Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарларының яңа җитәкчелеге ачыклык вәгъдә итә


Түрдә (с) мохтариятнең башкарма комитет рәисе Виталий Файрушев, шураның җаваплы сәркатибе Дамир Сираҗетдинов, мохтарият рәисе Сәетгали Әбкадыйров.
Түрдә (с) мохтариятнең башкарма комитет рәисе Виталий Файрушев, шураның җаваплы сәркатибе Дамир Сираҗетдинов, мохтарият рәисе Сәетгали Әбкадыйров.

17 июльдә Мәскәү мохтарияте шурасының беренче утырышы үтте. Җитәкчелек мохтариятнең алдагы эшчәнлегендә ришвәткә урын калдырмаска, оешманың низамнамәсен бозмаска тели. Әсәдуллаев йортында татар гимназиясе эшли башлаячак.

Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасының беренче утырышында, Русия башкаласындагы районнарының һәм бүлгеләренең автономия җитәкчеләре белән бергәләп, алга таба башкарасы эшләр турында киңәшкәннәр. Мәскәү мохтариятенең яңа билгесен (символын) булдыру, Әсәдуллаев йортын хөкүмәттән тыш татар гимназиясе итү, Рамазан ае бетүгә үк җәмәгатьчелек белән очрашу кичәсе үткәрергә дип килешкәннәр.

Татарстанның Русиядәге вәкиллеге Мәскәү мохтарияте яңа җитәкчелегенең кануни булуына шикләнеп карый. Вәкилнең җәмәгатьчелек һәм матбугат белән бәйләнешләр өчен җаваплы урынбасары Алмаз Фәйзуллин радиобызга, автономиянең элекке җитәкчелегенең дөреслекне мәхкәмә аша хәл итәргә җыенулары турында әйткән иде.

Мохтариятне теркәү документы
Мохтариятне теркәү документы
Мәскәү мохтарияте шурасының җаваплы сәркатибе Дамир Сираҗетдинов та элекке җитәкчелекнең үзгәрешләрне танырга теләмәвен белдерә.

"Элекке җитәкчелек бу хәлләргә риза түгел, чөнки алар мондый реформалар үткәрергә җыенмаган иде. Элекке җитәкчелек Мәскәү татарлары өчен ябык булды. Әсәдуллаев йортын алар үз файдаларына гына кулланды. Алар бу үзгәрешләргә риза түгел, чөнки без монда мәктәп ачмакчы булабыз. Ул элек аларның кулларына кергән кебек күпләгән акчалар китермәячәк", ди Сираҗетдинов.

Ул бу бинада татарлар өчен генә эшләгән төрле түгәрәкләрнең һәм сәнгать оешмаларының бик аз булуын әйтә. Монда татарларга бернинди катнашы булмаган испан биюләрен дә өйрәнгәннәр, рәсем түгәрәге һәм башкалар да булган. Метрода бу түгәрәкләргә чакырып белдерүләр дә таратылып торган. Сираҗетдинов шулай ук Мәскәү татарларына бер катнашы булмаган оешмаларның һәм кешеләрнең Әсәдуллаев йортындагы бүлмәләрне арендага алып торуларын да әйтә.

“Алар безнең башлангычыбызны мәхкәмәгә бирә ала”, ди Сираҗетдинов. Шулай да ул үзләренең һәр адымы канун нигезендә эшләнгәнлеген әйтә. Юстиция министрлыгының Мәскәүдәге баш идарәсе аларны теркәгән, федераль салым хезмәте дә раслаган.

Әсәдуллаев йорты тирәсендә коррупция булу ачыкланган

Сираҗетдинов сүзләренчә, элекке җитәкчелек мәхкәмә аша каршылык белдерә башласа, үзләре дә “безне капчыкта яткырмаячак”. Җитәкчелек алышынып Әсәдуллаев йортына килеп керүгә үк, алар элекке җитәкчелекнең канун бозып эшләүләрен теркәп бара башлаган. Мохтарият низамнамәсен бозулар булганлыгы да ачыкланган. Элекке җитәкчелек мәхкәмә аша үзгәрешләргә аяк сала калса, яңа җитәкчелек белән элеккеләрнең кырын эшләрен полициягә шикаять итәргә килешкәннәр.

"Бу эшләрдә танылган генерал Акчурин гына түгел, ә аның җәмәгате катнашканлыгы да ачыкланды. Шаһитлар сүзләренә таянып, аңа бу бинаны арендага алып торган өчен зур сумнарда акча бирелгәнлеге теркәлде. Шулай ук ялган килешүләр барлыгы да билгеле булды. Без коррупция очракларын да ачыкладык. Бинаны һәм кергән акчаларны канун бозып тотканнар. Бу бина Путин күрсәтмәсе белән татар җәмәгатьчелеге куллансын өчен бирелгән иде бит", ди Сираҗетдинов.

Без капчыкта ятмаячак

Әлеге китекләр турында автономиянең яңа җитәкчелеге башта дәшмәскә уйлаган булган. Мәскәү татарларының җитешсезлекләрен дөньяга чыгарырга теләмәгән алар. "Шау-шу өйдә генә калсын дигән иде идек", ди Сираҗетдинов, әмма "Московский комсомолец" газетында яңа җитәкчелеккә каршы акча түләп мәкалә бастырылгач, элеккеләрнең бөтен кыек эшләрен интернетка урнаштыра башлаганнар.

Әсадуллаев йорты келәтендә табылган аракы
Әсадуллаев йорты келәтендә табылган аракы
Яңа җитәкчелекне Әсәдуллаев йорты келәтендәге әрҗә-әрҗә аракылар өелеп тору да нык аптырашта калдырган. Автономия алга таба электән калган җитешсезлекләр дә, үзләренең гамәлләре дә бар кешегә дә ачык булачак дип әйтә.

"Киләчәктә мондый канун бозулар булмасын өчен бөтен мәсьәләләрне дә шурада бөтен кеше алдында хәл итеп барачакбыз", ди Сираҗетдинов.

Татарстан вәкиллегеннән Фәйзуллин Азатлык радиосына 25 майдагы конференциянең яшерен рәвештә үтүенә ым кагып, бу хакта киң җәмәгатьчелекнең белми калуын әйткән иде.

"Канунга күрә без бу җыелышның булачагы турында бөтен җәмәгатьчелеккә белдерергә, мәгълүмат чаралары аша хәбәр итәргә, Татарстан вәкиллегенә җиткерергә тиеш түгел идек. Сайланган делегатлар булу да җитә. Без бу эшне эшләдек. Без әгәр алдан чара булачагын әйтеп торсак, теге як ниндидер шикаятьләр яза башларга мөмкин иде. Без үзебезнең эшләребез турында документлар кулга кергәч кенә матбугатка чыгарга карар иттек", ди Сираҗетдинов.

25 майда үткән конференциядә Мәскәүнең көньяк бүлгесе һәм көньяк-көнбатыш бүлгесе мохтариятләре җитәкчеләре катнашмаган. Икенче көнне федераль милли мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов белән очрашу булган вакытта алар да килгән, шунда Сираҗетдинов: "Әгәр алар шурага гариза белән мөрәҗәгать итсә, без шунда ук үзебезгә алачакбыз", дип әйткән.

Сираҗетдинов әйтүенчә, бүген Мәскәү мохтариятенә 29 җирле мохтарият керә. Аларның 24е район, ә бишесе бүлге оешмалары.

Күпләрдә Мәскәү мохтарияте җитәкчелеген алыштырырга кирәк дигән теләк кемдә туды, бу эшне кем башлап йөрде икән дигән сорау да туарга мөмкин. Сираҗетдинов үзгәрешләрнең баштан ук биш бүлге мохтарияте җитәкчесенең теләге белән эшләнүен әйтә. Бу җитәкчеләр элекке Мәскәү мохтарияте шурасына кергән булган.

Каршылыклар 2009 елда ук башланган

2009 елның ноябрь аенда чираттагы конференциягә әзерләнгән вакытта, элекке җитәкчелек бу биш мохтарият башлыгына хәбәр итеп тормаган. Аларга Акчуринны читтән торып кына яңа вакытка сайларга тәкъдим иткәннәр. Бу хәлләр низамнамәгә каршы килгәнгә, алар ризалашмаган. Ә инде конференциядә катнашыйк дип барсалар, аның билгеләнгән көннән бер тәүлек алдан үткәнлеге билгеле булган. Бу хәлләрдән соң биш мохтарият җитәкчесе бу чараның кануни түгеллеген тануны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Әмма Мәскәү мохтариятенең элекке җитәкчелеге мәхкәмәгә алар бу автономиягә керми дип белдергән. Шуннан соң мәхкәмә бу мәсьәләне караудан баш тарткан.

