Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар мөселманнары корылтаенда яңа мөфти расланды


Самар мөселманнары корылтае
Самар мөселманнары корылтае

26 сентябрьдә Самар мөселманнары корылтае узды. Анда Талип хәзрәт Яруллин Самар өлкә мөфтие итеп расланды.

Самар өлкә мөфтияте уставы буенча мөфтилеккә намзәтне президиум сайлый. Шуннан соң намзәт Уфага Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин карамагына җибәрелә һәм ул намзәтне раслый. Соңыннан мөфти булып теркәлгән шәхесне өлкә корылтаенда тәкъдир итү уза.

Быелгы корылтайга делегатлар өлкәнең барлык районыннан да килде. Мөселманнар җыенына өлкә администрация вәкилләре,Самар өлкә дума рәисе Виктор Сазонов, Русия президентының Самардагы вәкиле Владимир Коматовский һәм Самар шәһәр түрәсе Дмитрий Азаров та килде. Уфадан Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты. Күрше төбәкләрдән шәрәфле кунаклар җыенның түр башында булдылар. Залда утыручылар арасында Самар эшкуарларының да булуы күзгә ташланды. Көн тәртибендә торган төп мәсьәлә бер генә иде. Талип хәзрәт Яруллинны мөфти итеп раслау. Корылтай Талип хәзрәт Яруллинны Самар өлкә мөфтие итеп раслады. Фикер алышуда шулай ук төрле проблемнар күтәрелде.

Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин
Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин
​Корылтай эшендә татар милли-мәдәни юлбашчылары да катнашты. Шунысы игътибарга лаек: Самар татар хәрәкәте әйдаманнары һәрвакыт дин әһелләре белән уртак фикергә килә белделәр һәм мөһим мәсьәләләрне бергә хәл иттеләр. Ике якның да максаты бер булып килә. Татар милләтен саклап калыр өчен ике тармакта армый-талмый хезмәт итәргә кирәк. Телебезне һәм динебез исламны сакларга.

Мөфтияткә яшь лидер килде. Аның идеологы булып эшләүче Радик Газизов та яшь. Җәмәгатьчелек шурасында яшь эшбатырлар. Самарның үзендәге мәчетләрдә дә муллаларның күбесе яшьләр. Бер генә проблем калды. Алар кулга-кул тотынып алга барырлармы, әллә яшьләргә хас терсәк көрәше башланырмы? Беренчесенә ышаныч зур,чөнки мөфтияттә җиң сызганып эшләүчеләр исемлегендә генераль директор Вазыйх Мөхәммәтшин, "Туган тел" җәмгыяте җитәкчесе профессор Ильяс Шәкүров, Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте юлбашчысы, Самар шәһәре дума депутаты Минәхмәт Хәлиуллов, Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте мөдире Рифкат Хуҗин, Болгар фонды президенты Гомәр Батыршин һәм башка бик күпләр. Тугызынчы дистә белән барган мәңге картаймас Таһир ага Мамышев та кытыршы җирдә саллы фикерен әйтерлек бабай. "Иң мөһиме - кып-кызыл атеизм чорында да динебез исламны якларлык көч вә хәйләкәрлек тапкан олуг тормыш тәҗрибәсенә ия Вагыйз хәзрәт Яруллин мөфтилектән китсә дә, казый булып калды, җитәкчелек арбасында юнәлешне әле тотарлык. Буыннар чылбырын югалтмас өчен бу кирәк гамәл", ди Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов.
Самар мөселманнары корылтаенда катнашучылар
Самар мөселманнары корылтаенда катнашучылар
XS
SM
MD
LG