Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның милли сәясәте: “урыс татарлары”, “урыс әрмәннәре”, “урыс азәриләре”...


Дүшәмбедә Путин милли сәясәт мәсьәләсен Кисловдоскида үткән форумда да күтәрде
Дүшәмбедә Путин милли сәясәт мәсьәләсен Кисловдоскида үткән форумда да күтәрде

Бүген Русия җәмәгатьчелеге Владимир Путинның Русиядәге милли мәсьәләгә багышланган мәкаләсе турында фикер алыша. Премьер-министр һәм илбашына нәмзәт Путин дүшәмбедә “Независимая газета”да дөнья күргән мәкаләсендә милли мөнәсәбәтләр турында яза.


Путин фикеренчә, урыслар – Русиядә төп милләт, һәм алар илдәге башка халыкларны берләштереп тора. Шул ук вакытта Путин Русия федерациясенең күпмилләтле дәүләт икәнен таный.

Урыслар, Русияне хасил итүче төп милләт буларак, дәүләтне берләштерә. Үзенең теле һәм мәдәнияте белән урыслар урыс булмаган әрмәннәрне, урыс азәриләрен, урыс алманнарын, урыс татарларын бердәм итә. Урыс мәдәни коды урысларның үзләренә генә түгел, Русиядә яшәүче башка милләтләргә дә хас. Әлеге мәдәни кодны һичшиксез тулыландырырга, үстереп торырга кирәк. Ни өчен? Чөнки Путин фикеренчә, Советлар берлегендә яшәгән гражданнар чит илгә чыккан вакытта башкаларга үзләрен татар, украин яки совет кешесе дип түгел, ә еш кына нәкъ менә урыс дип таныткан.

Мәгарифнең төп бурычы исә урыс телен, урыс әдәбиятын тагы да сыйфатлы итеп укытудан гыйбарәт. Әлбәттә, башка милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре дә онытылырга тиеш түгел. Владимир Путин әнә шулай яза. Тик мәгариф системасында милли компонент ни дәрәҗәдә зур булырга тиеш – ул хакта премьер-министр ләм-мим.

Путин фикеренчә, федераль органнар системасында милли үсеш һәм милләтара тотрыклылык өчен җаваплы булган аерым структура булдырылырга тиеш. Күп кенә күзәтүчеләр әлеге структураны милләтләр эшләре министрлыгы булачак дигән фикердә тора.

Путин фикеренчә, республикаларның үзләренең аерым сәяси фиркаләр оештыру хокукы булырга тиеш түгел. Андый сәяси хәрәкәтләр федерацияне таркатачак кына. Русиядә яшәүчеләр исә иң элек Русия гражданнары, ә инде аннары гына теге яки бу милләт һәм дин вәкилләре булып тора.

"Урыс татарлары" булгач, "татар урыслары" да була аламы?

Шул ук вакытта Путин үзенең мәкаләсендә Русия төбәкләренең төрле булганын телгә алып, теге яки бу төбәккә килгән кешеләрне җирле мәдәни һәм тарихи йолаларга ихтирам белән карарга чакыра. Урыс һәм башка милләтләрнең гореф-гадәтләренә ихтирам белән карау мәслихәт, ди ул.

Татарстанның рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе, республика мәктәпләрендә рус теле сәгатьләрен арттыруны таләп итеп берничә митинг оештырган Александр Салагаев Путин сүзләре белән килешә. “Әлбәттә, мәсәлән, Татарстанга яшәргә килүчеләр татар телен ипи-тозлык белергә тиеш. Әйтик, безнең республикага күченеп килгәннәргә “Исәнмесез!”, “Сау булыгыз!”, “Рәхмәт!” кебек сүзләрне шундук өйрәнергә кирәк. Бу нисбәттән мин Путин сүзләре белән килешәм. Мине башка әйбер борчый. Ул үзенең мәкаләсендә милли җинаятьләр турында сүз йөртә. Имеш, җинаятьчел этник төркемнәр чәчәк ата. Кызганыч, Путин ул төр җинаять белән көрәшү ысулларын шәрехләмәде. Хәер, мәхкәмә белән прокуратура ришвәткә баткан вакытта мондый көрәшнең булуы да мөмкин түгел”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә Салагаев.
XS
SM
MD
LG