Бу хәлләрдән соң 2009 ел ахырыннан башлап шушы биш мохтарият җитәкчесе Мәскәүдәге районнарда мохтариятләр булдыру эшенә керешкән. Ике елдан артык вакыт эчендә 24 мохтарият теркәлү уза. Шуннан соң гына, Сираҗетдинов сүзләренчә, үзгәртеп кору конференциясе үткәрәләр. Юстиция министрлыгы бу чараны да һәм низамнамәгә үзгәрешләрне дә кануни дип таный.

Май конференциясендә Мәскәүнең төньяк бүлге мохтарияте башлыгы Сәетгали Әбкадыйров автономия рәисе итеп сайлана һәм шураның башка әгъзалары да Мәскәү мохтариятенә җитәкчелек итә алырдай низамнамә кабул ителә.

"Безнең яңа низамнамәгә күрә, автономия төзелеше булдыра алганча демократик итеп эшләнде. Шура әгъзасына кергән һәркем дә автономия рәисе булып эшли ала. Без дистә еллар алыштыргысыз булып утырган Акчуринның эш ысулыннан баш тарттык. 1998 елдан бирле ул автономиягә җитәкчелек иткән иде. Ул бу урында утырып мүкләнде һәм без бүтән андый хәлнең булуын теләмибез.

"Бүгенге көнгә безнең уникаль мөмкинлегебез бар. Мәскәүдәге бөтен рәсми теркәлгән милли мәдәни мохтариятләр барсы да бер түгәрәк өстәл янына җыела һәм үзләрен борчыган бөтен мәсьәләләр турында сөйләшә ала", ди Сираҗетдинов.

Гимназиягә Әсәдуллаев исеме биреләчәк

Беренче зур эшләре итеп мохтарият җитәкчелеге 1 сентябрьдән Әсәдуллаев йортында хөкүмәттән тыш татар гимназиясе ачып җибәрергә җыена. Мәскәүнең төньяк бүлгесендәге Татар мәдәни үзәгендә мондый мәктәп эшләп килгән. Бу хөкүмәттән тыш мәктәптә җиде ел дәвамында беренчедән алып җиденче сыйныфка кадәр балалар укыган.

Быел мәктәп арендага алып торган йортны, ул элек балалар бакчасы булганга, Мәскәү хөкүмәте кабат бакча итәргә теләгән. Шуңа күрә мохтарият җитәкчелеге бу мәктәпне Әсәдуллаев йортына күчерергә карар кылган. Әсәдуллаев йортында шушы араларда төзекләндерү эшләре башланачак.

Әсадуллаев йортында Татарстан артистлары белән очрашу кичәсе. 23 ноябрь 2010
Әсадуллаев йортында Татарстан артистлары белән очрашу кичәсе. 23 ноябрь 2010
Шураның беренче утырышы вакытында бу гимназиягә Шәмси Әсәдуллаев исеме бирергә дип килешкәннәр. Әсәдуллаев тырышлыгы белән төзелгән бинада әле хәзер дә мәктәп дигән язу саклана, заманында бу бина нәкъ татар балаларына белем бирү максаты белән төзелгән була. Советлар вакытында да, 1941 елга кадәр, бу бина мәктәп вазифасын үтәгән.

Сираҗетдинов сүзләренчә, алар Әсәдуллаев йортын Мәскәүдәге бөтен татарлар да үз иткән бер мәгариф һәм мәдәни үзәккә әйләндерергә тели. "Төрле кичәләр, очрашулар үткәрү өчен монда бөтен шартлар бар, актлар залын мәктәп тә куллана алачак, шулай ук анда халык өчен төрле чаралар да үткәрергә мөмкин булачак", ди Сираҗетдинов.

26 августта, Рамазан ае беткәч, Әсәдуллаев йортында мохтариятнең яңа җитәкчелеге Мәскәү җәмәгатьчелеге белән очрашу кичәсе үткәреп концерт куярга җыена. Моңа кадәр булган татар түгәрәкләре дә эшләрен дәвам итәчәк, дип җитәкчелек.

Сираҗетдинов сүзләренчә, Мәскәү татарлары мохтариятендәге үзгәрешләр хакында алар Мәскәү җитәкчелегенә хәбәр иткән. Мәскәү хакимиятеннән әлегә бернинди дә җавап та килмәгән.
XS
SM
MD
LG