Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан – ат чабышы үзәге


Ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек, ди халык. Быел исә милли бәйрәм көнне генә түгел, аннан алда да зурлап ат чабышы уздырылды. 25 июньдә Русия президенты бүләге уйнатылды.


Чараның гомуми бүләк фонды 28,5 миллион сум тәшкил итте. Оештыручылар сүзләренә караганда, 9 бәйгедә катнашу өчен 178 ат арасыннан 132 аргамак сайлап алынган.

Әлеге тамашаны карарга дип, федераль түрәләр, Татарстан президенты һәм хөкүмәт әгъзалары, Чечен президенты Рамзан Кадыйров, Әрмәнстан президенты Серж Саргсян һәм башка төбәк башлыклары, югары дәрәҗәле кешеләр җыелды.

Җомга кичен, Казан ипподромына күпләп тамашачы җыелганчы ук, “Рус аргамагы” бүләге иясе билгеле булган иде. Ростов өлкәсеннән килгән Патрон кушаматлы айгыр бу узышта беренче килде.

Бәйге башланыр алдыннан да белгечләр Патронга өстенлек бирде. Алар фикеренчә, Ростов өлкәсеннән китерелгән айгырның көндәшләре арасында Оджар (Ставрополь крае), Капланбәк (Үзбәкстан) һәм Ахбазан (Дагыстан) кушаматлы юртаклар бар. Фаразлар чынга ашып, Патрон һәм аның җайдагы 500 мең сум акча отты.

Икенче итеп “Казан ипподромы” бүләгенә үткәрелгән узышта исә белгечләр Лемон Дроп Кидның тайлары: Лемон Шот һәм Лемон Лав Кидка өстенлек бирде. Әмма чабыш башлану белән Татарстан эчке эшләр министрлыгының “Динамо” ат спорты комплексының Шахин кушаматлы аты алда булды.

Соңгы борылыштан соң исә беренчелеккә Казан данын яклаучы Лемон Шот һәм Лемон Лав Кид чыкты. Нәтиҗәдә Лемон Лав Кид кушаматлы ат беренче килде. Бу атның җайдагы Казан шәһәре мэрының улы 15 яшьлек Таһир Метшин иде. Бу Таһирның беренче зур җиңүе булды.

“Универсиаданы каршылап” бүләгенә үткәрелгән бәйгедә Русиянең иң яхшы спринтерлары катнашты. Бәйгедә Фатих Сибагатуллин исемендәге “Норлат ат заводы” юртагы беренче килде.

Стартка кадәр Вольяж, Куриче һәм Серебряный бор кушаматлы айгырлар беренче урын өчен көрәште. Әмма борылыштан соң финиш сызыгына Куайт Энд Дейнджер алдынгы булды һәм финишка кадәр бер атны да уздырмады.

Шулай ук бу көнне “Идел буе федераль бүлгесе” бүләгенә Радон (Карачай-Черкес республикасы), “Казан шәһәре” бүләгенә Майндрим (Краснодар өлкәсе), “Татарстан республикасы” бүләгенә Галимхан (Мәскәү өлкәсе) кушаматлы атлар ия булды.

Соңгы узышта исә Русия президентының 10 миллион сумлык бүләге уйнатылды. Әйтергә кирәк, Дмитрий Медведев әлеге чабыш башланырга берничә минут кала гына килеп җитте. Ипподром алдында Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре зур кунакларны көтеп торса да, президентларга аларның матур бизәкле киемнәрен, җыр-биюләрен күрергә насыйп булмады.

Төп чабышта Әрмәнстан, Абхазия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Украина, Русия төбәкләреннән Татарстан, Башкортстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мари иле, Волгоград, Ростов, Тверь һәм Краснодардан килгән юртаклар көч сынашты.

Старттан кузгалып киткәндә Блю Роккис (Тверь) алдан барса, соңгы борылышта Джокер (Башкортстан) кушаматлы ат аны узды. Әмма финиш юлында Таҗикстаннан килгән Король алга чыгып, беренче килде.

Кичке 6да башланган ат чабышлары төнге 12дә җиңүчеләр хөрмәтенә аттырылган бәйрәм салюты белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG