Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коткаручы Гайсә чиркәве акча эшләү һәм юу урынына әйләндерелгән


22 апрельдә Коткаручы Гайсә чиркәвендә динне яклау гыйбадәте
22 апрельдә Коткаручы Гайсә чиркәвендә динне яклау гыйбадәте

“Московские новости” газеты Коткаручы Гайсә гыйбадәтханәсенең Рус православ чиркәвенә карамавын ачыклады. Чиркәү Русиянең төп христиан бинасының бер өлешен арендага гына алып тора.

Якшәмбе көнне Рус православ чиркәве, Коткаручы Гайсә чиркәвенә моңа кадәр дини чараларда күрелмәгәнчә күп халык җыеп, динне яклау гыйбадәте үткәрде. Барлыгы 65 меңләп диндар килгән дип хәбәр ителде.

Нәкъ шул ук вакытта диярлек Коткаручы Гайсә чиркәве тирәсендә тагын бер зур шау-шу туды. “Московские новости” журналистлары әлеге гыйбадәт йортына кереп урнашкан төрле бизнес оешмаларны фаш итте. Чиркәүдәге сарайларның һәм җирнең дә гыйбадәтханәгә карамаганын ачыклады.

Чиркәү үзе аклана

Бөтенрусия һәм Мәскәү патриархы матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Вигилянский, бу язма либералларга чиркәүгә чираттагы һөҗүмнәрен башларга сәбәп булачак, дип әйтте.

Вигилянский сүзләренчә, чиркәү “Коткаручы Гайсә чиркәве” фонды эшчәнлегенә катнашмый. Бу төп гыйбадәт йортына һәм андагы бөтен корылмаларга Мәскәү шәһәре хөкүмәте хуҗа. Вигилянский Коткаручы Гайсә чиркәвенең машина кую урыннарын һәм чиркәүдәге сарайларны арендага бирү дә дин әһелләре эше түгел дип әйтә.

“Коткаручы Гайсә чиркәве” фондының багучылар шурасы бар. Баксаң, бу шурага ике рәистәш җитәкчелек итә. Аның берсе – Мәскәү мэры Сергей Собянин булса, икенчесе – патриарх Кирилл. Бу вазифага патриарх 2011 ел ахырында гына кереште, фондның багучылар шурасы 10 ел эчендә бер тапкыр да җыелып карамаган, дип акланды Вигилянский.

Үзәк зал гына чиркәүгә карый

Әлеге фонд 1990 еллар башында ук оеша. Башта аның исеме “Коткаручы Гайсә чиркәвен торгызуда финанс ярдәме фонды” дип атала. 1994 елдан 2002 елга кадәр йөз меңнәрчә русияле һәм төрле оешмалар чиркәү төзелеше өчен әлеге фондка акча күчерә. 2000 елда гыйбадәтханә төзелеп беткәч, шартлы рәвештә Русия православ чиркәвенә тапшырылса да, фонд бүгенгә кадәр бинаның һәм аның тирәсендәге корылмаларның хуҗасы булып кала.

“Московские новости” язуынча, фонд чиркәүнең төп гыйбадәт өлеше булган үзәк залдан кала бөтен корылмалардан да акча эшләргә тырыша. Бары тик үзәк зал гына чиркәүгә карый. Шул ук вакытта Мәскәү хөкүмәте дә ел саен фондка акча күчереп тора. Шунысы игътибарга лаек, бу акчаның күләме елдан-ел арта. 2007 елда 170 миллион сум күчкән булса, 2011 елда 217 миллионга җиткән. Быел Мәскәү хакимияте әлеге фондка 372 миллион күчерәчәк.

Төрле бүлмәләрне арендага бирү - фонд өчен иң төшемле кәсеп. Мисал өчен, чиркәү әһелләре җыены бүлмәсен бер тәүлеккә арендага алу 450 меңгә төшсә, конференцияләр залы 100 мең сум тора. Машинаңны куеп тору өчен кимендә ярты еллык килешү төзергә кирәк. Ул 80 мең сум тора. Машина кую урынына 305 машина сыя. Шулай ук чиркәүнең зур булмаган күп кенә бүлмәләрен дә арендага алып була. “Московские новости” алтарь өстендә үк “Сезнең ышанычлы киңәшчегез” дип аталган адвокатлар конторасы урнашуын әйтә. Газет шулай ук фонд каршында күпләгән коммерция оешмаларының эшләвен дә санап чыга.

Фонд җитәкчелегендәге бер генә кеше дә “Московские новости” журналистлары белән бу фондның эшчәнлеге турында сөйләшергә теләмәгән.

Патриарх Кирилл – хакимияттәгеләргә якын кеше

Соңгы вакытта төрле социаль челтәрләрдә патриарх Кириллның 30 мең долларлык сәгать киюе зур шау-шу тудырган иде. Көнбатыш журналистлары Кириллның сайланган президент Владимир Путин белән үзгә бер якын мөнәсәбәттә булуы – чиркәүнең гади русиялеләрдән аерылганлыгына ишарәли дип яза. 22 апрель көнне Коткаручы Гайсә чиркәвендә динне яклап үткәрелгән гыйбадәтне Көнбатыштагы матбугат Путин дәүләтендәге чиркәү көчен күрсәтү өчен оештырылган бер чара буларак бәяләде.

Патриарх Кирилл һәм Владимир Путин
Патриарх Кирилл һәм Владимир Путин
Урыс православ чиркәве бу чараны соңгы вакытта чиркәүләрдә булган җәнҗалларга җавап рәвешендә оештырды. Pussy Riot төркеме кызлары февраль аенда Коткаручы Гайсә чиркәвендә ясаган чыгышлары өчен хулиганлыкта гаепләнде һәм алар кулга алынды. Кызлар хәзер мәхкәмә карарын көтә.

Русиянең либераль матбугаты Русия православ чиркәвен һәм бигрәк тә патриарх Кириллны һавалануда һәм Русия җәмгыятендә ни булып ятканлыгын аңламауда һәм кылынган гамәлләренең халыкка ачык булмауда гаепләде. Болар барсы да ришвәтчелеккә корылган дәүләттә православ чиркәве тирәсендәгеләрнең дә бары тик зур акчалар эшләү теләге белән генә янганнарына ишарә булып тора.

Ришвәт күләме дә, караңгы эшләр дә арта

Русиянең хәзерге президенты Дмитрий Медведев бу урыннан китәр алдыннан, 24 апрель көнне ясаган соңгы сүзендә, коррупцияне күз алдында тотып, “бу проблемны бетерү өчен вакыт” кирәк булачак, дип әйтте. Көрәшнең күпмегә сузылачагын белдермәде. Ил җитәкчелегенең ришвәткә каршы көрәш башлавына да әз вакыт узмады. Әлегә нәтиҗәсе генә күренми. Сәясәтчеләр һәм икътисадчылар Русиядәге ришвәт күләменең арта баруын гына әйтә.

Изге Гайсә чиркәве христианнарның изге урыны булып тора. Берәүләр исә аны үзләренең бизнесына әйләндергән. Бу хәл Русиядәге төп чиркәү бинасының да кануни булмаган юл белән акча табу һәм хөкүмәт биргән финансларны юу урыны ителгәнлеген күрсәтә.

Мәскәү һәм Русиянең башка өлкәләрендә киң таралган бу коррупция схемаларыннан Татарстан да читтә тормый. Шул уңайдан, без сәхифәбезне укучыларга мөрәҗәгать итеп, кайда нинди коррупция очраклары һәм схемалары барлыгын хәбәр итүегезне үтенәбез.
XS
SM
MD
LG