Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда рус теле Русиядәгедән дә яхшырак укытыла


Бердәм дәүләт имтиханы бланкы
Бердәм дәүләт имтиханы бланкы

Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстан укучылары бердәм дәүләт имтиханын 12 фәннән яхшырак тапшырган. Русия төбәкләренә караганда да, Татарстан укучыларының баллары күбрәк.


Аеруча рус теленнән укучылар БДИны әйбәтрәк биргән. Татарстанда рус теленнән уртача балл 62,4 булса, Русия буенча – 60 балл.

Рус теленнән 100 баллны исә быел Татарстаннан барлыгы 54 укучы җыйган, шуларның дүртесе татар мәктәбен тәмамлаучылар икән.

Укучыларның рус теленнән БДИны яхшырак тапшыруы педагогик коллективларның әйбәт укытуы, шул исәптән, укучыларның үзләренең дә БДИга җитдирәк әзерләнүе белән бәйле, ди Мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин.

“Чынлап та рус теле буенча шушы уртача баллның артуы, әлбәттә, педагогик коллективларның, укучыларның үзләренең бик тырышып эшләүләренең күрсәткече булып тора, чөнки бүгенге көндә бердәм дәүләт имтиханын биреп кенә, үзенең тормышын югары уку йортлары тормышы белән бәйли алуны аңлый алар.

Һәм, әлбәттә, әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелеп бара. Шуңа күрә, бер яктан, моңа җаваплылык арту дип карарга кирәк. Икенче яктан, педагогик коллективларның алдынгы технологияләрне куллануы.

Шушы бердәм дәүләт имтиханы системасына мәктәпләрнең инде ияләшеп баруын да әйтергә кирәк, чөнки ул яңа күренеш түгел, ә тормышка хәйран кереп киткән әйбер”.

Татарстанда инглиз телен начаррак беләләр

Русия белән чагыштырганда, күпчелек фәннәрдән нәтиҗәләр яхшырак булса да, инглиз, испан телләреннән, җәмгыять белеменнән Татарстан укучылары имтиханны начаррак тапшырган.

Укучыларның инглиз теленнән баллары түбән булуы республикада борчу уятты. Чөнки 2013 елда узачак Универсиада Татарстан халкыннан инглиз телен яхшы белүне таләп итә. БДИ нәтиҗәләренә күрә, быелдан мәктәпләрдә инглиз телен укыту программасын камилләштерү күздә тотыла.

Укучылар имтиханга төгәл фәннәр сайлый

Укучылар арасында быел төгәл фәннәрдән имтихан бирүчеләр саны да арткан икән.

“Шуны әйтергә кирәк, быел безнең төгәл фәннәрдән имтихан бирү күләме артты, шул ук химия, физикадан. Моны базар шартларында, гомумән, хезмәт базары ихтыяҗларына игътибар бирү белән аңлатып була.

Чөнки, чыңлап та, бүгенге көндә һуманитар өлкә түгел, ә киресенчә, төгәл, табигый фәннәр белән бәйле булган өлкәләр кадрларга мохтаҗ. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаучыларның шушындый юнәлешкә игътибар итүе – безнең өчен уңай күренеш”.

Узган ел белән чагыштырганда, быел республикада 100 балл җыючылар саны да арткан. 2010 елда 74 укучы булса, быел 102 укучы БДИны 100 баллга тапшырган. Аларның бишесе милли мәктәпне тәмамлаган.

Иң югары балларны берьюлы икешәр фәннән алучылар да бар. 100 балл җыючыларның күбесе исә рус теленнән булган. Математика белән информатикадан, гомумән, 100 балл алучы булмаган.

Кагыйдә бозу очраклары да аз түгел

Бу көннәрдә Казанда бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Федераль күрсәткечләргә караганда, Татарстан укучылары быел имтиханнарны, аеруча рус телен, Русия төбәкләреннән күпкә яхшырак биргән.

Иң югары баллны җыючыларның күпчелеге Казаннан. Шулай ук Чаллы, Әлмәт, Балтач, Түбән Камадан алучылар да бар.

Бердәм дәүләт имтиханы вакытында кагыйдә бозу очраклары да аз түгел. Күбесенчә телефон, фотоаппаратлар куллану күзәтелгән. Апас районында исә укучыларның тәрәзә аша биремнәр белән флэшкалар атуы, махсус кешеләрнең ул биремнәрне чишәргә булышу очрагы теркәлгән, канун бозу очракларының берсе дә игътибарсыз калмады, ди Данил Мостафин.

“Бернинди канун бозулар игътибарсыз калмады. 44 чыгарылыш укучысы төрле элемтә чаралары кулланган өчен имтиханнан чыгарылды, чөнки канун аны быел катгый тыя, 26 кешегә аерым административ эшләр булдырылды".

Төп фәннәрдән быел 21 меңнән артык укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Аттестат алмаучылар саны быел 512, әмма узган елга караганда мәртәбәгә азрак, ди Данил Мостафин.

Шулай итеп, Татарстанда быел бердәм дәүләт имтиханы уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Укучыларның, аеруча рус телен яхшы бирүе республикада телнең югары дәрәҗәдә укытылмавы турындагы борчуларның юкка булуын дәлилләде.
XS
SM
MD
LG