Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Сәфәровны эшеннән алды


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Русия президенты Дмитрий Медведев полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәровны Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасыннан азат итү турындагы фәрманга кул куйды.

Кремль матбугат үзәге хәбәр итүенчә, әлеге фәрман имзаланган көненнән үк үз көченә керә.

Сәфәров бу вазифадан китәргә теләк белдереп гариза язуы турында 5 апрельдә белдергән иде. Ул “Дальний” полиция бүлегендә булган хәлдән соң ук эштән китмәвен үзенчә аңлатты.

Кайбер күзәтүчеләр аның вазифасыннан алынуы бары тик вакыт мәсьәләсе генә дигән фикердә иде.

Казандагы "Дальний" бүлегенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның үлеменнән соң Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итеп Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.

Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы итеп вакытлыча Рафаил Гыйлмановны билгеләде. Гыйлманов 2011 елдан башлап Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгының урынбасары - полиция башлыгы вазифаларын башкара иде.

XS
SM
MD
LG