Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фәрхәт һәм Фәрхәд” проектында тәнәфес


Байбулат Батулла (с) һәм Ислам Вәлиев (у)
Байбулат Батулла (с) һәм Ислам Вәлиев (у)

Интернетта киң популярлык казанган “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты туктала. Кайчан яңадан чыгасын үзләре дә белмиләр.

Артта 24 бүлем, меңләгән тамашачы калды. Видеоларны гомуми карау ике миллионнан артып китә. Ләкин популярлык югары булуга карамастан, “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты туктала. Билгесез вакытка. Кайчан яңадан чыгасын авторлар әле үзләре дә белми. Бәлки бөтенләй ябылып куячагын да инкяр итмиләр. Бу хакта Байбулат Батулла белән сөйләштек.

– Байбулат, «ФһФ” проекты бетте дип сөйлиләр. Нигә туктарга уйладыгыз?

– Көн дә, төн дә бер үк йөзләрне күрә торгач ара башлыйсың. Бу табигый хәл. Кешенең җаны-тәне ял итәргә тиеш. Шуңа күрә аз гына тәнәфес ясап алырга булдык. Яңа идеялар туплап, яңа форматта икенче сезонны башлап җибәрергә уйлыйбыз. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки икенче сезон булмас та. Бүгенге көндә моны бәян итү авыр, кем әйтмешли, күз күрер.

– Беренче сезон нәтиҗәләре белән канәгатьме?

– Мин үземне тыңларга да, карарга да яратмыйм, ләкин вакыт-вакыт иске бүлемнәрне карыйм да күңелем күтәрелеп китә. Үзем эшләгән әйберләрдән беркайчан да канәгать булганым юк. Бәлки үземә артык тәнкыйтьчел карыймдыр.

– Алдыгызга нинди максат куелды һәм аңа ирешә алдыгызмы?

– Дөресен генә әйткәндә, “кил-апкил” дәрәҗәсендә башланып китте. Бездә мөдир юк, кәгазь эше юк. Башлаганда андый максат куелмады, бары тик җаныбызга нәрсә ошады – шуны эшләдек. Без барыбыз да шундый эгоистлар, чөнки үзебезгә ләззәт алу өчен генә шөгыльләндек. Соңгы нокта куяр өчен эшләнгән 24 нче бүлемне исәпкә алмаганда, 23 өлешен эшләү ләззәт бирде.

– Бу эшкә алынганга үкенмисезме?

– Без моны үз теләгебез белән башлап җибәрдек. Аның нәтиҗәләре белән мактанырлык дисәм дә була бит, чөнки “Вконтакте” сәхифәсендә 26 мең язылучы бар, беренче чыгарылышны 200 меңнән артык кеше караган. Татар проектлары өчен бик яхшы күрсәткеч дип уйлыйм.

– Проект бүгенге көндә барлык чыгымнарны каплар хәлдәме?

– Без моңа беркайчан да коммерция ягыннан карамадык. Кайчак реклам бирүчеләр булды, хәтта аларны да җентекләп сайлап алырга туры килде. Әмма анда да тамашачының күзен “әчеттермәслек” материал булса гына, реклам эшли идек. Алар азмы-күпме керем бирде, әмма бүгенге көндә проект акча китерә торган өлкә түгел. Хәтта Рунетта йөрүче проектлар да күп акча эшли дип уйламыйм. Татар интернетында андый индустрия юк, без ятимнәр. Әкренләп “Исәр кино” дигән тапшыру популярлашып килә. Болардан тыш яшьләр дә төшерә башласа, сыйфаты да булыр иде, акча эшләү мөмкинлеге дә артыр иде. Шәхсән без нидер үзгәртү ягында. Яңа форматта эшләп карыйсы килә.

– Сезне Татарстанда да карыйлар, чит илдә дә карыйлар. Әмма күбрәк Башкортстан татарлары ярата дип беләм. Күптән түгел Башкортстан якларында булып кайттыгыз. Нинди тәэсирләр калды?

– Аны сизенә идек инде. Башкортстан татарлары гына түгел, ә башкортлар да кызыксынып карый. Алар актив тамашачылар рәтендә, чөнки алар тәнкыйтьләрен вә тәкъдимнәрен язалар, элемтәгә керергә тырышалар. Ә инде Казан урамында танучылар еш очрый, ә Уфада тану очраклары шаккатырды.

Башкортстан татарлары безне җылы кабул итә дигән фараз йөри иде, әмма Уфага концерт белән килгән вакытта безне бик җылы каршы алдылар. Уфада яшәүче татарларга һәм башкортларга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Үзләренең дә шундый проект эшләргә теләгәннәрен ишеттек. Бездән киңәшләр сорадылар. Башкортстанда актив яшьләр яши. Бәлки киләчәктә Башкортстан якларында да безгә конкурентлар барлыкка килер, Алла бирсә. Шәхсән мин шат кына булачакмын.

– “ФһФ” проектын караучы иң экзотик тамашачыны кем дип әйтер идең? Башкортлар, урыслар карый дип беләм. Тагын кем?

– Иң экзотик тамашачы дип әтиемне әйтер идем (Рабит Батулла – драматург, язучы, режиссер – авт.).

– Әти-әниегез бу мавыгуга ничек карыйлар? Сезнең гаиләләрегез шактый билгеле.

– Әти болай баш ватып йөргәнебезне үзе хуплый. Концертыбызга да килде. “Сәләт” оешмасы мөдире Җәүдәт абый да безгә җылы карый. “Сәләт” – татар яшьләренең базасы дип әйтер идем. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә, чөнки чыгарылышларны “Сәләт” офисында төшерәбез.

Әни көлеп карый, әти көлмичә карый. Әти “Шаяннар һәм тапкырлар” уенын башлап җибәрүче буларак яңа идеяләр тәкъдим итә. Без татар телендә камил сөйләшмибез, шуңа күрә Батулла киңәшеннән чыгып булмый. Ул – безнең мөхәррир.

– Киләсе сезон үткәненнән аерылачакмы? Видеога яңа персонажлар, махсус рубрикалар кертергә ниятегез юкмы?

– Соңгы чыгарылыш чыкканнан бирле, “ФһФ” турында сөйләшкән юк. Әлегә әйтүе кыен. Бәлки “Гуфи” КВН такымыннан кешеләр пәйда булыр. Музыка, яңа сәхифәләр, урамга чыгып сораштыру – боларны да планлаштырабыз. Шул безнең төче юморны дәвам итәргә уйлыйбыз.

Безнең иҗат күп файда китерә дип уйлыйм. Урыс телендә сөйләшеп йөргән татарлар тамырларын искә алалар, халыкның күңеле күтәрелә. Менә шуның өчен булса да, бу проектны ташлыйсы килми. Үз тарихыбызны, үз телебезне исләренә төшерсәк тә, миссия үтәлгән дип уйлыйм. Соңгы чыгарылышта Америкада яшәүче Илһан Садри видеосын куйдык. Аның сүзләре күңелгә кереп калды: “Тарихыңны, телеңне белү – пәлтә кебек. Пәлтә белән җылырак та, рәхәтрәк тә”. Менә шул тамашачыларга пәлтә кидерүне дәвам итәсе килә.

XS
SM
MD
LG