Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple "дөньяны үзгәртүен" дәвам итә: iPhone 5 тәкъдим ителде


Маркетинг белгече Фил Шиллер яңа җиһаз тәкъдим итә
Маркетинг белгече Фил Шиллер яңа җиһаз тәкъдим итә

12 сентябрьдә Apple ширкәте Сан-Франциско шәһәрендә үткән махсус тантанада iPhone 5 смартфонын тәкъдим итте.

Apple ширкәтенең “бөек инноваторы” Стив Джобс якты дөньядан инде китсә дә, ул нигез салып калдырган ширкәт “Дөньяны үзгәртәбез” шигаре астында эшчәнлеген дәвам итә. Чәршәмбедә заманча технологияләрдә үзен азмы-күпме белгеч санаган кешеләрнең игътибары Сан-Франциско шәһәренә юнәлде. Анда Apple ширкәте махсус тантанада iPhone 5 смартфонын тәкъдим итте.

Моңа кадәр чыккан iPhone 4 смартфонын 2010 елда Стив Джобс үзе күрсәткән иде. Харизматик кеше буларак танылган Джобс һәр чараны алдан планлаштырып, зур тамашага әйләндерә иде. Күпсанлы менеджерлар һәм психологлар аның тәэсир итү сәләтен әле дә искә ала, аның чыгыш ясау үрнәкләрен төрле белгечләр тикшереп, хәтта махсус китаплар язып чыкты.

Тәкъдим итү чарасын Джобс стилендә ясарга теләсәләр дә, эффектлыгы һәм тәэсирлеге белән элеккеләрдән калышты. Чара ахырында Foo Fighters музыкаль төркеменең чыгышы гына тәэсирне күпмедер дәрәҗәдә уңай якка үзгәртте.

Apple-ның баш мөдире Тим Кук
Apple-ның баш мөдире Тим Кук
Чыгыш ясаучылар арасында Apple-ның баш мөдире Тим Кук һәм маркетинг белгече Фил Шиллер бар иде. Чарада яңа җиһаздан тыш ширкәтнең башка яңалыклары турында да сөйләнде.

Презентациянең төп өлешен әлбәттә яңа iPhone 5 алып торды. Ул тулысынча пыяладан һәм алюминнән ясалган. Калынлыгы – 7,6 миллиметр (iPhone 4S-тан 18 процентка юкарак). Яңа җиһазның авырлыгы – 112 грамм.

Яңа җиһазда Retina экраны кулланыла. Диагонале – 4 дюйм, ягъни элекке смартфоннардан зуррак. Нокталар ешлыгы – бер дюймга 326 нокта. Җиһазның яңа дисплеена яраклаштырып почта, календарь, iWork, GarageBand кебек әсбаплар яңадан эшләнгән.

Маркетинг белгече Фил Шиллер бәяләрне аңлата
Маркетинг белгече Фил Шиллер бәяләрне аңлата
Яңа смартфон көтү халәтендә 225 сәгать чыдый ала, видео карау халәтендә – ун сәгать.

iPhone 5 Америкада 21 сентябрьдә сатуга чыгачак. Рәсми бәясе – элемтә операторы белән килешү төзегән очракта – 199 доллардан (16 Гб хәтер) алып 399 долларга кадәр (64 Гб хәтер).

Русиягә ул декабрь аенда гына барып җитәр дип көтелә. Яңа җиһазны сентябрьдә үк “кара базарда” сатып алырга теләүчеләргә кайбер интернет-кибетләр аны 70-80 меңгә тәкъдим итә башлады.
XS
SM
MD
LG