулары дип исәплим”, диде.

Милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, алар җәмәгатьчелек оешмалары берлегендә бу мәсьәләне карап әлеге хәлләрне тикшерү өчен комиссия төзелгән. Мөселман яшьләренең мөрәҗәгатьләре Башкортстан президенты, прокуратура, иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыкларына җибәрелгән. Утырышта мөселман яшьләрен яклап мөрәҗәгать кабул итәргә, каршылык чарасы үткәрергә карар ителде. Пикет бу атна азагы — шимбә Уфаның Совет мәйданында узачак.

Утырышта икенче каралган мәсьәлә – Путинның халык фронтына татар оешмаларының керүен тикшерү булды.

Кадерле Имаметдинов
Узган шимбә халык фронтының координация шурасы төзелгән иде. Аңа кергән 20 җәмәгатьчелек оешмасы һәм хәрәкәтләр арасында татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге дә бар. Әлеге берлеккә ике дистәгә якын татар оешмасы керә.

Утырышта катнашучы татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов бу чарага чакырылмавын, чөнки үзенең башка позициядә торуын белдерде. Аның сүзләренчә, барлык татар оешмаларының да Путин фронтына керүе дөрес булмас иде.
XS
SM
MD
LG