Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Абдуллаев: театрга багышланган гомер


Рөстәм Абдуллаев кулында Оренбур татар театрының 1905 елда оешуы турындагы таныклык
Рөстәм Абдуллаев кулында Оренбур татар театрының 1905 елда оешуы турындагы таныклык

Татарстан белән Башкортстаннан тыш, Оренбур татар театры Русиядә эшләп килүче бердәнбер татар дәүләт драма театры. Аның режиссеры, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаевка 7 августта 65 яшь тулды.


Рөстәм әфәнде Абдуллаев 22 ел дәвамында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының сәнгать бүлеген җитәкли.

Рөстәм Абдулаевны туган көне белән беренчеләрдән булып театрга ярдәм итү максатыннан оешкан “Берлек” фондының Багучылар шурасы әгъзалары котлады.

“Оренбур татар театрын тергезүдә, аны аякка бастыруда һәм үстерүдә, театрның уңышлы эшләп килүендә Рөстәм әфәнденең өлеше зур”, диде "Берлек” фонды рәисе Мөхтәр Хәсәнов.

Театрга бина бирелгәннән соң да, 22 елның 18 елы төзекләндерү эшләренә китә. Филармониянең янгыннан соң калган бинасы 1989 елда татар театрына бирелә.

Төзекләндерү эшләреннән соң бу бина хәзер танымаслык итеп үзгәрде: заманча сәхнә, 300дән артык тамашачы сыярлык тамаша залы, инновацион технологияләргә туры килерлек ут һәм тәрҗемә әсбаплары бар.



“Оренбур татар театры һәрвакыт Татарстан ярдәмен тоеп яшәде”, дип сөйләде Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе.

Рөстәм Абдуллаев – тумышы белән Әстерханнан. Гомерен музыка белән бәйләргә тиешле егетнең тормышын Әстерханга гастрольгә килгән Камал театры үзгәртә. Театрда үткән 38 ел эчендә Татарстанның Әлмәт, Казанның күчмә һәм Оренбур театрлары сәхнәләрендә 70тән артык спектакль куелды. Гастрольләрнең географиясе дә киңәйде: Татарстан, Башкортстан, Самара, Төмән, Чиләбе, Казакъстан һәм көз айларында яңадан Әстерханда булачак.

Татар театры Оренбур җирлегендә халыкның милли аңын кайтаручы үзәккә әйләнде. Сәхнә остасы буларак, Рөстәм Абдуллаев мәктәбе талантлы яшь артистлар тәрбияләде.

106 еллык тарихы булган театр эшчәнлегенә әйләнеп карасак, театрны яңадан тергезү эшләре 22 ел элек өч кешедән башлана. Алар арасында Рөстәм әфәнденең тормыш иптәше, Русиянең атказанган артисты Люция Абдуллаева да бар.

Бүгенге көндә театрда 20гә якын артист эшли. Араларында Русия, Татарстанның атказанган артистлары, мәдәният хезмәткәрләре дә бар. Татар театрының чишмә башы булган Оренбур театры милләткә хезмәт итүен бүгенге көндә дә дәвам итә.
Оренбур театрының иҗади төркеме
XS
SM
MD
LG