Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Төркмәнстан бәйрәмен котлады


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Узган атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төркмәнстанның мөстәкыйльлек көне тантаналарында катнашты. Бу сәфәр эшлекле сөйләшүләр уздыруга күнеккән ике республика җитәкчеләренең бәйрәмнәрдә дә бергә булуларын күрсәтте.


27 октябрь көнне Төркмәнстан республикасы мөстәкыйльлек игълан итүенә 20 ел тулу көнен тантаналы чаралар белән билгеләп үтте. Үзендә Татарстанда җитештерелә торган КамАЗ йөк машиналарын сату үзәге булган, нефть чыгару һәм мәгариф өлкәсендә Татарстан белән хезмәттәшлек итүче Төркмәнстанның бу бәйрәменә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Төркмәннәр 20 еллыкны бәйрәм итте.

Татарстан президентын төркмән гореф-гадәтләре белән каршыладылар
Татарстан президентын төркмән гореф-гадәтләре белән каршыладылар
Миңнеханов Ашхабад сәфәренә зур гына түрәләр вәкиллеге белән барды. Алар арасында “Татнефть” ширкәте җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, “КамАЗ” ширкәте башлыгы Сергей Когогин, “Ак Барс Банк” рәисе Роберт Мусин һәм башкалар бар иде.

Төркмәнстанга 26 октябрь көнне килеп төшкән Татарстанлылар, 27 октябрь иртәсендә иң башта республиканың мөстәкыйльлек монументына чәчәк бәйләмнәре салды. Аннан соң мөстәкыйльлекнең 20 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм парадын карады.

Миңнеханов шул ук көне Төркмәнстан журналистлары белән дә очрашты. Аның сүзләренә караганда, Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләр көннән-көн тирән тамыр җәя бара.

Төркмәнстанга “КамАЗ”, Татарстанга укучы

"Безнең эре ширкәтләребез монда эшчәнлек алып бара, Төркмәнстан шәкертләре Татарстанда белем ала: әлеге эшләр ике республика арасындагы хезмәттәшлеккә үзеннән зур өлеш кертә", дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан президенты Төркмәнстанның мөстәкыйльлек монументына чәчәк бәйләме сала
Татарстан президенты Төркмәнстанның мөстәкыйльлек монументына чәчәк бәйләме сала
Ул, Төркмәнстан матбугат вәкилләренең сорауларын җаваплап, республика президенты белән очрашуда, аның Төркмәнстанда яшәүче татарларга карата яхшы мөнәсәбәттә булуы өчен рәхмәт белдерәчәген дә әйтте. Очрашуда шулай ук КамАЗ йөк машиналарын сату, “Татнефть” ширкәте эшчәнлеге, кораб төзү тармакларында барган хезмәттәшлек темалары да күтәреләчәк.

Миңнеханов сүзләренчә, Төркмәнстан башлыгы белән очрашуда ике республика арасындагы мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге хезмәттәшлек турында да сөйләнәчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдовның очрашуы 27 октябрьдә президент сараенда булды.

Миңнеханов матбугат әһелләренә Бирдемөхәммәдов белән очрашачагын һәм нинди темалар хакында сөйләшәчәкләрен белдерсә дә, бу очрашуда төгәл ниләр сөйләшенгәне хакында соңыннан әйтелер, мөгаен.

Төркмәнстанда хәрби парад
Төркмәнстанда хәрби парад
Чөнки соңгы вакытларда Бразилия, Сингапур һәм Австралия сәфәрләреннән соң президент ярдәмчесе, Татарстан тышкы элемтәләр департаменты директоры Искәндәр Мөфлиханов, республика массакүләм мәгълүмат чараларын җыеп, тулырак мәгълүмат җиткерә торган иде.
XS
SM
MD
LG